Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гаффар Ренат

Хикәяче, публицист Ренат Гаффар (Ренат Габдрахман улы Гаффаров) 1951 елның 11 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында колхозчы гаиләсендә туа. Күп кенә каләм ияләренә канат биргән Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул 1969-1974 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем ала. Яшь белгечнең шуннан соңгы тормыш юлы тулаемы белән газета-журнал редакцияләрендә мөхәррирлек хезмәтенә багышланган дип әйтергә мөмкин: егерме елга якын ул республиканың үзәк газетасы «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») редакциясендә әдәби хезмәткәр, мөхбир-корреспондент, «Шәһри Казан» газетасында бүлек мөдире (1992-994), гомумтатар газетасы «Татар иле»нең баш мөхәррире (1995-1996), «Салават күпере» балалар журналында бүлек мөхәррире (1997-2003) вазифаларын башкара. 2004 елдан ул «Мәдәни җомга» газетасының әдәбият бүлеген җитәкли.

Ренат Гаффар әдәби иҗат эше белән мәктәптә укыган елларында УК кызыксына башлый. Узган гасырның җитмешенче еллары урталарыннан башлап «Чаян», «Ялкын», «Казан утлары» журналларында, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газеталарында, соңга таба «Идел», «Салават күпере», «Мәдәни җомга» һәм башка матбугат басмаларында аның байтак санда көлкеле, төртмәле-сатирик хикәяләре, миниатюралары дөнья күрә, сәхнәдә, радио тапшыруларында еш яңгырый. Юмор-сатира өлкәсендә Ренат Гаффар заманча яңгырашлы, халык авыз иҗатына якын үз стилен булдырырга тырыша. 2004 елда аның шул юнәлештә иҗат ителгән юмор-са-тира әсәрләрен эченә алган «Калай түбәдә эт эзе» дигән беренче китабы басылып чыга. Хикәяче шулай ук бүгенге катлаулы җәмгыятьнең төрле четерекле проблемаларын кузгаткан публицистик мәкаләләре белән дә уку-чыларга яхшы таныш. Журналистикада ирешкән казанышлары өчен ул 1988 елда Татарстан Югары Советы Президиумының Мактау кәгазе белән бүләкләнә.

Р.Гаффар – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар