Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Кул күтәрик… Рәхәтләнеп күтәрик»—язучылар 70 минутта 7 премияне аласы кешеләрне тапты

Татарстан язучылар берлеге әгъзалары әдәби премияләр бүлешергә җыелды һәм бер сәгать тә 15 минут эчендә җиде төрле премиягә – Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш, Һади Такташ, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Туфан Миңнуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләргә нәмзәтләрне билгеләде. Тәртибе шундый – башта кандидатлар остаханәләрдә, ягъни, остаханәләрнең берләштерелгән утырышында һәм Чаллы белән Әлмәт бүлекчәләрендә тәкъдим ителә. Алардан үткән кандидатлар/нәмзәтләр идарә карамагына чыгарыла. Идарә лаеклыларны билгели. Ә инде премия акчасы, Саҗидә Сөләйманова премиясеннән башкасы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы аша түләнә. Саҗидә Сөләйманова премиясе «Татнефть» ярдәме белән гамәлгә куелган.Утырышны Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты, Татарстанның халык язучысы Газинур Морат алып бара. Ул башлап җибәрде. Биредә утырышның кыскартылган язмасын тәкъдим итәм.

Башлар алдыннан шәхсән миннән бер күзәтү: тәкъдим ителүчеләр күбесе – өлкән яшьтәге ханымнар. Ир-атлар да бераз бар иде. Бөтен тәкъдим ителүчеләр арасында иң яшьләре – 50 яшьлек Алмаз Гыймадиев һәм иллене бераз узган Чулпан Зарипова иде. Бүгенге көннең иң актив яшь шагыйре Фәнил Гыйләҗев читтә утырып торды.

Газинур Морат: Без бүген шактый күңелле мәрасимгә җыелдык. Хәтта бәйрәм дип әйтергә ярый…

Рәдиф Гаташ: Бәйрәм дәвам итә.

Газинур Морат: Бәйрәм дәвам итә, әйе. Без бүген югары әдәби бүләкләрне тәгаенләү мәҗлесенә җыелдык. Ул җиде өлештән тора, без бүген җиде премия нәмзәтләрен билгеләргә тиеш булабыз. Гаяз Исхакый бүләге, Абдулла Алиш бүләге, Һади Такташ бүләге, Фатих Хөсни бүләге, Туфан Миңнуллин бүләге, Саҗидә Сөләйманова бүләге һәм дә килеп Җамал Вәлиди бүләге. Без сүзне аксакаллардан башларбыз дип уйлыйм. Безнең арада Рәдиф Гаташ үзе утыра. Турыдан-туры нәмзәтләрне билгеләүгә күчәрбез.

Рәдиф Гаташ: Чынлап та бик җаваплы эш. Премия мәсьәләсе ул бик бәхәсле була, үпкәләүләр, төрле сүзләр була, интервьюлар бирәләр һәм башкалар дигән шикелле… Без – тәкъдим иткән кешеләр – зур җаваплылык белән, әдәби фактларны, вакыйгаларны, күренекле әсәрләрне тәкъдим итергә һәм аны якларга тырышабыз.

Гаяз Исхакый премиясеннән башлыйбыз. Мин үзем бу премия турында бик озак – берничә ел уйлап йөреп, дуслар белән киңәшеп, Роза ханым Туфитуллованы тәкъдим итәм. Гаяз Исхакый исемендәге премиягә аның «Язмыш җиле» исемле романын күрсәтәм. Татарча, төрекчә, русча чыкты. Хәзер Парижда французча чыккан. Үзегез дә аңлыйсыз – чит илләрдә басылу зур эш ул. Кереш мәкаләләрне дә шактый зур кешеләр язган, бик зур бәя бирелгән. Татар тормышы, ХХ гасыр башындагы интеллигенциясенең, акыл ияләренең, шул ук вакытта хатын-кызларыбызның күтәрелештә булып, Чистай төбәгеннән татар тормышында зур роль уйнаган хатын-кызлар турында сүз бара. Илһамия Туктарова, Фатыймаи Фәридә, Сания Гыйффәт һәм, әлбәттә, Закир ишанның кызы Өммегөлсем Камалова. Әдәби ел йомгакларында Гөлфия Гайнуллина әсәрне зур вакыйга дип билгеләп үтте. Бүгенге көндә татар теле, аның кешеләре өчен көрәш барганда без кемнәргә таянырга тиешбез, кемнәр безнең үрнәкләр? Йосыф Акчура, Фатих Кәрими, Гаяз Исхакыймы? Без бүгенге көндә шундый ук тырышлык белән эшлибезме? Әсәрдә моңа уңай җавап бар шикелле. Роман ахырында автор уйланып торганда бер кыз Тукай һәйкәленә чәчәкләр куеп тора. «Сез Гөлсемме әллә?» дип сорый автор. «Юк, мин Гөлсем түгел, Тукайны бик яратам», ди. Димәк, яшь буынның узган гасырның алтын баганаларына тугры булачагына намек ясала. Матур символ…

Ркаил Зәйдулла (намек сүзен төзәтеп): … киная.

Рәдиф Гаташ (игътибар итмичә): Озын сөйлим. Ләкин фикерем бергә – бу әсәрне без Гаяз Исхакый премиясенә тәкъдим итеп, минемчә, бик дөрес эшләячәкбез. Розаны беләсез инде – бик җаваплы урыннарда эшләде. «Сөембикә» журналын җитәкләде, аның исемен дә үзгәртүче ул (элек «Азат хатын» иде). Депутат та булды, Мәскәүдә Иҗтимагый палатада да эшләде. Аның турында китап та чыгарды. Ул җәмәгать эшлеклесе дә һәм депутат булгач дәүләт эшлеклесе дә, язучысы да. Мин аның Хәсән Туфан турындагы китабын да өстәр идем. «Кайсыгызның кулы җылы?»мы әле?

Роза Туфитуллова: «Бәйлисе бар йөрәкне».

Рәдиф Гаташ: Әйе, «Бәйлисе бар йөрәкне». Гаҗәеп матур китап иде. Минем фикергә кушылырсыз дип уйлыйм.

Ркаил Зәйдулла: Рәдиф абый бик тәфсилле сөйләде. Бу китап, әлбәттә инде, көнбатышча әйткәндә, бестселлер. Прозаның нон-фикшн стилендә язылган, ягъни, уйлап чыгарылган түгел, үзебезчә, әдәби-документаль дип әйтик инде. Аны үзен генә тәкъдим иткәндә, әлбәттә, проза номинациясендә тәкъдим итә алабыз. Ләкин монда хикмәт нәрсәдә, син аны азактан әйтеп үттең инде, Рәдиф абый. Гаяз Исхакый премиясе баштан ук әдәби иҗат өчен генә түгел, язучының җәмәгать эше өчен дип гамәлгә куелган иде…

Газинур Морат: …нигезләмәсенә шулай язылган.

Ркаил Зәйдулла: Әйе, нигезләмәсенә дә шулай язылган – актив гражданлык позициясе, хосусән, әдәби дөньяда. Бәлки, формулировкасында иҗтимагый эшчәнлегенә басым ясаргадыр. Аның «На пути гражданского общества» китабында иҗтимагый эше киң яктыртылган – карап чыктым. Татар матбугатындагы хезмәте дә… Исхакый премиясенә тәңгәл килеп тора. Шуңа бер роман өчен түгел, иҗтимагый эшчәнлегенә карыйк – тәкъдимем шундый. Исхакый бит ул бөек публицист та. Көндәлекләрен укып ятам – үзен кызганмыйча, милләт өчен гаҗәеп эшләр башкарган кеше. Без Роза апаны публицист итеп тә беләбез. Ул «Яшь ленинчы»да эшләгәндә мин үзем дә аның кул астында эшләгән кеше.

Камил Кәримов: Барыбызны да үстерде инде.

Ркаил Зәйдулла: Вакыйф Нуриев фәлсәфи рәвештә елмаеп куйды. …Шуңа күрә иҗатын да, җәмәгать эшчәнлеген дә күз алдында тотып тәкъдим итәргә кирәк.

Газинур Морат: Җәмәгать эшчәнлеге инде ул язучыларның чәчелеп ята. Роза апа эшчәнлеге бер мәҗмугага җыелган. Бу сирәк була торган хәл.

Ркаил Зәйдулла: Кайбер елларда әсәр өчен генә бирүләр дә булды. Җәмәгать эшчәнлеге күз уңында тотылмый башлаган иде. Шуңа күрә бу безнең Исхакый премиясен югары күтәреп кую да.

Рәдиф Гаташ: Ибраһим Нуруллиннардан башланган иде.

Ркаил Зәйдулла: Әйе, беренчеләрдән алган иде. Без бит инде өлкән кешеләр – хәтерлибез.

Вакыйф Нуриев: Китапның Төркия белән бәйле булуы да, башка чит илләрдә чыгуы да Гаяз Исхакый рухына туры килеп тора.

Ркаил Зәйдулла: Китап Гаяз Исхакый эзләре буйлап йөри.

Газинур Морат: Без остаханәләрдә бер кандидатура белән тукталмаска да мөмкин. Идарәгә дә эш калдырырга кирәк. Бәлки, башка тәкъдимнәр бардыр…

Ркаил Зәйдулла: Син башта сора: «Роза Туфитуллова турында бүтән фикер әйтүчеләр юкмы?» дип сора. Юк икән, башка тәкъдимнәр…

Роза Мулланурова: Аның бөтен гомере…

Ркаил Зәйдулла: Өстәл янына кереп утырыгыз әле, Роза апа!

Роза Мулланурова: Ярар, ярар, борчылмагыз! «Яшь ленинчы»да, «Сөембикә»дә безнең күпме талантлы яшьләребезне…

Ркаил Зәйдулла: Арткы рәттә торырлык кеше түгел бит инде син, Роза апа!

Роза Мулланурова: Роза каһарман ханым Гөлсем турында искиткеч роман язды. Мин романны укыганда ул үзе дә шундый бит дип уйландым. Зур шәхес! Шушы талантлы кеше кул астында эшләдек. Күпме талантлы егетләребез аның кул астында эшләде, аның шәхесенә хөрмәт белән карадылар. «Язмыш җиле» шулкадәр укыла, халык сорый – мин китапханәдә дә эшләп алдым бит әле…

Камил Кәримов: Җыйнап кына әйткәндә? Безнең кандидатуралар күп булачак әле.

Рәдиф Сәгъди: Күп сөйләмәгез инде.

Ркаил Зәйдулла: Бер әйбер өстим әле. Китапта… Романны барыгыз да укыгансыздыр. Безнең язучылар укырга ярата. Анда бөек казах шагыйре Магҗан Җомабаевның Гөлсемгә гашыйк булуы да бар. Кичә казах телевидениесендә аның турында шәп тапшыру булды, анда Гөлсем Камаловага мәхәббәте турында да искә алып үттеләр. Аның Гөлсемгә багышланган шигырьләре дөнья поэзиясендәге иң югары кимәлдә тора торган лирик поэзия. Китапны казах теленә тәрҗемә итәргә дә алыналар. Китапның юлы дәвам итәчәк…

Роза Туфитуллова: Якутлар чыктылар…

Ркаил Зәйдулла: Якутлар табыладыр вакыт белән…

Газинур Морат: Тагын нинди фикерләр бар? Бәлки, Исхакый мәсьәләсендә башка кандидатураларыгыз бардыр. Намзәтләр чикләнми…

Камил Кәримов: Без Роза апаны гына түгел, ул үзе дә безне бик яхшы белә.

Газинур Морат: Үзебездән дә яхшырак белә.

Ркаил Зәйдулла: Без әле үзебезне белеп тә бетермәскә мөмкин.

Газинур Морат: Башка кандидатуралар булмаса, Роза Туфитуллованы идарә каравына чыгарырга…

Ркаил Зәйдулла: Нәмзәтен.

Газинур Морат: Әйе, нәмзәтен. Кул күтәрүегезне сорыйбыз. Бер тавыштан шикелле. Аллага тапшырып икенче премиягә күчикме? Такташмы? Хөсниме? Әйдә, Такташтан. Һади Такташ бүләгенә кандидатларны карый башлыйк.

Рәдиф Сәгъди: Мин әйтимме?

Газинур Морат: Такташ турындамы?

Рәдиф Сәгъди: Әйе.

Ркаил Зәйдулла: Такташ турында сөйли күрмә тагын. Без беләбез аны.

Рәдиф Сәгъди: Сөйләмим. Озак сөйләргә яратмыйм. Җәмәгать, Ринат абый Мәннәннең Такташка багышланган шигырьләр китабын тәкъдим итәм. Күп сөйләп тормыйм. Беренче кандидат!

Газинур Морат: Ринат Мәннан турында фикерләр юкмы?

Рәдиф Гаташ: Әйбәт җегет!

Газинур Морат: Табип шагыйрь. Такташ бүләгенә тагын тәкъдимнәр бармы?

Ркаил Зәйдулла: Мәннан турында фикерләр юкмыни?

Газинур Морат: Юк бит.

Розалина Шаһиева: Салкын сезнең монда. Менә мин бу шигырьләрне укыгач сафлык, энергия, дәва, шифалылык алдым. Хатын-кызга ир-атка караганда нечкә шигъри хис яши. Татар халкын мин шигърият милләте, әдәбият милләте дип әйтер идем. Милләтебезнең бу иҗади кыры сакланса, иҗади һәвәсе сакланса без, бәлкем, «Индустрия монстр»ның безгә каршы ачкан сугышына да каршы тора алырбыз. Әдәбият ул бик көчле даирә. Безнең халкыбыз ул әкиятләр, шигырьләр чыгарып… минем дәү әнием шигырьләр чыгара иде… грамоталы да түгел иде, ә авылны тотып тора иде әсәрләре белән. Мин авылда тудым. Бу шигырьләр циклында иң көчлесе «Без Тукайлы» дигән шигырьдер. Тукайның хисләребезне яулап алуы турында нечкә итеп язылган, аны чын шагыйрь генә болай сурәтли ала. Икенчесе – «Каюм коесы». Ул әфсенле итеп сурәтләнгән. «Очрашу» шигыре гаҗәп әйбер! Шигъриятнең роле шифалы. Мин Эльмира Шәрифуллинаны шактый беләм – миңа аның шигырьләрен русчага тәрҗемә итергә туыр килде. Аның шигырьләрендә тупаслык юк. Ул үзе дә эчкерсез күңелле кеше…

Камил Кәримов: Розалина ханым, сез боларның бөтенесен сөйләп бетермәгез – язып чыгарсыз.

Розалина Шаһиева: Мин Эльмира Шәрифуллинаны тәкъдим итәм. Аның шигърияте галәмгә тәкъдим итәрлек көчле, саф…

Ркаил Зәйдулла: Галәмгә үк димә инде.

Розалина Шаһиева: …кылану юк. Табигатьнең үзе кебек.

Газинур Морат: Рәхмәт, Розалина ханым! Такташ бүләгенә ике нәмзәт булды. Эльмира апа турында сүз әйтүчеләр бармы?

Роза Туфитуллова: Төп докладны ясаучы ханым – Розалинаны куәтләп әйтәсем килә – Эльмира Шәрифуллина дигән шагыйрәбез татар әдәбиятына зур өлеш керткән кеше. Бүген генә әдәбиятка килмәгән. Аның язмышы да, тормышы да күпкырлы булды, шуңа күрә аның шигъриятендә чынлык… чәчрәп тора дисәм килешеп бетмәс… мин аны Такташ премиясенә лаек дип саныйм.

Газинур Морат: Рәхмәт, Роза ханым!

Рәдиф Гаташ: Эльмира ханым Тукайга да тәкъдим ителде булса кирәк. Тәкъдим ителеп тора – игътибар бар, иҗатына багышланган мәкаләләр дә чыкты – тәнкыйтьнең дә игътибары бар. Без шагыйрьләр турында сөйләгәндә тема турында сөйли башлыйбыз. Розалина ханым да шуңа кереп китте. Мин шагыйрьне, бигрәк тә, хатын-кыз шагыйрәне лирикасы белән якын итәм. Эльмира югалтулардан соң, ирләргә дә сабак булырлык итеп «Хатын-кыз җаны шундый була ул», дип матур лирикасы белән ачылды. Ул хәтта фәлсәфи лирикага да якын килде. Бик кызыклы дүртъюллыклы шәлкемнәре басылды.

Өзеп әйтәм – бүгенге көндә поэма дигән нәрсәне танымыйм. Уңышлы әсәрләр бардыр дип уйламыйм. Такташтан һәм Илдар Юзеевның берничә поэмасыннан башка юк ул! Гаташ минем поэмаларны бастырмады дип, Эльмира үпкәләп тә йөри. Мин аның гына түгел, бик күп кешеләрнең поэмаларын кире кактым, Аллага шөкер! Ләкин чын шагыйрьне һәрвакыт аера белдем. Эльмираны шундый шагыйрә дип исәплим.

Газинур Морат: Һади Такташ бүләгенә тагын нәмзәтләр юкмы?

Вакыйф Нуриев: Мин Марат Кәбировны тәкъдим итәр идем. Аның прозасы да, шигърияте дә соклану уята. Бер шигырендә шундый юллар бар: «…чибәр кызларга карамыйм, хатынына тугры дип уйласыннар. …чыкмый урамга, өйдә генә утырам. Үлгән дип уйласыннар». Юмор да бар анда, бунтарьлык та бар, тирән фикер дә бар.

Газинур Морат: Ул әле җырлар авторы да.

Ркаил Зәйдулла: Җырлар авторы булса, аңа «Татарстанның халык шагыйре» исемен бирергә кирәк.

Йолдыз Шәрапова: Хәзер бит Тукайга кандидат булсаң, халык шагыйре буласың…

Газинур Морат: Маратның Татарстан китап нәшриятында китабы чыкты. «Яралы моң» дип атала. Марат Кәбиров турында фикерләрегез юкмы?

Камил Кәримов: Өч кандидатура әйбәт кенә инде. Җитте.

Газинур Морат: Шушы өч кандидатураны – Эльмира Шәрифуллина, Ринат Мәннән һәм Марат Кәбировны идарә каравына тәкъдим итәбез дип, кул күтәрәбез.

Ркаил Зәйдулла: «Идарә хозурына» диген инде, каравына ди.

Рәдиф Сәгъди: Ярар инде, бөтен якта бер төрле сөйләшмиләр, аларда карыйлар.

Газинур Морат: Демократия булгач булсын инде – нәмзәтләрне чикләмик.

Ркаил Зәйдулла: Чик юк дип унны…

Газинур Морат: Өч әйбәт кенә инде. Әйбәт сан. Әйдәгез, кемгә күчик? Кемне телисез?

Ркаил Зәйдулла: Фатих Хөсни була инде.

Газинур Морат: Безнең Фатих Хөсни бүләге хикәяләр, повестьлар – иң күренекле әсәрләр өчен бирелә торган бүләк.

Рәдиф Сәгъди: Хөрмәтле иптәшләр, Рәфис инде безнең председатель булган җегетебез. Ләкин ул беркайчан да: «Миңа премия бирегез», дип утырмады. Бу бәлки дөрес булгандыр, бәлки булмагандыр. Рәфиснең соңгы вакытта Рөстәм Галиуллин чыгарган ике китабын укып чыктым. Аның әсәрләрендә яшәеш бар, драматургия бар. Драма әсәрендә генә түгел, прозада да драматургия булмаса, кызыксыз була. Тормыш тигезлеген генә язсаң, кеше укымый. Дюма әйткән бит ун Д»Артаньяннан берне ясадым дип. Шул чакта гына кеше укый. Соңгы вакытта гына да ике роман чыгарды. Фатих Хөсни премиясенә Рафис Корбанны тәкъдим итәм, чөнки аның бер ун ел премия алганы юк.

Ркаил Зәйдулла: Кайсы әсәрне тәкъдим итәсең?

Рәдиф Сәгъди: «Ватан» һәм «Әхмәров».

Ркаил Зәйдулла: Монда бер нюанс бар. Рафис Корбан ул безнең яңа идарә әгъзасы. Мин рәис булып килгәч әйткән идем – идарә әгъзасы премиягә дәгъва итәргә тиеш түгел. Дәгъва итә икән – идарәдән китәм дип гариза язарга кирәк, дидем. Чөнки миңа кадәрге идарәдә… идарәләрдә гел үзара премияләр алдылар «сыман тоелган кебек тоела иде миңа».

Рәдиф Сәгъди: Сиңа җиңел ул сөйләргә, барысын да алып бетердең дә.

Ркаил Зәйдулла: Алып бетермәдем, бирделәр. Сорап йөрмәдем беркайчан да! Шуңа күрә Рафиска уйланырга урын кала инде. Идарә члены булу әллә нәрсә түгел, премия лучше.

Рәдиф Сәгъди: Әле яңа килеп керде ич ул идарәгә дә.

Газинур Морат: Безнең Фатих Хөсни бүләгенә Рафис булды, әйеме? Рафис турында тагын фикерләр бармы?

Камил Кәримов: Юк инде.

Рәдиф Сәгъди: Җитте, җәмәгать!

Газинур Морат: Безнең элеккеге рәис… Бу мәсьәләдә проза остаханәсенең нинди фикерләре бар икән?

Камил Кәримов: Мин проза остаханәсе җитәкчесе булып та, язучы булып та килдем. Минем ике кандидатура була ала. Минем бер нине искә төшерәсем килә. Фатих Хөсни дигәч, без бит монументаль жанрлар турында сөйләргә тиеш түгел. Нәрсә генә әйтсәгез дә, хикәяче иде ул. Новеллачы.

Ркаил Зәйдулла: «Кырык хикәя» дигән китабы бар иде аның.

Камил Кәримов: Фатих Хөсни дигәндә жанрны кечерәйтеп карасак та була. Чөнки игътибарны монументальлеккә алып киттек. СССР вакытыннан килә – проза докладларына балалар әдәбиятында нәрсә басылган дип кереп китәләр иде. Монда сүз мәктәп укучылары, үсмерләр өчен әдәбият турында сүз бара. Эчем пошып йөри иде – Алмаз Гыймадиевның иҗатын без нишләптер күрмибез. Өйрәнгәнбез калын-калын китаплар укырга. Аның баланы мәктәптә тәрбияли торган хикәяләре мин белгәне генә дә өч китап иде. «Юләрләр авылы» дигән яңа китабындагы теләсә кайсы хикәяне балалар алдында укысаң, аңлаешлы ялт иткән кыска әсәр. Без беребез дә кыска яза белмибез. Алмаз Гыймадиевның «Юләрләр авылы» китабын тәкъдим итәм. Алмазның әле элегрәк чыккан китаплары да бәясен алмаган. Мин моны дөреслек урынына утырсын дип сөйлим. Монысы бер булды! Тагын берәү бар. Кәрим Караның минем Кәримов фамилиясенә бер катнашы да юк. Ул исем-фамилиясен алыштыргалый, яшәү урынын да ел алыштыра. Материал эзләп күченә ул егет. Повестьлары кыска. Тыйнак. Йөзе кара булса да, ап-ак күңелле. Кара тутлы ул. Кәрим Кара бүгенге көндә өлгергән прозаик.

Ркаил Зәйдулла: Читтәрәк тора торган авторлар… Алмаз да союзга сирәк килә.

Камил Кәримов: Алмазны эшкә ныграк тартырбыз. Ул «Акчарлак»та әдәбиятны пропагандалый. Һәр санда бер хикәя чыгып тора. Аның тиражы дөньякүләм әдәбият кызыга торган тираж.

Газинур Морат: Тагын фикерләр юкмы?

Ркаил Зәйдулла: Өчтән дә арттырмыйк инде..

Рәдиф Сәгъди: Әле Әлмәт белән Чаллыдан…

Ркаил Зәйдулла: Бүген генә түгел, ел саен премия бирәбез бит.

Рифат Сәлах: Яңа гына Равил Фәйзуллин шалтыратты. «Рәсимә Гарифуллинаның «Адашкан» китабын тәкъдим итик», дигән иде…

Газинур Морат: Фатих Хөснигәме?

Рифат Сәлах: Фатих Хөснигә.

Ркаил Зәйдулла: Шагыйрә түгелме соң ул?

Газинур Морат: Проза да яза ул.

Рифат Сәлах: Үзе килә алмады. Балык Бистәсендә очрашуларда йөри.

Камил Кәримов: Килсә үзе идарәдә дә тәкъдим итә ала…

Рәдиф Сәгъди: Килсә… Ә килмәсә…

Камил Кәримов: Килмәсә юк инде.

Ркаил Зәйдулла: Китабы нәрсә турында?

Рифат Сәлах: Мин тәкъдим белән килдем. Без китап нәшриятында фикер алыштык да бүгенге көндә иң лаек автор Айгөл Әхмәтгалиева дип уйладык. Чаллылар аны бәлки тәкъдим итәдер, бәлки итмидер – белмибез. Айгөлнең Татарстан китап нәшриятында чыккан «Туташ» китабын тәкъдим итәбез.

Ркаил Зәйдулла: Тагын бер генә кысылып алыйм инде, иптәшләр! Фатих Хөсни премиясен гамәлгә куйган вакытта катнашкан идем. Аның исемен мәрхүм Мәгъсүм Хуҗин тәкъдим итте. Ул – беренче чиратта хикәячеләр өчен премия. «Туташ» – роман. Әйбәт кенә роман инде. Премиянең максаты – хикәя жанрын үстереп җибәрү иде…

Газинур Морат: Хикәя жанры аксый дип әйтәләр иде.

Ркаил Зәйдулла белән Камил Кәримов бертавыштан: Хәзер дә шулай!

Ркаил Зәйдулла: Безнең әдәбиятта хикәя язып зур язучы исемен алуы кыен. Аның өчен сыекмы ул, очеркка охшаганмы – роман язарга кирәк. Ә хикәя язу осталыгы – бөтенләй бүтән әйбер.

Камил Кәримов: Кыскалык һәм осталык!

Ркаил Зәйдулла: Рәсимәнең нинди жанрда язылган китап?

Рифат Сәлах: Повесть.

Ркаил Зәйдулла: Укыдыңмы соң син аны? Хаҗи булып турысын әйт!

Камил Кәримов: Кайткач укый ул аны.

Рифат Сәлах: Үз тәкъдимем түгел…

Камил Кәримов: Фәйзуллин укыган.

Газинур Морат: Хәзер нишлибез инде?

Рәдиф Гаташ: Кандидатларның бер саны булырга тиештер.

Газинур Морат: Әллә өчтән арттырмыйкмы?

Ркаил Зәйдулла: Фатих Хөсни хикәяче бит инде… Повестьлары да бар, әлбәттә…

Камил Кәримов: Аның «Йөзек кашы» үзе дә хикәя кебек…

Газинур Морат: Өчтән арттырмыйкмы? Кул күтәрттерикме?

Ркаил Зәйдулла: Әйе, әйе…

Газинур Морат: Кем дә кем Фатих Хөсни премиясенә нәмзәтләр санын өчтән арттырмаска ди – кул күтәрегез?

Ркаил Зәйдулла: Гомумән премияләргә…

Рафис Корбан: Хикәя юк та бит әле. Повесть та романнар…

Камил Кәримов: Әйе шул… Хикәя бар бит! Ничек булмасын! Менә бит – Гыймадиевның хикәяләре! Өченче китап!

Газинур Морат: Кәрим Карада да хикәяләр…

Камил Кәримов: Повестьлар.

Газинур Морат: Ун хикәясе бар.

Камил Кәримов: Ун гына аз.

Газинур Морат: Кем дә кем нәмзәтләр санын өчтән арттырмаска ди – кул күтәрегез? Кыскасы, без идарә карамагына Фатих Хөсни премиясенә өч кандидат кертәбез – Рафис Корбан, Кәрим Кара һәм Алмаз Гыймадиев. Кул күтәрегез!

Рәдиф Сәгъди: Каршылар?

Ркаил Зәйдулла: Битарафлар?

Газинур Морат: Язучы битараф булырга тиеш түгел! Күпчелек тавыш белән белән өч нәмзәт идарә каравына… хозурына тәкъдим ителде.

Рәдиф Гаташ: Тагын нинди премияләр?

Газинур Морат: Күп әле. Инде хәзер без килеп Туфан Миңнуллинга нитикме, Саҗидә Сөләймановагамы?

Рәдиф Сәгъди: Туфанга күчик – әйдә!

Газинур Морат: Әйдә – Туфанга! Остаханә җитәкчесенең фикере бар.

Рәдиф Сәгъди: Җәмәгать, Зөлфәтне барыбыз да белә. Аның җырларын тыңлыйм мин яратып. Аларда ашкыну бар. Бүген сүз аның драматургиясе турында бара. Марсель абый исән чакта аның академия театрында шактый гына пьесалары куелды (Озак еллар Камал театрының баш режиссеры булган Марсель Сәлимҗанов. Авт). Миңа калса, халык аны яратып карады. Зөлфәт килергә тиеш иде, килә алмады. Без аның кандидатурасын Туфан Миңнуллинга тәкъдим итсәк, беркем дә гаеп итмәс. Ул бердәндер кандидат булып барачак. Аның хөрмәтенә тавышыбызны бирик.

Рәдиф Гаташ: Ничә тәңкәлек соң ул?

Рәдиф Гаташ: 50 бугай. Бөтенесе 50 ич хәзер.

Камил Кәримов: Алай димә. Шәйхи Маннурныкы мең 800 сум гына.

Газинур Морат: Башка кандидатлар юкмы? Кул күтәрик…

Камил Кәримов: Рәхәтләнеп күтәрик.

Газинур Морат: Хәзер классик әдәбият галиме Җамал Вәлиди бүләгенә кандидатларны карыйбыз. Безнең тәнкыйть бүлеге башлыгы Әлфәт Закирҗанов нәрсә уйлый микән?

Әлфәт Закирҗанов: Без киңәшеп фикер алышканнан соң сезнең карамакка ике шәхес исемен тәкъдим итәм. Берсе аның Төркиядә яшәп иҗат итүче милләттәшебез Чулпан Зариф. Белгәнегезчә, яшь вакытын Казанда үткәрде һәм фән өлкәсендә Сәгыйть Рәмиев иҗаты буенча яхшы хезмәт чыгарып әдәбият фәненә килде. Төркиягә киткәннән соң да татар әдәбиятын пропагандалауга зур хезмәт куя. Классикларыбыздан Тукай, Исхауый, Фатих Әмирхан, Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафурилардан тыш, якын чордан Фатих Хөсни, Сибгат Хәким, Равил Фәйзуллин һәм башкаларның иҗатын төрекчәгә тәрҗемә итте, күпсанлы мәкаләләр язды…

Икенче кандидатура итеп Равил Рахманины тәкъдим итүебезне сорадылар. Равил абыйны Кукушкин итеп тә беләбез. Равил абый соңгы елларда «Татар әдәбияты тарихы»ның сигез томлыгын эшләүгә зур көч куйды. Концепциясен эшләү генә түгел, уннан да ким булмаган иҗат портреты бастырды. Равил Рахмани-Кукушкинның әдәби тәнкыйтькә керткән өлешен хупларсыз дигән теләк белән, аны әлеге премиягә тәкъдим итәргә мөмкин дип саныйм.

Рәдиф Гаташ: Без аңа күптән түгел генә ниндидер премия бирдек түгелме?

Рафис Корбан: Аның Алиш премиясе генә алганы бар. 2006 елда.

Әлфәт Закирҗанов: Аның Абдулла Алиш премиясеннән башка премиясе юк! Тәкъдим ителгән иде ул…

Рәдиф Гаташ: Чулпан Зариф турында бер соравым. Ркаил чыктымыни? Без Чулпан Зарифны бер тәкъдим иткән идек…

Рәдиф Сәгъди: Алдымыни ул аны?

Рәдиф Гаташ: Тыңлап тор! Безнең идарәдә … дигән кеше бар иде (ул кеше вафат булу сәбәпле аның исемен монда язмыйм. Авт). Бик әйбәтләп төрле җирләргә язып дигән шикелле… туктаттылар. Белешмәкче булам – читтә яши дип бәйләнмәсләрме? Чулпан Зариф бик лаек кеше. Фольклор буенча китаплар чыгарды. «Адәмнәр» повестен тәрҗемә итте.

Рифат Җамал: Рәдиф абый, без үз эшебезне эшлик…

Рәдиф Гаташ: Теге вакытта син бар идеңме?

Рифат Җамал: Бар идем.

Газинур Морат: Бәлки, хәзер язмаслар дип ышаныйк.

Камил Кәримов: Равил Рахмани язучыларның ике томлыгын төзүдә иң зур роль уйнаган кеше.

Роза Туфитуллова: Җәмәгать, алгандыр ул, Саимә апа Ибраһимова төшеп калды бит.

Вакыйф Нуриев: Ийе шул! Нәрсәдер булды…

Роза Туфитуллова: Гомергә тел сагында торган кешегә пощечина ясап калдырдылар ул вакытта.

Рафис Корбан: Равил Рахманиның бер генә премиясе бар. 2006 елда Алиш премиясе бар.

Роза Туфитуллова: Бирелде ич… Чаллылар көрәште…

(Соңгы елларда Җамал Вәлиди премиясен алучылар:

Хәмидуллин Лирон Хәйдәр улы – 2017 ел;

Харрасова Рифә Фәтхрахман кызы (Рифә Рахман) – 2018 ел;

Яхин Фәрит Закиҗан улы – 2019 ел;

Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызы – 2020 ел;

Шәрипов Әнвәр Мәгъдәнур улы – 2021 ел;

Алишина Хәнисә Җәүдәт кызы – 2021 ел (2022).)

Әлфәт Закирҗанов: Язучылар сайтындагы Җамал Вәлиди премиясе лауреатлары исемлегендә Равил Рахмани юк.

Вакыйф Нуриев: Исхакыйны алды ул.

Соңгы елларда Гаяз Исхакый премиясен алучылар: Маликова Мәдинә Габделхак кызы – 2017 ел;

Шәрипов Рәниф Шәрип улы – 2018 ел;

Сәгъдиев Рәдиф Нәҗип улы – 2019 ел;

Ибраһимов Хәбир Кәбир улы (Хәбир Ибраһим) – 2020 ел;

Рахман Равил Фәйзрахман улы (Равил Рахмани) – 2021 ел;

Закиров Локман Фатих улы – 2021 ел (2022 ел).)

Рәдиф Гаташ: Исхакыйны биргәнбездер. Сорагыз үзеннән – алдымы икән.

Рафис Корбан: Кичә генә сөйләштем – бер премиясе дә юк! Алиштан башка.

Газинур Морат: Без аны идарә каравына чыгарыйк… хозурына. Кем дә кем Чулпан Зариф белән Равил Рахманины Җамал Вәлиди бүләгенә идарә каравына тәкъдим итә? Каршылар? Битарафлар юктыр инде. инде хәзер күчәбез… күчәбез инде хәзер… Абдулла Алишка! Балалар әдәбияты премиясе. Остаханә җитәкчесе…

Йолдыз Шәрапова: Мин сөйлим. Мин башкалабыздагы Алиш исемендәге гимназия директоры, шагыйрә Рәхимә Арсланованың «Дүрт җайдак һәм кунак кызы» дигән китапларын тәкъдим итәм. Узган ел…

Рафис Корбан: Тәкъдим ителде түгелме?

Йолдыз Шәрапова: Юк, беренче тапкыр. Әле ул Союзда яңа кеше. Тәкъдим ителмәве гаҗәп түгел. Узган ел Азат абыйны тәкъдим иткәннәр иде, ләкин ул Язучылар берлеге әгъзасы түгел, язучы түгел дип… югыйсә Алишка багышлап күп эшләгән… туганы да… аны төшереп калдырдылар. Бүген Алиш буенча эшләгән, 10 конференция генә үткәргән, балалар иҗатын туплап 10 китап чыгарган кеше ул Рәхимә. Үзенең дә иҗаты Роберт Миңнуллин конкурсында урын алды, җыры да конкурста җиңде. Аңа җайлы – мәктәбе бар, үз шигырьләрен рәхәтләнеп сөйләтә ала. туган телебез сагында иң беренчесе дисәң дә була.

Рәдиф Сәгъди: Аңладык, рәхмәт!

Йолдыз Шәрапова: Аңа бирсәк, Алиш рухы сөенер дип уйлыйм.

Газинур Морат: Аның эшчәнлеге Алиш белән бәйле инде.

Эльмира Шәрифуллина: Хуплыйм һәм лаек дигән фикер әйтәм.

Газинур Морат: Тагын нинди тәкъдимнәр бар?

Рафис Корбан: Мин Әлмәттән кандидатлар булырга мөмкин дип уйлыйм. Анда Фәрхетдиновалар бар, Зинаида Захарова өметләнә… Мин Әдәби ел йомгакларында балалар әдәбияты буенча чыгыш ясарга әзерләнгәндә Фирдәвес Әһлиянең китабын балалар әдәбиятындагы иң яхшы әсәрләр дип билгеләп үткән идем. Кыска-кыска гына, җыйнак кына ниләр… хикәяләр… Бәлки, аны Фатих Хөснигә тәкъдим итәргә кирәк булгандыр…

Китапханәче: Мин Казанның Авиатөзелеш районындагы 14нче китапханәнең баш китапханәчесе булып эшлим. Фирдәвес апа безнең иң яраткан язучыбыз. Аның китаплары күргәзмәсе – китапханә түрендә. Фирдәвес апа, китапларыгыз өчен рәхмәт! Безнең тирәдә 14 нче, 5 нче татар гимназиясе. Балалар ике телдә дә әйбәт укыйлар. Балалар шул китапларны укып үзләре дә язалар. Иҗатыгыз дәртләндерә…

Камил Кәримов: Безнең яшьтә кирәк инде дәртләндерә торган китаплар…

Китапханәче: Сезгә иҗатыгыз өчен рәхмәт әйтергә килдем. сезнең иҗатыгыз һавадагы йолдызлар кебек балкып безгә нур сибеп тора…

Газинур Морат: Рәхмәт…

Китапханәче: Киләчәктә сезгә зур уңышлар! Тормышыгыз ак чәчәкләр кебек бәхетле булсын! Минем белән китап укучы Маһинур Корбановна да килде… Иҗатыгызны бик ярата.

Камил Кәримов: Юбилей түгел бит.

Китапханәче: Иҗатына рәхмәт әйтергә килде.

Маһинур Корбановна: Мин аны белми идем. Китапханәдә предлагать иттеләр дә алып кайтып укыдым. Ул шигырьләр дә, хикәяләр дә матур язылган. Нинди талантлы кешеләребез бар, дим. Җаным, тәнем, йөрәгем белән укыдым. Мин аны премиягә лаек дип саныйм.

Фирдәвес Әһлиягә чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Газинур Морат: Эшебез бүген бәйрәм кебек дип әйттем бит… Рәхмәт сезгә бик зур! Язучы турында китапханәчедән дә үтемле итеп әйтеп булмый.

Камил Кәримов: Мин китапханәче белән 50 ел яшәп тә мондый сүз ишеткән юк.

Газинур Морат: Алиш бүләгенә башка кандидатлар юкмы?

Камил Кәримов: Саллы булды бу!

Газинур Морат: Кем дә кем Алиш бүләгенә Рәхимә Арсланова һәм Фирдәвес Әһлияне тәкъдим итәбез ди – кулларыгызны күтәрегез! Саҗидә Сөләйманова бүләгенә без кандидатлар тәкъдим итәргә бурычлы. Кемнән башлыйбыз?

Рифат Сәлах: Бу юлы чын күңелдән үз фикеремне әйтәм. Иҗатташларымның берсе – Йолдыз апа. Аның иҗатын бөтен кеше яхшы белә. Иҗаты буенча конкурс та узды – күрдек. Хөрмәт итәбез, яратабыз һәм лаек дип саныйбыз.

Рәдиф Гаташ: Минемчә бик дөрес әйтте.

Газинур Морат: Яшьләр акыллы – төгәл сөйлиләр. Йолдыз бик актив – Казандагы бөтен балалар бакчаларын йөреп чыкты. Балаларның иң яраткан шагыйрәсе. Хәзер балалар өчен язу өчен мотивация дә юк шикелле, чөнки балалар матбугатында әдәбият бастыру бетте. Юк ул! Ул күңелен төшермичә, иҗат итеп, балаларны сөендереп яши. Тагын тәкъдимнәрегез юкмы?

Рәдиф Гаташ: Тагын нәүмиз булып калучылар юкмы? Аны да уйларга кирәк. Менә, Гүзәл Әдһәмованың да юк икән бер премиясе дә…

Гүзәл Әдһәмова: Нишлисез сез? Зинһар…

Рәдиф Гаташ: Кирәкмимени? Ярар…

Газинур Морат: Саҗидә Сөләйманова бүләгенә тагын кандидатлар юкмы?

Рәдиф Гаташ: Чаллыдан булыр әле…

Камил Кәримов: Гамил Афзал премиясенә идарәнең бер катнашы да юкмыни?

Илсөяр Иксанова: Актанышныкы ул…

Камил Кәримов: Алар бер ел үзләренекенә, бер ел безнекенә бирә. Шушы көнгә кадәр Алмаз Хәмзин Гамил афзал премиясен ала алмады. Безгә оят, җегетләр, оят!

Рәдиф Сәгъди: Бу оят түгел, оятсызлык!

Газинур Морат: Аның бит жанры юк, шуңа идарә исеменнән генә тәкъдим ителәдер. Оныттырма! Идарә Актаныш главасына тәкъдим итәдер.

Камил Кәримов: Оныттырмыйм, Алла бирса!

Залдан: Аның «Биш татар» китабы чыкты. Шул китапны…

Газинур Морат: Вәт! Рәхмәт!

Рәдиф Сәгъди: Биш кенә аз, алтау кирәк!

Газинур Морат: Татары да шул биш кенә инде аның… Кем дә кем Йолдыз Шәрапованы Алиш премиясенә…

Йолдыз Шәрапова: Саҗидә Сөләйманова.

Газинур Морат: Кем дә кем Йолдыз Шәрапованы Саҗидә Сөләйманова премиясенә тәкъдим итә – кул күтәрегез! Йомгаклыйк. Бик матур нәтиҗәле эшләдек бүген – җиде премияне бүлдек. Иртәгә дә кызу эш көтә безне. Барыгызга да иҗади уңышлар! Премияләр лаеклы лауреатларын табар, Иншалла!

https://intertat.tatar / Рузилә Мөхәммәтова


Язучылар

Туган көннәр

Мар
1
Вс
Ләлә Гыймадиева
Нурислам Хәсәнов
Мар
10
Вт