Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Луиза Шарованың китап киштәсе – Татар ТЮЗы директоры нәрсәләр укый

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры, танылган шагыйрә һәм сценарист Луиза Шарова (Янсуар) – әдәбиятны бик яратучы һәм нечкә тоемлаучы шәхес. Аның китап киштәсенә күз салу – димәк, маҗаралы сәяхәткә чыгу ул.

ШОМЛЫ ДА, СЕРЛЕ ДӘ КИТАПЛАР

Безнең өйдә китапларга һәм әдәби сүзгә искиткеч ихтирамлы мөнәсәбәт хөкем сөрә иде. Барысы да нәрсә дә булса укый, шәрехли, үзара фикер алыша, кемнедер яклый, аклый, ул гамәлләрнең нәрсәдән шулай булуын анализлый… – кыскасы, әйтерсең, теге яки бу әсәрнең каһарманнары белән авторлары безнең якын туганнарыбыз, йә булмаса танышларыбыз. Әсәрләр белән генә түгел, фильмнар, телевизордан караган спектакльләр, тапшырулар белән дә – шул ук хәл.

Бик бәләкәй чагымда, әбием һәм бабам белән яшәгәндә, мин киштәдә тезелешеп торган китапларга карап ятарга ярата идем. Иртән уянасың, кояш нурлары аерым бер почмак буйлап ургылып китапларга төшә, алар көяз итеп, рәт‑рәт тезелешеп торалар. Еш кына урыннан күчешле уйныйлар. Мин хәзерге моментта әбием өчен кайсы «фаворит» икәнен төгәл беләм һәм, башкаларына сиздермичә генә, шунысына күз кысам! Янәсе: һәй, мин беләм сезнең әби белән сердәш икәнегезне! Үзем әле укый башлаганчы ук, аларны таный, тышлыкларындагы сурәт, язулар буенча классификацияли идем. Ә инде 5 яшемдә укырга өйрәнгәч, үз системам буенча билгеләп, тәртипләп чыктым.

Иң кадерле китапларның берсе – коточкыч калын «Җырларым» дип аталган китап иде. Без ул китапны һәр кич, чаршауны төшереп, йокларга яткач, әби белән бергә ачабыз һәм – кәефебезгә карап – җыру сайлыйбыз. Мин, бөкләнгән битләр буенча, кайсы җырның кайсы биттә яшәгәнен беләм. Кайчак, бик йончымаган һәм күңеле көррәк чагы булса, әби җыруларны минем «запрос» буенча җырлый. Алар арасында «әти белән әнине сагынганда җырлый торган җырлар», «бернәрсә дә күңелне күтәрмәгәндә җырлый торган җырлар», «очы-кырые юк эшне эшләгәндә җиңеллек китерә торган җырлар», «берәр этлек эшлисе килгәндә җырлый торган җырлар» кебек махсус категориягә карый торганнары да бар иде.

Берара әби «Язгы җилләр» һәм «Язгы аҗаган» дигән китапларны бик тетрәнеп укыды. Мин аларны кем язганын да белми идем әле ул вакытта, әмма икесе дә, исемнәрендә «яз» булса да, шом белән күңелгә кереп калган. Ә аннары без телевизордан «Язгы аҗаган»ның спектаклен дә карадык. Шунда бәләкәй Газиның: «Аҗаган күрдем, аҗаган!» – дип йөгереп кергән мизгеле йөрәгемне урталайга ярдымыни! Әбинең китаплары арасында бик үк билгеле булмаган бер авторның – Хәерниса Сафинаның – «Гөлчирә» романы бар иде. Ул Себердә яшәгән язучы апа дип хәтергә уелып калган. Тагын бер яратып укыган авторы – Кояш Тимбикова. Аның Кипарис исемле кыз турындагы романы турында без әби белән көннәр буе сөйләшә идек. Тагын берсе – «Кырагай», аны мин эзлим-эзлим, таба алмыйм…

Бервакыт өйдә «Гөлбадран» повесте хакында сөйләшә башладылар. Аңарчы шигырьләре бик еш яңгырый иде Саҗидә Сөләйманованың. Ә бу китап турында сөйләгәндә, әрнеп сөйләшәләр. Соңрак аңладым – ул әсәр Саҗидә апаның хушлашу китабы булган икән.

…Теге киштә дә, китаплар да… юк инде. Әмма иртән уянып, күземне ачканчы, кайчакта, мин аларны йокылы-уяулы бер параллель галәмдә һаман да күрәм. Шулай ук көязләнеп тезелешеп торалар. Ә мин аларга күз кысам: һә-ә-әй!..

БАЛАЧАКТА ҺӘМ ҮСМЕР ЕЛЛАРДА ИҢ НЫК ТӘЭСИР ИТКӘН КИТАПЛАР

Каюм Насыйриның «Әбүгалисина»сын ничә укыганмындыр, хәтерләмим. Әле, шундагы Хәлвәфрүштән күрмәле, зәгъфран дигән серле буяуга охшатмакчы булып, кулны кызыл балчыкка манып, авыл капкаларының келәләрен буяп йөргән дә хәтердә. Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар»ы бик ошый иде, миндә ул икенче бер әсәр – Анна Сьюэллның «Приключения Черного Красавчика» китабы белән тәңгәлләшә. Гариф Гобәйнең «Маякчы кызы», Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары», Һади Такташның «Караборынның дусты», Дәрҗия Аппакованың «Кечкенә Бануның күргәннәре», Шәвәли турындагы Шәүкәт абый шигырьләре… Барысын да искә төшереп санап бетереп булмас. Кайберләренә генә тукталам. Мәсәлән, безнең өйдә зур бер китап бар иде, кызыл тышлы, тышына алтынсу хәрефләр белән «Муса Җәлил» дип язылган. Ул китапның уртасына килеп җиткәч, анда аерым битләрдә кешеләрнең исемнәре язылган да, аларның фотолары куелган һәм үлем сәгатьләре теркәлгән. Әнә шул битләр мине бик тетрәндерә иде. Шулай итеп мин Муса Җәлил белән бергә эшафотта һәлак булган җәлилчеләр турында белдем. Хәзер ул китап-альбом үземнең китапханәдә бик кадерле урында тора. Тагын бер сорау уяткан китапларның берсе – Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәре. Биредә Тукай искиткеч психолог та, күпмедер күләмдә манипулятор да. Гомумән, бу шәхесне еллар яссылыгында өйрәнә-өйрәнә, аның психологиясе торган саен ныграк кызыксындыра. Бүгенге көндә триггерлар турында сөйләшергә яратабыз бит, абьюз, балачак травмалары темасын куертырга… Бу җәһәттән Тукай – искиткеч фигура. Без аның өслеген генә күрәбез, гәрчә тормышын елларга, айларга, атна, көннәргә бүлеп өйрәнеп чыксак та. Ә айсбергның бар чынлыгы – дәрья төбендә. Сүз уңаеннан, Тукайның «Исемдә калганнар»ы – әле ХХ гасыр башында ук иҗат ителгән менә дигән нон‑фикшн ул!

Рус һәм чит ил әдәбиятына килсәк, Елена Ильинаның Гуля Королева турындагы «Четвертая высота» китабын атыйсым килә. Владимир Короленконың «Дети подземелья», Жорж Сандның «Консуэло» һәм «Графиня Рудольштадт», Шарлотта Бронтеның «Джен Эйр», Эмили Бронтеның «Грозовой перевал», Виктор Гюгоның «Собор Парижской богоматери», Александр Дюманың «Три мушкетера», «Граф Монте-Кристо», Мэри Шеллиның «Франкенштейн», Этель Лилиан Войничның «Овод», Вальтер Скоттның «Айвенго» романнары… Алар мине шулкадәр әсәрендерә иде ки, үзләрен чынбарлыкта өзлексез уйнап йөрим. Җәйләрен мәктәп бакчасында – анда безнең урманга тиң агачлык иде, шул «урман» эчендә минем рыцарь турнирлары уза. Кышларын ишегалдында борма‑борма баскычлары, яшерен коридорлары, тәхетзаллары, әсирләр өчен җир асты зинданнары булган замок төзим. Төнгә кадәр шул замокта әллә ниләр булып бетә, – мин кичке ашка шыкраеп каткан бияләй, шарфлар белән кайтып керәм… Әле анда да өйгә куып диярдәй кертәләр! Әти белән әни дә, чит кешеләр дә ул замокка аяк басарга тиеш түгел иде, аның чит‑чите боз диварлар белән уратып алынган һәм анда «Луиза замогы» дигән язу куелган. Һәм бу чикләрне чын-чынлап хөрмәт итәләр, кермиләр иде.

Ә аннары мин баштанаяк Герберт Уэллска гашыйк булдым. «Война миров»тан башларга киңәш иткәннәр иде, әмма мин «Человек-невидимка»дан башладым һәм чумдым. Иң‑иң яраткан романым – «Остров доктора Моро». Герберт Уэллсның бөтенләй диярлек күз уңыннан төшеп кала торган искиткеч әсәре бар – «Чудесное посещение».

АЛАР БУЛМАСА, МИН БУЛМАС ИДЕМ, ДИГӘН КИТАПЛАР

9 яшемдә мин үзем өчен Блокны ачтым. Әйтерсең, Дөньяга ул югалтыбрак торган җете төсләр кайтты… Аннары – Цветаева, Лена Шагыйрьҗан, икесен бертәңгәл укыдым һәм аркылыга-буйга өйрәнеп чыктым. Әтидән (ул, мәктәп директоры булгач, районга да, Казанга да еш йөри иде, командировкаларга да), исемлек язып, китаплар кайтартам. Бу чорда мин нигездә ЖЗЛ сериясен укый башладым, фәнни-популяр әдәбият.

Ахматовага Цветаева багышлаулары аша гашыйк булдым, аның китаплары ул чакта юк иде. Авыл китапханәсендә, районда гына да түгел, ә гомумән…

МИНЕМ ӨЧЕН КИТАП УЛ НӘРСӘ?

Минемчә, алар – плацебо да, психотерапевтлар да, коучлар да, рухи практика белән техникалар да… Һәм, әлбәттә, порталлар!

ХӘЗЕР УКЫЙМ…

Балалар һәм яшүсмерләр өчен басылган рус һәм чит ил әдәбиятын, драматургияне. Үзебезгә нинди темалар, колач җитмәвен торган саен ныграк аңлыйм. Ә театрның репертуары классика һәм тәрҗемә әсәрләре нигезендә генә яши алмый, аңа бүгенгенең нервы кирәк, проблемалары… Шулкадәр шәп китаплар бар, сокланып туя алмыйм. Безнең әдәбиятка әнә шул заман сулышын кертәсе килә. Үстерәсе, тәрбиялисе иде яңа заман әдипләрен. Киләчәктә проза һәм драматургия юнәлешенә, шулай ук яшь авторларга зур өметләр баглыйм.

БӨТЕНЛӘЙГӘ «МИНЕКЕ» ДИГӘН АВТОРЛАР ҺӘМ КИТАПЛАР

Джон Ирвингның «Молитва об Оуэне Мини» һәм «Правила Дома сидра» романнары – бөтенләйгә минеке. Ничек яза ул аларны – минем бу сергә кайчан да булса бер төшенәсем килә! «Оуэн Мини» романы миндә әллә нинди яшерен катламнарны кузгатты, шулай ук серенә төшенә алганым юк әле. Мариам Петросянның «Дом, в котором…» роман-трилогиясе белән дә – шулай.

Аерым бер авторларны яратам. Аларның дөньяларын бөртекләп өйрәнеп чыкмасам, тынычлана алмыйм. Китапларын гына түгел, ә биографиясен, һәр интервьюсын, әсәрләрендәге образ-нарративлар структурасын… Шундыйларның берсе – Харуки Мураками. «Мой любимый Sputnik» китабы белән романнан башланды барысы да. Ул барлык этапларны да узды: соклану, сихерләнү, кире кагу, бәхәсләшү, килешү, кабул итү… Шуңа һич шикләнмичә әйтә алам: Мураками – минеке, бөтенләйгә. Кинода Дэвид Линч ничек минеке – бу да шулай. Аларның баш миен шартлата торган сәер-аңлаешсыз дөньяларында мин үземне өемдә кебек хис итәм, тынычланам, таралып-иркенәеп китәм. Бу дөньялар аша нидер сулыш ала, ә ул сулыш аша Дөнья Тәртибе сиземләнә.

Орхан Памук – минеке. Аның бик моңсу, сагыш саркып торган романнары мине дәвалый. «Черная книга»дан башланган иде бу мәхәббәт, һаман дәвам итә. Һәр китабын зарыгып көтеп алам.

НИ БЕЛӘНДЕР ТАРТЫП КАЙТАРА ТОРГАН КИТАПЛАР

Владислав Крапивин китаплары! «Журавлёнок и молния», мәсәлән. Мин аны беренче мәртәбә татар теленә тәрҗемәдә укыдым – «Яшен чаткысы» дип атала иде. Китап үзеңдә яшәгән сабыйны югалтмаска ярдәм итә, дөньяны тотып торган дөреслекне җуюдан саклый. Һәм затлылык турында уйландыра! Югалган… без үзебез югалткан затлылык турында…

ӘРНЕТКӘН ҺӘМ ЙӨРӘКНЕ АВЫРТТЫРГАН КИТАПЛАР

Питер Хёг дигән язучының «Фрекен Смилла и её чувство снега» китабы. Мин шушы китап аша үземә Хёгны беренче мәртәбә ачтым. Глобализм шартларында безнең милли дөньяларның ничек юкка чыга баруы, кече халыкларның телләре, гореф-гадәтләре, менталитеты җуелуы турында сөйли бу китап. Юк, дөресрәге, аның турында түгел, киресенчә… Тиешлечә ыспай һәм җитеш шәһәр тормышына кертеп утыртылган ярымданияле, ярымэскимос Смилла Ясперсенның ничек итеп тамырлары һәм җан хәтере кубарылуы турында. Менә ул күршесендә яшәгән бәләкәй дустының мәете өстенә кайтып керә, һәм бу тетрәнү аша үзенең кем булуы турында уйлана башлый. Ирена Доускованың «Будь Жегорт», Натан Ингландерның «Министерство по особым делам», Эми Липтропның «Выгон», Андраш Форгачның «Незакрытых дел – нет», Вигдис Йортның «Песня учителя», Алексей Рощинның «Страна утраченной эмпатии» китаплары. Болары – соңгы укыганнардан.

КӘГАЗЬ КИТАПМЫ, ЭЛЕКТРОН КИТАПМЫ?

Әлбәттә, кәгазь китап, аны берни алыштырмый, әмма мин күптән инде электрон вариантка күчтем. Бу бик җайлы – телефонда китапны теләсә кайсы вакытта ачарга һәм укырга мөмкин. Мәсәлән, машинада (рульдә үзең булмау зарур, әлбәттә!) яки таксида, бер локациядән икенчесенә күчкән арада, эчпошыргыч җыелышларда, бер колагың белән анда сөйләгәннәрне тыңлыйтыңлый… Миңа смартфон өчен эшләнгән әйбәт мобиль кушымталар ошый, соңгы арада ешрак MyBook һәм Bookmate тан укыйм. Соңгысы әле менә, даими һәм күп укый торган клиент буларак, 3 айга бушлай премиум-язылу бүләк итте – күңелгә бал да май якты тәмам!

«МИНЕКЕ» БУЛМАГАН КИТАПЛАР

Нишләптер, күпме мактасалар да, язучы һәм философ Айн Рэндның «Источник» романын мин үз итә алмадым. Югыйсә, күп нәрсәләргә ачкыч һәм кодлар салынган анда… әмма, юк, кабул итә алмыйм. Бар шундый авторлар һәм китаплар, алар белән берничек тә бәйләнеш булдыра алмыйсың. Вирджиния Вулф белән дуслашып китә алмадык без, мәсәлән. Теодор Драйзер, Амос Оз белән…

УКЫРГА КИҢӘШ ИТӘР ИДЕМ…

«Библиотека всемирной литературы» сериясендә чыккан 200 томлык – мине балачактан хәзергә кадәр озатып килгән гаҗәеп бер чыганак. Ул «Художественная литература» нәшрияты тарафыннан 1967–1977 елларда 300 меңнән артык тираж белән нәшер ителә. Өч сериядә: 1) Борынгы Көнчыгыш, антик чор, Урта гасыр һәм Яңарыш чоры әдәбияты, XVII–XVIII гасырларга караган әдәби мирас; 2) XIX гасыр әдәбияты; 3) ХХ гасыр әдәбияты. Кайчандыр Максим Горький тәкъдим иткән була бу идеяне. БВЛ томнарын бастырыр өчен бер елга 4 мең тоннадан артык кәгазь таләп ителгән.

Үзебезнең милли мирасны укырга киңәш итәр идем. Нинди генә бәхәсле ситуацияләр килеп туганда да, телеңне, әдәбиятыңны, тарихыңны белми торып, син үзеңне яклый да, тиешле югарылыкта, затлылыкта күрсәтә дә алмыйсың. Чөнки синең таяныр җирлегең юк! Менә моңа никадәр иртәрәк төшенсәң, үзеңне шулкадәр зыялырак итеп күрсәтә аласың, дип уйлыйм.

Мөмкин булганча, эзлекле итеп, үзебезнең әдәбиятны укып чыгарга кирәк – борынгы рун истәлекләреннән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы, «Идегәй» дастаннарыннан башлап, бүгенге көнгәчә. Әйе, баштарак алар кызыксыз тоелырга мөмкин, «скучно» дияргә яратабыз без борынгы әдәбият белән таныша башлаганда. Әмма акрынлап, аның нинди контекстта бирелүенә карап, детальләргә таяна-таяна, үзең өчен моңарчы күз алдыңа да китермәгән Ачышларга чыгарга мөмкинсең…

Бүгенге әдәбиятка килсәк, мин безнең хәзерге поэзияне бик көчле энергетикага ия дияр идем. Ул чын-чынлап югары кимәлдә: һәм фикер, һәм форма-экспериментлар ягыннан, һәм авазлар полифониясе буенча. Поэзия – ул искиткеч затлы деликатес, аның тәмен бер татыган кеше соңыннан теләсә нинди тәгамгә риза булмый инде.

“Татарстан” журналы


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина