Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Утыз Имәни Габдерәхим

(1754–1834)

          Шагыйрь Габдерәхим Госман улы Утыз Имәни – элекке Казан губернасының Чистай өязе (хәзерге Чирмешән районы) Утыз Имән авылында мулла гаиләсендә 1754 елда туа.

          Оренбург Каргалысында, аннан Бохара, Сәмәрканд мәдрәсәләрендә укый. Харәзм, Әфганстаннарда сәяхәт итә. 1798 елны туган авылына кайтып, башта Тимәш, аннары Сарабиккол, Куакбаш авылы мәдрәсәләрендә укыта. Ахырда Тимәштә төпләнеп, гомеренең ахырына кадәр шунда яши, мөдәррислек эшен дәвам иттерә.

          Утыз Имәни үзенең иҗат гомерендә йөздән артык әсәр язган. Шуларның шактый өлеше гарәп һәм фарсы телләрендә. Заманында алар кулъязма килеш таралалар. Аның әсәрләре арасында шигъриләреннән тыш тел, фәлсәфә, әхлак-хокук, сәүдә-экономика, медицина, астрономия мәсьәләләренә караган гыйльми хезмәтләр дә була.

          Әдипнең шигъри әсәрләреннән киң даирәгә иң мәгълүм булганы – «Мөһиммәтез-заман» («Заманның мөһим билгеләре») поэмасы. Ул аерым китап булып беренче мәртәбә 1889 елда басылып чыга (Казан, Вячеслав типографиясе, күләме 24 б.), икенче басмасы исә 1898 елны М.Чиркова типографиясендә нәшер ителә. Әсәр, тулысы белән әхлак мәсьәләләренә багышланып, кешеләрдә булган кимчелекләрне тәнкыйтьли, аларны белемле-мәгърифәтле булырга, үзара тату яшәргә, сабыр һәм инсафлы, әдәпле булырга, олыларга һәм кечеләргә, гарипләргә һәм мохтаҗларга мәрхәмәтле булырга чакыра. Үгет-нәсихәт рухында язылган бу әсәрнең аерым бүлекләре «Татар поэзиясе антологиясе»ндә дә урын ала.

          Г.Утыз Имәни 1834 елда вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Заманның мөһим билгеләре. – Казан: Вячеслав басмаханәсе, 1898. – 24 б.

Шигырьләр, поэмалар / төз. Ә.Шәрипов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 397 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ш ә р и п о в Ә. Габдерәхим Утыз Имәни // Татар әдәбияты тарихы. – 1 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 428–442 б.

Г о с м а н о в М. Габдерәхим Утыз Имәни әл Болгари // М.Госманов. Үткәннән – киләчәккә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 199–263 б.

Ш ә р и п о в Ә. Танылган шагыйрьнең басылмаган әсәрләре // Фән һәм мәктәп. – 2003. – № 11. – 24–28 б.

Ә х м ә т җ а н о в М. Габдерәхим Утыз Имәни һәм аның дәвере // Мирас. – 2004. – № 10. – 37–41 б.


Язучылар