Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Вәлиуллина Илзирә

Илзирә Сәмигулла кызы Вәлиуллина – Шаһиева Түбән Кама районы Тоба авылында туып үсә. Каенлы урта мәктәбен, Түбән Камадагы нефть химиясе техникумын, аннары Казан иктисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлый. Дистә ел Түбән Камадагы “Кама таңнары”  әдәби берләшмәсенең  җаваплы сәркатибе булды.

Казанның “Матбугат  йорты” нәшриятында авторның “Аккошлы күл” (2006), “Рәхмәт сиңа” (2011) балалар өчен “Зәйдә сикерә балык” (2007), “Догалы өй” (2009) исемле китаплары дөнья күрде. 2008 нче елда Илзирә Вәлиуллина Татарстан һәм Россиянең җурналистлар, 2013нче елда берлегенә кабул ителде.

И.Валиуллина – 2013 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин