Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гадел Әхмәт

Шагыйрь, язучы-публицист Әхмәт Гадел (Әхмәт Мөхәммәтһади улы Гаязов) 1942 елның 2 февралендә Татарстанның Мамадыш төбәгендәге Ак Чишмә авылында туа. 1946 елда әтиләре сугыштан кайткач, гаиләсен Саба районындагы Әбде урман сәнәгате хуҗалыгына алып китә. Гомумән, Мөхәммәтһади агай, урман белгече буларак, бер урыннан икенче урынга даими күченеп йөрергә мәҗбүр ителә, һәм Әхмәткә кечкенәдән үк төрле җир-төбәкләрдә яшәргә һәм төрле мәктәпләрдә укырга туры килә.

1959 елда Балык Бистәсе районындагы Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлап, соңыннан Лубян урман техникумында урман белгече дигән һөнәри белем ала. 1962 елда гаскәри хезмәткә чакырыла.

1965 елның ахырында Ә.Гадел демобилизацияләнеп туган якларына кайта һәм комсомол юлламасы белән Түбән Кама нефть-химия заводы төзелешенә эшкә китә. Түбән Камада ул тракторчы, төзелеш компрессоры механигы, газета хәбәрчесе, радиотапшырулар редакторы булып эшли.

Аннары Балык Бистәсе районының Шомырбаш авылында яшәгән авыру әнисе янына кайтып, бер ел шундагы сигезьеллык мәктәптә балалар укыта. 1967–1972 еллар арасында төрле төбәкләрдә – Үзбәкстанның Ташкент өлкәсендә, Тольятти шәһәрендә, аннан янә Түбән Камада төрле хезмәт вазифалары башкара. 1973 елның җәй башында Әхмәт Гадел гаиләсе белән Казанга килеп төпләнеп, озак еллар буе шәһәрнең мәдәният, гаммәви мәгълүмат чаралары оешмаларында: газета редакцияләрендә, радио, телевидениедә я, Республика кинематографистларының дәүләт комитетында, Мәдәният министрлыгында эшли, берникадәр вакыт (1983–1984) СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры булып та тора.

Җитмешенче елларда Ә.Гадел, читтән торып укып, Мәскәүдәге М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. Аның татар телендә чын-чынлап яза башлавы да шул елларга карый. Бу чорда ул заманча эчтәлекле, тормыш күзәтүләренә бай, үзенә генә хас җылы бер аһәң белән өртелгән лирик шигырьләрен яза һәм көндәлек матбугат, бигрәк тә «Казан утлары» журналы аша үзенең исемен шигырь сөючеләргә шактый нык танытып өлгерә. 1971–1985 еллар арасында аның биш шигъри җыентыгы – «Күгәрченнәр» (Ташкент, 1971), «Чам» («Нарат», кырым татар телендә, Ташкент, 1978), «Яшьлек урамы» (Казан, 1978), «Көмеш кылган җыры» (Казан, 1982), «Яшьлегем былбыллары» (Казан, 1985) исемле китаплары басылып чыга. Узган гасырның туксанынчы елларында һәм яңа гасыр башында дөнья күргән чираттагы шигырь тупланмалары – «Серле күпер» (1990), «Дәрт» (1992), «Йолдызлы чат» (2000), «Рух бәйрәме» (2002), «Таланган болытлар» (2003) китаплары исә Ә.Гаделне шагыйрь буларак татар шигъриятендә тәмам үз йөзен тапкан, заман ритмын тоеп яшәгән, дөнья гамен аңлауда һәм аңлатуда, халыкның тарихи, милли-рухи омтылышларын сәнгатьчә гәүдәләндерүдә үзенчәлекле шигъри алымнарга, сурәтле язу манерасына ия булган каләм остасы итеп таныта. Шагыйрьнең дистәләрчә лирик шигырьләре Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан көйгә салына. Аерым әсәрләре рус, алман, испан, төрек, гарәп, үзбәк, украин, болгар, поляк һәм башка телләргә тәрҗемә ителә.

Әхмәт Гадел кинодраматургия жанрында да актив иҗат итә. Аның сценарийлары буенча Татарстанның дистәләгән күренекле шәхесләре – Минтимер Шәймиев, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Мансур Хәсәнов, Мәгъсүм Насыйбуллин һәм башка бик күпләр турында документаль фильмнар эшләнде. Ул шулай ук көндәлек матбугатта әледән-әле басыла килгән әдәби язмалары, хикәяләре, татар тарихы, мәдәнияте, сәнгате турындагы мәкаләләре белән укучыларга яхшы таныш. Бу өлкәләрдәге бәрәкәтле эшчәнлеген искә алып, 1992 елда аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Ул – Башкортстанның Ф.Кәрим исемендәге әдәби бүләк иясе (1999).

Ул 2012 елның 13 ноябрендә Казан шәһәрендә вафат була, туган авылы зиратында җирләнгән.

Ә.Гадел – 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яшьлегем былбыллары: шигырьләр, поэма / кереш сүз авт. С.Хәким. . Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 96 б. – 2500 д.

Серле күпер: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 111 б. – 2400 д.

Шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 197 б. – 10000 д.

Дәрт: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 166 б. – 10000 д.

Йолдызлы чат: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 145 б. – 500 д.

Рух бәйрәме. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 207 б. – 2000 д.

Еракта, томаннар артында…: хикәяләр, нәсерләр / кереш сүз авт. Т.Галиуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 223 б. – 2000 д.

* * *

Созвездие Сююмбеки: стихи современных татарских поэтов среднего поколения. – М.: Современник, 1988. – 10000 экз. – С. 449–478.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

А х у н о в Г. Шагыйрь дөньясы // Соц. Татарстан. – 1992. – 1 февр.

Г а б и д и Ә. Сәфәр күңелле, кызык булды… // Шәһри Казан. – 1992. – 14 февр.

Х и с м ә т у л л а Р. Бердәнбер // Ватаным Татарстан. – 1997. – 14 март.

Ә х м ә т җ а н о в М. Әнкәйләрдән килгән бу мәхәббәт… // Мәдәни җомга. – 1997. – 14 март.

Г а л и у л л и н Т. Яшәү сөенече // Мирас. – 2002. – № 2. – 59–64 б.

С а д ә Г. Каләмдәшем Әхмәт… // Мәгърифәт. – 2002. – 23 март.

 


Язучылар