Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Марат Кәбиров: «Эволюция баскычы буйлап кабат түбәнгә тәгәри башлау бит бу»

Соңгы вакытта туктаусыз рәвештә кабатлана торган бер сүз бар. «Кеше хәзер китап укымый», – диләр. Кемдер аны тирән борчылу белән әйтә. Кемдер астыртын тантана белән:«Ник язып этләнәсез инде, сезне барыбер беркем дә укымый бит», – дигән мәгънәдә кабатлый. Кемдер бу сүзләргә тулысынча ышанып, язучыны кызгана башлый: «Кулыннан башка нәрсә килмәгәч, яза инде бахыр, нишләсен…»

Монда язучыны кызганырга кирәкми.

«Хәзер халык китап укымый», – дигән сүз дөрес түгел. Китапны аны элек тә укымаганнар. Музыканы кушып куйсаң барысы да тыңлый. Сыер да, сарык та. Киноны да карарга мөмкиннәр. Спектакльләрне дә. Һәртөрле тамашаларга эттер-песидер ияртеп килүчеләрне дә күргән бар. Мәхлуклар бик канәгать булып, кайбер кешеләрдән дә дикъкатьлерәк итеп карап утыра. Чөнки күзе булган җан иясе һәрбер күренештән үзенә кызык таба ала. Карап һәм тыңлап ләззәтләнү өчен әллә нәрсә таләп ителми.

Менә син этең яки песиең белән бергә фәлсәфи китап, я һич югы роман укып кара. Ул нинди генә тугры дус булса да, синең бу шөгылеңне уртаклаша алмый. Чөнки китап уку өчен бераз фикер йөртә белү, акыл көче һәм иң ким дигәндә дә хәреф тану таләп ителә. Без үткәннәрне идеаллаштырырга яратабыз инде. Борынгы классикларның китап тоттырып эшләнгән сурәтенә карап: «Менә элек китапка нинди хөрмәт булган!» – дип тел шартлатырга яратабыз. Ә асылда ул китапларны шул классиклар даирәсеннән башка беркем дә укымаган. Үзләре язган, үзләре укыган. «Китап укыган халык гасырлар буена сазлыктан чыга алмыйча ятмый инде», – дип көлә минем бер таныш. Андый ук тирәнлеккә кереп тормыйм. Монда барысы да гади генә. Узган гасырларда халыкның белем дәрәҗәсе бик хөрт булган һәм күпчелек хәреф танымаган. Алар үз иркендәге урман җанварлары сыман, нигездә, оя тергезү, ризык юнәтү һәм үз хәвефсезлеген тәэмин итү кебек мөһим эшләр белән шөгыльләнгән. Ял вакытларында уйнап-биеп, ат чабыштырып, көрәшеп-сугышып күңел ачканнар. Ә аң-белемгә омтылыш бары тик укымышлы кешеләрнең тормышта җайлырак урнашуын, җиңелрәк яшәвен күрүдән барлыкка килгән. «Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар»  кебек әйтемнәрнең нигезендә шул ята. Ләкин гыйлем әһелләре белемнәре белән тиз генә уртаклашырга ашыкмаган: «Син дә – мулла, мин дә –мулла. Атка печән кем сала?» – дип уйлаганнар, күрәсең. Шулай да көнкүреш мәшәкатьләреннән ары китә алмыйча, хайван хәлендә яшәгән халык арасыннан чыккан көчле омтылышлы кешеләр үз теләгенә ирешә алган. Берсен күреп икенчесе кузгалган. Шул рәвешле, гыйлемгә омтылыш кешеләр аңын яулап алган. Китапка хөрмәт уянган. Безне озак еллар буена: «Кешене кеше иткән нәрсә – хезмәт», –дип тәрбияләделәр. Бу дөрес түгел. Дөрес булса, иң беренче чиратта атлар кешегә әверелер иде. Кешене кеше итүче нәрсә – белем. Һәм адәм баласы башка сөтимәрләрдән бары тик укый-яза белүе белән генә кискен аерыла.

«Хәзер халык китап укымый», – диләр… Кызганыч. Ләкин монда китап язучыларны кызганырга кирәкми. Алар язалар, үзләренең белемнәре белән, күңел байлыгы белән уртаклашалар. Тормыш тәҗрибәләрен, уй-фикерләрен бүлешәләр. Бу – аларның күңел киңлеге, юмартлыгы, дөньяны матуррак, җайлырак итәргә теләве. Һәм аларны жәлләргә кирәкми. Бер генә нәрсә: китап язарга башы җиткән кеше беркайчан да ачка үлмәячәк.

Укымаучыларны кызганырга кирәк. Алар чынлап та кызганыч. Адәм булып җиттем генә дигәндә, эволюция баскычы буйлап кабат түбәнгә тәгәри башлау бит инде бу. Ярый, укымыйлар, ди инде, вакытлары юк, эшләре каты. Ә нәрсә белән шөгыльләнәләр соң? Зур ачышлар ясыйлармы? Кешелеккә ниндидер уңайлыклар бүләк итәләрме? Юк бит.  Алар, нигездә, фәлән гасыр элек яшәгән бабаларын кабатлыйлар: оя тергезү, ризык юнәтү һәм үз хәвефсезлеген тәэмин итү кебек мөһим эшләр белән чикләнәләр. Үз иркендәге урман җанварлары шикелле.

Ләкин бу әдәбиятка яки тормышка янаган куркыныч түгел. Әдәбиятны беркайчан да тоташ халык укымый. Шуны уйласаң, бүген укучыларыбыз җитәрлек бит. Әдәбиятны пропаганда коралы буларак кулланган һәм бар мөмкинлегенчә популярлаштырган Совет чоры белән чагыштырырга кирәкми. Бүген вазгыять бүтән. Һәм шушы дәвердә дә яхшы китапларга сорау бар икән, әгәр бишәр мең данәдә чыккан китаплар да Казаннан ерак китмичә кыска вакытта таралып бетә икән,  бу инде – укучы бар дигән сүз. Һәм иң мөһиме шушы. Ә укымаучылар һәм язмаучылар әдәбиятка кагылмый. Алар – бүтән тема.

( “Ватаным Татарстан” Марат Кәбиров)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина