Әдәбият галиме (филология фәннәре докторы, профессор), тәнкыйтьче, мөгаллимә Минһаҗева (Әхмәдиева) Ләйлә Ихсан кызы Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында дөньяга килә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1987-1992 елларда Казан дәүләп педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Диплом алгач, шушы ук бүлекнең татар әдәбияты кафедрасына эшкә билгеләнә, бер үк вакытта СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты (хәзер Тел, әдәбият һәм сәнгать) аспирантурасына укырга керә. 1998 елда “Ибраһим Салахов иҗаты. Төп проблематикасы һәм аның сәнгатьчә гәүдәләнеше” темасына кандидатлык диссертациясен яклый (фәнни җитәкче профессор, академик Ф.М.Мусин); 2011 елда, “ХХ гасыр татар балалар әдәбияты: үзенчәлекләре һәм үсеш тенденцияләре” дигән темага докторлык диссертациясен яклап, филология фәннәре докторы дәрәҗәсен ала (фәнни консультант ф.ф.д., проф. Ф.Г.Галимуллин).
Л.И. Минһаҗеваның 400 артык хезмәте мәгълүм. Алар арасында монографияләр, мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен уку әсбаплары, дәреслекләр һәм хрестоматияләр, төрле дәрәҗәдә ясалган чыгышлар белән бергә, чит илләрдә басылган монографияләр, мәкаләләр дә бар.
Л.И. Минһаҗева – талантлы укытучы-галимә. Ул РФ президенты урынбасарлары, ТДГПУ ректоры һәм аның ярдәмчеләре өчен “Татар халкының гореф-гадәтләре” дигән темага ачык дәрес оештырды; Европа Советы делегациясе өчен оештырылган “Милли йолалар” дәресе дә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
Л.И. Минһаҗева – Россия Федерациясенең “Мактаулы мәгариф хезмәткәре” (2020); ТР Милли мәгарифне үстерүдәге уңышлары өчен Каюм Насыйри ис. премия лауреаты (2011); “Мәдәнияттә ирешкән казанышлары өчен” күкрәк билгесе (2019) һәм әдәби тәнкыйтьтәге казанышлары өчен Җамал Валиди (2020) премиясе, фән өлкәсендәге уңышлары өчен ТР премиясенә һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына лаек булган шәхес.
Ләйлә Минһаҗева – 2016 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
БАСМА КИТАПЛАРЫ
Ибраһим Салахов / Тормышы һәм эшчәнлеге. Монография. – Казан: Матбугат йорты нәшр., 1999. – 176 б. (1000 данә).
ХХ гасыр татар балалар әдәбияты: үзенчәлекләре һәм үсеш тенденцияләре. Монография. – Казан: Хәтер, 2011. – 312 б. (600 данә).
Прошедшие сквозь века … /История развития татарской детской литературы. Монография. – Germany, Saarbrucken: изд. Palmarium academic publishinq, 2012. – 255 с.
Мең дә бер уй… : чыгышлар, әдәби тәнкыйт мәкаләләре, иҗат портретлары. Монография. – Казан: Татар. кит. нәшр, 2015. – 240 б. (1 200 д).
Каләмендә – балачак галәме /Роберт Миңнуллинның балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеге. Монография. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2018. – 248 б. (1000 данә)
Tatar Çocuk Edebiyatının Tarihi/ История татарской детской литературы. Монография на турецском. İstanbul, Çocuk ve Gençlik Edebiyatı Yazarları Birliği matbaasi, 2019. – s. 236
Татар балалар әдәбияты. Югары уку йортлары өчен дәреслек. – Казан: Вестфалика, 2017. – 172 б. (200 данә)
Тылсымлы хикәяләр: сайланма әсәрләр, хатлар, истәлекләр. /А.Алиш, Ә.Бикчәнтәева / Мәктәп китапханәсе сериясе. 100 томда. Т. ХV. / төз. һәм кереш мәкалә авторы. – Казан: ТаРИХ, 2002. – 432 б. (20 000 данә).
Галимҗан Ибраһимов: сайланма әсәрләр. Мәктәп китапханәсе сериясе. 100 томда. Т. III. / төз. һәм кереш мәкалә авторы. – Казан: ТаРИХ, 2002. – 544 б. (20 000 данә).
Ибраһим Салахов: сайланма әсәрләр. Мәктәп китапханәсе сериясе/ 100 томда. Т. IХ. / төз. һәм кереш мәкалә авторы. – Казан: ТаРИХ нәшр., 2002.- 448 б. (20 000 данә).
Татар балалар әдәбияты: Гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку әсбабы. 3. томда. Т.1. – Казан: ТаРИХ, 2003. – 352 б. [И.Х. Мияссарова соавторлыгында]. (5000 данә).
Татар балалар әдәбияты: хрестоматия. 3 томда. Т.2. – Казан: ТаРИХ, 2003. – 384 б. [И.Х. Мияссарова соавторлыгында]. (5000 данә).
Татар балалар әдәбияты: хрестоматия. 3 томда. Т.3. – Казан: ТаРИХ, 2003. – 384 б. [И.Х. Мияссарова соавторлыгында]. (5000 данә).
Балалар фольклоры. Мәктәп китапханәсе сериясе. Т. ХLVII. / төз. һәм кереш мәкалә авторы. – Казан: Хәтер, 2009. – 480 б. (10 000 данә).
Татар балалар әдәбияты. Гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку әсбабы. Тулыландырылган басма. 3 томда. Т.1. – Казан: ТаРИХ, 2009. – 384 б. [И.Х. Мияссарова соавторлыгында]. (5 100 данә).
Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. Гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку әсбабы. Тулыландырылган басма. 3 томда. Т.2. – Казан: ТаРИХ, 2010. – 448 б. [И.Х. Мияссарова соавторлыгында]. (5 100 данә).
Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. Гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку әсбабы. Тулыландырылган басма. 3 томда. Т.3. – Казань: ТаРИХ, 2011. – 400 б. [И.Х. Мияссарова соавторлыгында]. (5 100 данә).
Сугыш чоры балалар әдәбияты. Гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку әсбабы. 15 томда. Т. IV. / төз. һәм кереш мәкалә авторы. – Казан: Хәтер, 2010.- 336 б. (5 200 данә).
Без кайтырбыз туган илләргә… Гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку әсбабы. 15 томда. Т.5. / төз. һәм кереш мәкалә авторы. – Казан: Хәтер, 2010. – 352 б. (5 200 данә).
Дәһшәтле чор балалары. Гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку әсбабы. 15 томда. Т.7. / төз. һәм кереш мәкалә авторы. – Казан: Хәтер, 2010. – 352 б. (5 200 данә).
Роберт Миңнуллин: Сайланма әсәрләр. Мәктәп китапханәсе сериясе. 100 томда. Т. ХV. / төз. һәм кереш мәкалә авторы. – Казан: Хәтер, 2014. – 352б. (6 100 данә).
Веселимся и играем: коллекция аудиокниг на татарском языке. Халкым мирасы. Федеральная национально-культурная автономия татар. Коллекция из 10 дисков. Диск № 2.
Хакимҗан Халиков. Сайланма әсәрләр. Балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, әкият-пьесалар, сценарийлар// Төз. Л.И.Минһаҗева. – Казан: татар кит.нәшр, 2019. – 110б.
Татар балалар әдәбияты: белем бирү системасындагы урыны. Югары уку йортлары өчен дәреслек. . – Казань: Вестфалика, 2022. – 172 б.
Татар теле: рәсми чыгыш. Уку-укыту басмасы/ Л. И. Минһаҗева, Ф.Р. Сибгаева. Казан: Казан университеты, 2020. – 79 б.
Мингазова Л.И., Сибгаева Ф.Р. и др. Государственные языки: развитие языковой компетенции (продвинутый уровень). – Казань: изд. Казанский университете, 2021. –151с.
АВТОР ҺӘМ ИҖАТ ТУРЫНДА
Галиева Э. Күңелләрдә – шигъри бөре // Мәгърифәт. – 1994. –17 декабрь.
Сөнгатуллина Л. Әллә язмыш хатасы // Татарстан яшьләре. – 1999. – 25 май.
Язучы турында язылган китап // Шәһри Казан. – 1999. – 13 октябрь.
Гарипов Р. Хатирә // Казан утлары. 1999. – №10. – Б.188-189.
Мифтахова Г. И.Салаховка һәйкәл – китап ул! // Мәгърифәт. – 1999. – 4 дек.
Мифтахова Г. Һәйкәлгә тиң китап // Хезмәт. – 1999. – 20 ноябрь.
Яруллина Р. Түземлекнең бер бүләге // Мәдәни җомга. – 2000. – 3 март.
Сәгъдуллина Р. Тере шаһит // Шәһри Казан. – 2000. – 5 апрель.
Зәйни Р. Укытучы – галим дә, шагыйрь дә, артист та//Шәһри Казан.–2001–5 окт.
Кояш үзе керә ияреп… // Мәгърифәт. – 2001. – 3 ноябрь.
Нурмөхәммәтова Л. Гади дә, тылсымлы ды, назлы да // Хезмәт. – 2004. – 2 окт.
Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызы. Китапта. Балтач энциклопедиясе / Төз.-мөхәррир Г.Мөхәммәтшин. – Казан: “ПИК Идел-Пресс”, 2006. – Б.220.
Мифтахова Гөлнур. И. Күптән көтелгән бүләк// Шәһри Казан. – 2010. – 24 декабрь.
Галиева Г. Тәрбия. /Л.И.Минһаҗева белән әңгәмә./Интерн.-газета. http://www.musulman.su/index.php/2010-12-16-21-29-59/2095-2010-12-29-2… 30.12.2010.
Мифтахова Гөлнур. Хәтеребез уяу булсын// Мәдәни җомга, 2010. – 31 декабрь.
Галиева Г. Әдәбият һәм заман. Ләйлә Минһаҗева белән әңгәмә// Мәдәни җомга, 2011. – 11 февраль.
Нәҗипова Ә., Мифтахова Г. Зәңгәр тышлы китап серләре// Мәгърифәт. – 2011. – 18 ноябрь.
Гыйльманов Г. Көн тәртибендә – балалар әдәбияты // Мәдәни җомга. – 2011. – 25 ноябрь.
Якташыбыз фәннәр докторы// Хезмәт. – 2012. – 1 гыйнвар.
Мифтахова Гөлсинә. Бала күңеленә- дәва// Мәдәни җомга, 22 март, №11,2019.
Фатыйма Миңнуллина. Бала күңеле – тирән диңгездер… Идел, 6 июнь 2019 http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/bala-kele-tirn-digezder
Çetin Yildiz, Mustafa Said Kiymaz. Кitap kritiği: 20. yüzyil tatar çocuk edebiyatinin özellikleri ve gelişim aşamalari (Leila Mingazova)//Littera Turca Journal of Turkish Language and Literature. Yıl 2019, Cilt 5 , Sayı 4, Sayfalar 894 – 905.
Галимуллин Фоат Бөрбаш галимәсе.// Мәдәни җомга, 15 ноябрь, 2019. – №45.
Назипова Ә. Татарның үз галимәсе // Шәhри Казан. 19 ноябрь, 2019. – № 128.
Балтачта Ләйлә Минһаҗеваның юбилей кичәсе узды// https://sptatar.com/baltachta-l-jl-min-a-evany-yubilej-kich-se-uzdy/