Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыймадиев Алмаз

Алмаз Марс улы Гыймадиев 1972 елның 20 июлендә Биектау районы Зур Битаман авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1988 елда мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаганнан соң,  Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләре факультетында югары белем ала.

1991–96 елларда “Сабантуй” балалар газетасында әдәбият бүлегендә эшли. 1996–97 елларда Әтнә районы администрациясендә культура бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара. 1997–2014 елларда – “Казан утлары” журналында җаваплы секретарь. 2014 елдан алып бүгенге көнгә кадәр ул –“Акчарлак”  газетасының баш редакторы.

Үткән гасырның 90 елларыннан башлап А.Гыймадиевның балалар, үсмерләр өчен язылган хикәяләре, повестьлары, мәкаләләре көндәлек матбугат битләрендә даими басылып  килә.  Аның кырыкка якын шаян хикәяне туплаган “Тә-нә-фес яки маҗаралы хәлләр” исемле беренче китабы  – 1997 елда, “Хуш, Тамчыгөл!” исемлесе 2000 елда   Татарстан китап нәшриятында басыла. 2003 елда “Татар балалар әдәбияты” исемле күмәк җыентыкта (“Хәтер” нәшрияты), 2004тә “Балачакта калабыз” (Татарстан китап нәшрияты) исемле күмәк җыентыкта А.Гыймадиевның кыска хикәяләр тупланмасы дөнья күрә.

А.Гыймадиев иҗатының үзенчәлекле ягы – күп сүз белән мавыкмавы. Бала-чага озын, озак сөйләп торганны яратмый. Аңа күрсәтеп бирү кирәк. А.Гыймадиев көн дә булып торган хәлләрне йомшак юмор, урыны белән чәнечкеле юллар аша сурәтли. Хикәя геройларын нинди генә шартларда очратмыйбыз: мәктәптә, шәһәр урамында, авыл болын-кырларында, галәмдә һ.б. Кыска гына хикәяләрдә без ул геройларның бер-берсенә мөнәсәбәтләрен, холыкларын, портретларын хәтерләп калабыз. Нинди дә булса бер хикмәт ясап куйган бу балаларның көлкегә калуын автор ышандырырлык итеп бирә. Балаларның шуклыкларын, тапкырлыкларын, самимилекләрен, хәтта алар телендәге жаргон сүзләрне дә бик белеп, урынлы файдалана. Әмма бу хикәяләр коры шаяруга гына корылмаган, аларның эчке мәгънәсе бар, укучы рухына йогынты ясарлык гыйбрәтле хәлләр алар.

2001 елда А.Гыймадиевка беренче ике китабы һәм “Сабантуй” газетасында басылган язмалары өчен Ш.Маннур исемендәге премия бирелә.

2005 елда “Мәгариф” нәшриятында бер повесть һәм дистәләп шаян хикәяне үз эченә алган  “Без андый малай түгел!”,  2006 елда Татарстан китап нәшриятында  “Ниязның рекордлар китабы”, 2013 елда шулай ук  Татарстан китап нәшриятында “Телефонлы кәҗә” исемле китаплары дөнья күрә.

2007 елда балалар әдәбиятындагы казанышлары өчен  А.Гыймадиев Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең  Абдулла Алиш исемендәге премиясе белән бүләкләнә.

Татарстан китап нәшриятында 2019 елда балалар өчен – “Селфи таягы”, 2022 елда олылар өчен сатирик хикәяләрдән торган “Юләрләр авылы” исемле китаплары  дөнья күрә.

2022 елда “Көмеш кыңгырау” газетасының һәм Татарстан Язучылар берлегенең  Шәүкәт Галиев исемендәге премиясе белән бүләкләнә.

Ул – 1995 елдан Татарстан Журналистлар берлеге һәм 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар