Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыйззәтуллина Флера

Флера Сабирҗан кызы Гыйззәтуллина 1931 елның 6 сентябрендә Татарстанның Азнакай районы Әсәй авылыңда туган. Аңа бик яшьли хезмәт юлын башларга туры килә: җиде классны бетерүгә үк колхоз фермасында терлек карый, ә уналты яшеннән Кемерово якларына китеп, шахтада эшли, Омск—Томск тимер юлын салуда катнаша, аннан Донбассның «Калиновка» шахтасында өч ел откатчица булып эшли. 1952 елда гаиләсе белән Татарстанга кайта һәм 1970 елга кадәр Лениногорск районы Карабаш поселогы ательесында тегүчелек эшендә була, бер үк вакытта, хезмәтеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый. 1970—1979 елларда Ф. Гыйззәтуллина Куйбышев өлкәсенең Тольятти шәһәрендә яши, ә 1980 елдан бирле Казанда торып иҗат итә.
Флера Гыйззәтуллинаның беренче шигырьләре 1963 елда район һәм республика матбугатында күренә башлый, аннары төрле коллектив җыентыкларда («Беренче карлыгачлар», 1968; «Кешеләр һәм чәчәкләр», 1968; «Юл башы», 1972 һ. б.) басылалар. «Чишмә юлы» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы 1974 елда, ә икенчесе — «Сәлам хаты»—1981 елда дөнья күрә. «Акчарлагым — асыл кошым» исемле өченче җыентыгы 1983 елда чыкты.
Флера Гыйззәтуллина поэзиягә тормышның үзеннән бай хезмәт тәҗрибәсе туплап килгән шагыйрә. Аның шигърияттәге иҗади уңышлары да нәкъ менә шул үзе кичергән тормыш вакыйгалары, эше-профессиясе, җәмгыятьтә хатын-кызның урыны, язмышы турындагы уйланулары, табигый, самими тойгы-хисләре белән тыгыз бәйле.
Ф. Гыйззәтуллина—1980 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Чишмә юлы: Шигырьләр. [Ш. Маннур кереш сүзе белән!— Казан: Таткитнәшр., 1974.—127 б. 2000. Р е ц.: Габиди Ә. Аның дуслары — безнең дуслар.— Татарстан яшьләре, 1975, 15 июль.
Сәлам хаты: Шигырьләр [Ә. Баянов кереш сүзе белән].— Казан: Таткитнәшр., 1981.—144 б., портр. 2000. Рец.: Бәйрәмова Ф.— Казан утлары, 1982, № 2, 165 б.
Акчарлагым — асыл кошым: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр, 1983.—72 б. 4000.


Язучылар