Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тимергалиев Зиннур

   Зиннур Фирдәвес улы Тимергалиев 1974 елның 14 июлендә Татарстанның Арча районы Сөрде авылында туган. 1991 елда Яңа Кенәр авылында урта мәктәпне тәмамлый.
1992–1994 елларда Грузия Республикасында хәрби хезмәттә була. 1996–2008 елларда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы органнарында хезмәт итә.
2008 елда, авырып китү сәбәпле, ялга озатыла. Хәзерге вакытта Арча шәһәрендә яши. Тату гаиләсе бар. Ике угыл, бер кыз үстерә.
Зиннур Тимергалиев әдәби иҗат белән ун елдан артык шөгыльләнә. Чәчмә әсәрләре «Казан утлары», «Идел» журналларында, «Шәһри Казан» газетасында дөнья күрә.
«Кичә яраттым» исемле китап авторы. Автор шулай ук шигырьләр, җырлар иҗат итә. «Алма кебек кызарма», «Ачуланма», «Мәхәббәт урамнары» һ. б. популяр җырлар авторы.
2018 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

Язучылар