Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әхтәмова Гөлзада

Шагыйрә Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмова 1941 елның 15 декабрендә Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Шул авылның урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Сарапул шәһәренә китеп, берникадәр вакыт төзелештә эшче, аннары кибеттә сатучы һәм балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп ала. 1963–1969 елларда Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетында укый. Факультетның рус-татар бүлеген тәмамлагач, шул ук институтта алты ел буе библиограф вазифаларын башкара. 1975–1984 елларда Себер якларында яши – Эвенкиядә геофизик эзләнүләр экспедициясендә техник-геофизик хезмәтен дә, соңгы өч елында параллель рәвештә рус теле һәм әдәбиятыннан мәктәптә дәресләр дә алып бара.
1984 елда Г.Әхтәмова Татарстанга кайта, Алабуга шәһәрендә төпләнеп, әүвәл Алабуга сәяхәтләр һәм экскурсияләр бюросында методист булып эшли. 1986 елдан башлап ул укытучылык хезмәтендә – мәктәптә татар теле укыта һәм мәктәп китапханәсе мөдире вазифаларын башкара.
Республика көндәлек матбугатында исеме бик еш күренмәсә дә, узган гасырның туксанынчы елларында Чаллының «КамАЗ» нәшриятында Г.Әхтәмованың бер-бер артлы дүрт шигъри китабы һәм тарихи чыганакларны өйрәнеп язылган «Борынгы Алабуга» һәм «Алабугам минем» исемле тарихи очерклары басылып чыга. 2004 елда исә Казанда аның сайланма лирик һәм балалар өчен язган шигырьләре тупланган «Йөрәгемдә яшен» дигән күләмле җыентыгы дөнья күрә.
Г.Әхтәмова – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар