Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мәһдиев Мөхәммәт

Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиев – Татарстан Республикасының халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме, укытучы.

Мөхәммәт Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә  Татарстанның  Арча районы Гөберчәк авылында мулла Сөнгатулла Мәһдиев  гаиләсендә дөньяга килгән. 1944 елда Сикертән авылындагы җидееллык мәктәпне һәм  1947 елда Арча педагогика көллиятен тәмамлый. Шул ук районның Сеҗе  урта мәктәбендә бер ел өлкән пионервожатый булып эшли, аннары, 1948–1950 елларда, хәзерге Саба районының Керәнле җидееллык мәктәбендә тарих фәне укыта. 1950–1954 елларда Балтик хәрби флотында хезмәт итә. Флоттан кайткач, 1955–1960 елларда Арча төбәге мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1959 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт педагогика институтының  тарих бүлеген тәмамлый. 1960 елда М. Мәһдиев Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә, һәм уңышлы тәмамлап, 1964 елда «Татар совет әдәби тәнкыйте (1917–1932)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Аспирантураны тәмамлаганнан бирле Мөхәммәт Мәһдиев университетның татар әдәбияты кафедрасында башта ассистент, өлкән укытучы, ә 1968 елдан доцент булып эшли. Ул – 1961 елдан КПСС члены иде.

Мөхәммәт Мәһдиев – иҗат юлын әдәбиятчы һәм әдәби тәнкыйтьче булып башлаган кеше. Аспирантурада укыган елларында ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү мәсьәләләре белән кызыксына башлый. 1960нчы еллар дәвамында республика матбугаты битләрендә шул темаларга багышланган бер төркем мәкаләләрен бастыра.

Язучы-прозаик буларак исә М.Мәһдиевнең исеме матбугатта бераз соңрак, 1960нчы елларның ахырларыннан күренә башлый. 1967 елны «Казан утлары»  журналының бишенче санында «Этюдлар» дигән гомуми баш астында аның беренче кыска хикәясе – әдәби парчалары басылып чыга, ә тагын бер елдан шул ук журнал битләрендә «Без – кырык беренче ел балалары» исемле беренче повесте дөнья күрә. Әлеге повесть укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алына. Шуннан соң иҗат ителгән күләмле әсәрләре – авыл тормышын,  сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордагы күмәк хуҗалык  чынбарлыгын, аның кешеләрен үзәккә алып, шул заманга хас күп төрле иҗтимагый, әхлакый-фәлсәфи проблемаларны рәссам күзе аша анализлаган, актуаль яңгырашлы, халыкчан рухлы «Фронтовиклар» (1972) романы, «Каз канатлары» (1975) романы, «Кеше китә – җыры кала» (1978), «Торналар төшкән җирдә» (1978), «Ут чәчәге» (1980), «Исәнме, Кәшфи абый!» (1982) кебек повестьлары белән М.Мәһдиев татар әдәбиятының алгы сафына баса. Мөхәммәт Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар. Ул әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм аны сәнгатьчә сурәтләү алымнарында гаять үзенчәлекле язучы.

Мөхәммәт Мәһдиев – драматургия жанрында да көчен сынап караган язучы. 1983 елда әдипнең хезмәткә бәйләнештә гаилә һәм әхлак проблемаларын яктырткан «Борчулы өч көн» исемле комедиясе К.Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә уйналды .

М. Мәһдиев 1983 елның гыйнварыннан РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем йөрткән.

«Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә» һәм «Бәхилләшү» повестьлары өчен ул 1990 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләтпремиясенә лаек була. 1993 елда исә халыкчан әдәби иҗаты өчен аңа Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «татарстан республикасының Халык язучысы» дигән мактаулы исемнәр бирелә.

1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Мөхәммәт Мәһдиев 1995 елда вафат була, туган авылы Гөберчәк зиратына җирләнә.

Китаплары:

  • Атадан бала яшь кала: Хикәяләр.– Казан: ТКН., 1969.– 726.15000. Рец.: Мостафин Р. Боз кузгала.– Кит.: Мостафин Р. Алга барышлый. Казан, 1977. 69–71 б.
  • Фронтовиклар: Роман.–Казан: ТКН., 1973.–328 б. 15000. Рец.: Миңнуллин Ф. Прозаның гражданлык йөзе.– Кит.: Миң-нуллин Ф. * * Якты юллар. Казан, 1975, 95–101 б.; Гыйззәтуллин Р. М. Мәһдиевнең «Фронтовиклар» романының идея-художество үзенчәлекләре.– Кит.: * Татар әдәбияты мәсьәләләре. 7 җыентык. Казан, 1976, 96–104 б. (Казан дәүләт пед. ин-ты. Гыйльми язмалар, чыг. 159); Мәһдиев М. Ни хәлең бар, Фатыйма?–Сов. мәктәбе. 1973, 43–> 46 б.; Галиуллин Т., Урманчиев Ф. Тормышның үзе кебек.– Кызыл таң, 1972, 5 авг.; Хөсни * Ф. Кешеләр, юллар, җырлар.–Соц. Татарстан, 1972, 1 июнь; Гыйззәтуллин Р. «Фронтовиклар» романында хатын-кыз образлары.– Казан утлары, 1976, № 1, 166– 168 б; Фәтхуллина Р. Кырык бишенче ел егетләре.– Казан утлары, 1976, № 12, 178–180 б.
  • Ай нигә йөри?: Кечкенә хикәяләр.– Казан: ТКН., 1976.–39 б. 10000.
  • Кеше китә – җыры кала: Хикәя һәм повестьлар.– Казан: ТКН., 1979.–272 б. 15000. Рец.: Мөхәммәдиев Р. Гадиләр, гадәтиләр….– Казан утлары, 1980. № 7, 177–181 б.
  • Ут чәчәге: Роман, повесть. [Ф. Миңнуллин кереш сүзе белән].– Казан: Тдткитнәшр., 1980.–424 б. 25000. Рец.: Мөхәммәдиев Р. Бәхетле очрашу.– Соц. Татарстан, 1980, 4 июль.
  • Торналар төшкән җирдә: Лирик повесть.– Казан: ТКН., 1983.– 224 б. 15000. Рец.: Юнысов В. Яшьлекне сагыну моңнары.– Казан утлары, 1982. № 11, 181–184 б.
  • Әдәбият теориясе: Сәнгать төре һәм идеология формасы буларак матур әдәбият. Урта мәкт. тел-әдәбият укытучылары, студ. һәм югары кл. укучылары өчен кулланма. Ред. И. 3. Нуруллин.– Казан: ТКН,, 1979.-– 88 б. 1 800. Лаисов Н. Н. һәм Ганиева Ф. Ә. белән бергә.
  • Мәҗит Гафури. (1880–1934): Тормышы һәм иҗат юлы турында кыскача очерк.–Казан: ТКН., 1980.–31 б. 2000.
  • Халык иҗаты әсәрләрен система итеп тикшерү тәҗрибәсе: (Мәкаль, табышмак, җырлар).– Казан: Казан ун-ты нәшр., 1982.– 112 б. 660. А. Яхин белән бергә. Болыная земля под крылом: Роман/Пер. Е. Леваковской.– М.: Современник, 1974.–285 с. 100000.
  • То же.–2-изд. (под названием: Фронтовики) Казань: Таткнигоиздат, 1983. –303 с. 100000. (Б-ка татарского романа). Рец.: Галиуллин Т., УрманчеевФ. Радость сопереживания.-– Сов. Татария, 1974, 6 янв.; Петров А. Издано в Москве.– Сов. Татария, 1975, 19 янв.

Мальчишки сорок первого: Повесть /Пер. с татар. Э. Салиховой.– Казань: Таткнигоиздат, 1974.–78 с. 50000. Рец.: АхунзяновИ. Автора надо уважать.– Сов. Татария, 1974, 8 мая; Сафиуллина Ф. Язучының тел осталыгы һәм тәрҗемә.– Казан утлары, 1974, № 9, 186–188 б. Летят гуси: Роман и повесть /Авториз. пер. с татар. Ю. Галкина.– М: Современник, 1979.– 320 с.– (Новинки «Современника») 50 000. Мы – дети сорок первого года: Повесть /Пер. Р. Ахунова.– М.: Дет. лит., 1981.–143 с., ил. 100000. Рец.: Авдеев А. С доброй улыбкой.– Сов. Татария, 1982, 28 февр.

  • Татарская советская литературная критика (1917–1932): Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. филол. наук.– Казань, 1964.–24 с. (Казан, ун-т) 120.
  • Маджит Гафури. (1880–1934): Крат. очерк жизни и творчества: К 100 летию со дня рождения.– Казань: Таткнигоиздат, 1980.–23 с., портр. 2000.

 

Язучылар