Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Иксанова Илсөяр

Илсөяр Иксанова (Илсөяр Вазыйх кызы Гарипова) 1966 елның 7 февралендә Татарстан Республикасының Лаеш районы Татар Сараланы авылында дөньяга килә. Зыялы, тигез-тату гаиләдә төпчек бала булып үсә.
Илсөяр башлангыч сыйныфларда укыганда ук шигырьләр яза башлый. Беренче шигъри тәҗрибәләре төбәк газетасы «Кама ягы» битләрендә басыла, соңга таба яшь, өметле автор буларак «Яшъ стажчы» (тазерте «Сабатуй») һәм «Татарстан, яшьләре» газеталары белән даими элемтәдә тора, «Татарстан яшьләре» газетасы оештырган әдәби конкурсларда катнаша, җиңүче булып та таныла.
1983 елда И.Иксанова Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга килә. Студент елларында университетның М.Мәһдиев җитәкләгән «Әллүки» әдәби түгәрәгенә актив йөри, иҗат эше белән җитди шөгыльләнә, шигырьләре көндәлек матбугат битләрендә еш күренә. 1988 елда университетны уңышлы тәмамлагач, ул Татарстан китап нәшриятында корректор булып эшли башлый, соңга таба «Яшь ленинчы» (1989-1991), «Шәһри Казан» (1991-1997) газеталары, «Ялкын журналы (1997-1998) редакцияләрендә бүлек мөхәррире вазифаларын башкара, журналист буларак, кызыклы шәхесләр, әдәбият-сәнгать әһелләре турында язылган мәкаләләре, алар 5елән оештырган интервьюлары аша үзен тощ җәмәгатьчелеккә таныта. 1999-2001 елларда ул — «Салават күпере» журналында эшли. 2003 елдан — «Сөембикә» журналында бүлек мөхәррире хезмәтендә.
1991 елда шагыйрәнең «Ышанасы килә» дигән беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә, «Кышкы канәферләр» дип исемләнгән икенче китабы 1999 елда, «Син — язган язмышым» дигән өченче китабы 2003 елда басыла. Шигырьләренең төп нигезен кеше язмышы, хатын-кыз гаме, гаилә, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар, күңел кичерешләре тәшкил итә, алар хисләрнең ихласлыгы, беркадәр моңсу-сагышлы аһәңе һәм тел бизәкләренең муллыгы белән укучыны җәлеп итәләр.
И.Иксанованың шигъри иҗаты 2006 елда С.Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек була. Шагыйрә шигырьләр белән беррәттән чәчмә әсәрләр — хикәяләр дә язгалый. Аның бу төр әсәрләре дә җитди-фәлсәфи эчтәлеге һәм теленең шигърилеге белән аерылып торалар.
И.Иксанова — 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2021 елның мартыннан – Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ышанасы килә: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. — 1116. — 10000 д.
Кышкы канәферләр: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. — 95 б. — 2000 д.
Син — язган язмышым: шигырьләр. — Казан: Матбугат йорты, 2003. — 95 б. — 1000 д.
Кырык кыл: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 239 б. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мортазин М. Ышанасы килә бу дөньяга // Татарстан яшьләре. —1991. — 13 июнь.
ТимбиковаК. Ихлас җан // Казан утлары. — 1992. — № 3. — 180-181 б.
Мөслимова Ф. Утларга салма мине… // Заман-Татарстан. — 1998. — 14 авг.
Гыйззәтуллин Р. Сөю калыр… // Мәдәни җомга. — 2001. — 20 июль.
Я һ у д и н Э. Мәхәббәт шагыйрәсе // Шәһри Казан. — 2006. — 9 май.
Җәлилова Г. «Мин — иң элек хатын-кыз…» // Шәһри Казан. — 2006. — 28 авг.
И ш м и е в а Л. Символлар сере // Казан утлары. — 2006. — № 12. — 139-142 б.


Язучылар