Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әхмәтҗанова Сания

Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның Арча районы Курса Почмак авылында колхозчылар гаиләсендә туган.

Сания сигезьеллык мәктәпне, аннары Арча педагогия училищесын «бик яхшы» билгеләренә генә тәмамлый, Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегендә югары белем ала.

Сания Юныс кызы хезмәт юлын Казанда башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. Балалар бакчасында тәрбияче, соңрак татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2000 елда мәктәп эшеннән журналистика-язу хезмәтенә күчә: укытучылар журналы булган “Мәгариф”тә бүлек мөхәррире булып эшли башлый һәм журналдагы эшчәнлеген 2017 елга кадәр дәвам итә.

Беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре һәм яшь хәбәрче язмалары – мәктәптә укыганда “Яшь ленинчы” (хәзер “Сабантуй”) газетасында басыла. Педучилищеда белем алган елларында язучы Радик Фәизов җитәкләгән “Тукай якташы” әдәби түгәрәгенә йөреп, күпмедер иҗади чыныгу ала, шигырьләре һәм булачак укытучылар тормышыннан кызыклы язмалары белән район газетасында даими катнаша башлый.

“Идел – Пресс” нәшрияты 2002 елда С.Әхмәтҗанованың “Оч иреккә, җырым” исемле беренче китабын бастырып чыгарды.

Сания Әхмәтҗанова алга таба да иҗат өлкәсендә активлыгын киметми. Милләт язмышы, рухи иминлек, яшәү мәгънәсе белән сугарылган яңадан-яңа шигъри тупланмалары көндәлек матбугатта, аерым алганда “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларында, “Мәдәни җомга”, “Ватаным Татарстан” газеталарында даими басылып тора; лирик таланты һәм иҗат үзенчәлекләре яңа җыр текстларында тагын да ныграк ачыла бара.

2008 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең “Пар алма” дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

2009 елдан ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2012 елда Татарстан китап нәшриятында Сания Әхмәтҗанованың шигырьләр, поэма һәм тарихи цикллардан торган “Гәрәбә” исемле яңа җыентыгы басылып чыкты.

2013 –2015 елларда Сания Әхмәтҗанованың “Казан утлары” журналында бер-бер артлы “Арча капкасы”, “Арча поезды”, “Арча сулары” дигән 3 яңа лиро-эпик циклы дөнья күрде.

2019 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың “Язмышлар такыясы” дигән шигырьләр, поэмалар, лиро-эпик цикллар җыентыгы басылып чыкты.

Сания Әхмәтҗанова популяр җыр текстлары авторы буларак та халыкта танылу алды.  1990нчы еллардан башлап аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны Рөстәм Закиров, Айдар Галимов, Алсу Хисамиева, Эльвира Хәйруллина, Алсу Хәбибуллина кебек танылган җырчылар бик теләп башкарды һәм башкара. Җырчы һәм композитор Зөфәр Хәйретдинов белән байтакка сузылган бәрәкәтле иҗади хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, инде ике дистә ел дәвамында халык яратып тыңлый һәм җырлый торган “Пар алма”, “Кура җиләк”, “Дәшмә миңа, соң инде”, “Әйтер сүзең әйтеп кал”, “Сары кашкарыйлар”, “Ялгыз әнкәй” кебек җырлар дөнья күрде. 2018 – 2019 елларда Айдар Фәйзрахманов белән иҗат иткән җырлары да халыкчанлыгы, миллилеге  белән зур әһәмияткә ия.

Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗановага Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем (2012) бирелде.

“Гәрәбә” китабы һәм “Арча капкасы”, “Арча поезды”, “Арча сулары” лиро- эпик цикллары өчен ТР Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Һ.Такташ ис. Премиясенә ия булды (2016).

Мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде (2017).

“Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте”нә (2017) ия булды.

 

Язучылар