Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлфәт Закирҗанов: Язучылар берлеген нигез һәм үзәк икәнлеген күрәбез

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире, галим Әлфәт Закирҗанов Татарстан Язучылар берлегенең урынын, ролен һәм башка берлекләргә караганда таяныч, нигез, үзәк буларак икәнлеген күрүен әйтте.

“Мин,үзем тантаналы юбилей кичәсеннән канәгать калдым. Менә дигән концерт булды, якты, ачык, матур теләкләр әйтелде. Шул ук вакытта башка республикалардан, нигездә, төрки илләрдән халыкларның Язучылар берлеге рәисләре котлаулары булу – барысы да бөтенлек”, – диде ул.

Галим бәйрәмне Язучылар берлегенең оешу тантанасы дип атады. “Ягъни ул язучыларның корылтае да, ел йомгаклавы да түгел. Ул билгеле бер дәрәҗәдә рәсми һәм монда аерым шәхесләр, ниндидер аерым әсәрләр аталудан бигрәк, Язучылар берлегенең бүгенге җәмгыятьтәге урыны кайда, нинди, дигән сорауга җавап эзләү күздә тотылды”, – диде Әлфәт Закирҗанов.

“Әгәр дә бүген Дәүләт Советы Рәисе, шуның белән бергә Мәдәният министры язучыларны котлыйлар икән, татар теле һәм рус телендә опера һәм балет театрының, безнең эстраданың киң җәмәгатьчелеккә билгеле, Россия шәһәрләрендә концертлар куйган артистлар безгә бәйрәм оештыра икән, бу, димәк, Язучылар берлегенең барлыгын раслау, аның урынын бәяләү”, – дип саный ул.

( “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина)

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева