Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

90 яшен тутырган Лирон Хәмидуллинның тормыш СӘХИФӘЛӘРЕ

Шушы көннәрдә татар әдәбияты, мәдәнияте тарихчысы, тәрҗемәче, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Лирон Хәмидуллинга 90 яшь тула.

Берничә көн элек Лирон аганың өендә булып, гәпләшеп, гомер мизгелләрен күздән кичереп утырдык (вакыт-вакыт әңгәмәбезгә аның хатыны Дания апа кушылды). Керә-керешкә үк диярлек әдип миңа әле генә табадан төшкән «Ерактагы ак җилкәннәр» дигән яңа китабын бүләк итте. Әдип гомере буе татарның инде шактый еракта калган, нигездә  XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында яшәгән мәшһүр һәм онытыла төшкән шәхесләрен – ак җилкәннәрен барлады. Чәчләрен көмеш сарган ил агасы –  үзе дә ак җилкән ләбаса. Дөрес, якындагы ак җилкән. Күңел күзе томаланмаганнарга тынгысыз, ярсулы тормыш диңгезендә ак җилкәннәр юл күрсәтеп тора. Ак җилкәннәрен җуймаса, барлап, өйрәнеп торса, милләтебез беркайчан да бетмәячәк, югалмаячак. Әйдәгез, шул ак җилкәннәребезнең берсе булган Лирон аганың тормыш сәхифәләрен үзе белән бергәләп күздән кичерик әле.

Беренче сәхифә

1939 елның март ае башлары иде. Мин – җиденче яшькә чыккан малай. Туган авылыбызга – Ульян өлкәсенең Иске Төгәлбуга авылына олуг артист, мәшһүр якташым, авылдашым Фәйзулла Туишев концерт куярга кайтты. Мәшһүр авылдашымның сәхнәдә виртуозларча уйнавын күргәннең соңында минем дә гармун дип саташуларымны сөйләп тә бетерерлек түгелдер. Әти, мәрхүм, минем елау-сыктауларыма түзмәде булса кирәк. Фин сугышыннан кайткач, 1940 елның җәй башында минем кулыма Самарадан өр-яңа тальян гармун кайтарып тоттырды. Әмма мин гармунчы булып китә алмадым. Өйрәтүче дә булмады. Тиздән Бөек Ватан сугышы башланды. Ике ел тулмастан, аның батырларча сугышып һәлак булуы турында хәбәр килде. Бер яз көнендә, чәчүлек бәрәңге җитмәгәч, ул өр-яңа тальянкамны әни берничә пот бәрәңге исәбенә сатып җибәрергә мәҗбүр булды.

Икенче сәхифә

1943 елның җәендә әтинең үле хәбәре килде. Ноябрь аенда, миңа унбер тулгач, әнинең туган ягына –  Оренбург өлкәсенең Новосергеевск районындагы Иске Актау (Иске Белогор) авылына кайтып киттек. Әнинең апасының да ире үлгән, хәбәре килгән: әйдә, кайт, биш малайны бергә тәрбияләп үстерербез, дип язган.  Без – өч малай, анда – икәү. Ике мәртәбә поезддан  поездга күчеп утырып, атна буе кайттык. Әни өч буханка ипи алган иде. Шул коткарды безне. Уфадан китә алмыйча тәүлек буе тордык. Дежур хатынга һәм кассирга берәр буханка ипи биргәч, безне икенче бер поездга утыртып җибәрделәр. Кинел дигән станциядә теге өченче буханка ипинең дә ярдәме тиде. 11 ноябрьдә кузгалган идек, унҗидесендә кайтып кердек.

Өченче сәхифә

Мәктәпне уңышлы тәмамладым. Энекәшләр кечкенә булу сәбәпле, укырга тиз генә китә алмадым. 1949 елны авылдан 460 чакрымдагы Актүбә дигән казах шәһәренә укырга киттем. Моның тарихы бик кызыклы. Безнең авылныкылар педучилищега укырга йөри иде. Мин дә шунда барып, имтихан биргән идем. Урыс теленнән «өчле» куйганнар. Очраклы рәвештә, укучылар җитмәгәнен ишетеп, Актүбәдәге тимерьюлчылар техникумына укырга барып кердем. Аны бик яхшы билгеләренә тәмамладым. Мин бетереп киткән елны анда язучы Раул Мирхәйдәров укырга килгән.

Дүртенче сәхифә

Укып бетергәч, Орск шәһәрендә тимерьюлчылар идарәсендә бригадир булып урнаштым. Бер ел бригадир, өч ел мастер булып эшләдем. Шунысы яхшы: бригадирга шунда ук фатир бирәләр. Кичләрен Мәскәү политехника институтының Орск филиалында югары техник белем алдым. Биредә Мулланур Вахитов исемендәге атаклы китапханә бар иде. Даими шунда йөрдем. Хәтта ара-тирә тулай торакларга барып, татар шигырьләрен сөйләп, татар җырларын җырлап концерт куя идек. Армиядә хезмәт иткәндә, Актүбәдә газеталарда мәкаләләр бастыра башлаган идем. Иҗатымны Орскида да дәвам иттем. Шәһәрдә татар мәктәбе бар иде. Шунда завуч булып эшләүче авылдашым Мәрхәбә апа мине Дәрдмәндне күреп белгән кешеләр белән таныштырды. Дәрдмәнд соңгы өч елын шунда яшәгән. Хатыны Мәхүбҗамал Борнаева – шул ук Орск кешесе. Шулай итеп, Дәрдмәнд, Мирхәйдәр Фәйзи турында шактый күп мәгълүмат тупладым. Әле Мирхәйдәр Фәйзинең бер кулъязма китабын туганнарыннан алып мирасханәбезгә  тапшырдым.

Бишенче сәхифә

Безнең авылда элек-электән татар һәм урыс мәктәбе, татар мәчете һәм урыс чиркәве бар иде. Елганың аръягында хәзер дә Пенза ягыннан күчерелгән урыслар яши. 1960 елны татар мәктәбен урыс мәктәбенә куштылар. Татарстаннан читтәге татар мәктәпләрен Сталин бетерде, дип ялгыш әйтәләр. Чынбарлыкта татар мәктәпләрен бетерү Хрущев заманында, 1957 елда башланды. Югары Советның 1957 елның апрель сессиясендә, милли республикалардан читтә булган авылларда мәктәпләрнең язмышын ата-аналар хәл итә, дигән карар чыгарылды. Шул ук елда өлкәдәге милли мәгариф буена инспекторлар штаты бетерелде. Ике ел да үтмәде, өлкәдәге өч педучилищены да яптылар, Оренбург һәм Орск пединститутындагы татар, башкорт бүлекләре дә ябылды. 1960 елда бөтенесе бетте. Мин архивларга кереп, шул еллардагы газеталарны карап чыктым. Татарстан, Башкортстан, Чуашстаннан ичмасам бер депутат каршы чыксын! Менә хәзер дә татар теле дәресләрен ата-аналар теләге дигән сылтау белән кыскарталар.

Алтынчы сәхифә

1961 елны Казанга килдем. Иң әүвәл тимерьюлчыларга мөрәҗәгать иттем. Кукмарага мастер булып барырга тәкъдим иттеләр. Барасы килми. Сезгә тимерьюлчы кирәкмиме, дип трамвай-троллейбус идарәсенә барган идем. Шунда ук участок башлыгы итеп кабул иттеләр. Аннары инженер, баш инженер итеп билгеләделәр. 1966 елны партком секретаре итеп сайлап куйдылар (шушында сүзгә Дания апа кушыла. «Бервакыт Дәрвишләр бистәсендә, Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында Вафирә Гыйззәтуллина концерты булды. Шул концерттан соң Лирон мине озата кайтты. Бер-беребезне белә идек. Ул безне трамвай йөртүчеләр курсында укытты. Озак йөрмәдек.  1967 елның 22 октябрендә, аның туган көнендә никах укыттык та бергә тора башладык. Йөри торган кызлары бар иде. Кайчагында концертлардан соң мине озатмыйча, башканы озата китә иде. Егетләрнең холкын чамалавы кыен. Ул вакытта миңа – 21 яшь, Лиронга – 35 яшь. Минем авылга – Күнгә кыз сорарга кайткач, туганнарым, ялгышмыйсыңмы, артыннан, балаларын ияртеп, хатыны килмәсме, диде…  Лирон да йоклап йөрми: «Татарстан яшьләре» газетасы каршында Гали Хуҗиев оештырган яшь язучылар  түгәрәгендә йөрүче Күн авылы егете Мөхәммәт Садыйковтан («Татмедиа» җәмгыяте җитәкчесе Шамил Садыйковның әтисе) кызның нәсел-нәсәбен сораштырган була). Менә уртак тормыш коруыбызга 55 ел тула», – дип сөйли ул).

Җиденче сәхифә

Миңа Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры булып уналты ел эшләү насыйп булды. Хәсән Сарьяннан башка моңарчы берсе дә Мәскәү белән юньләп эш итмәгән, аралашмаган.  Югыйсә язучылар оешмасы турыдан-туры Мәскәүдән акча ала. Язучыларның көнкүрешен, сәфәр-командировкаларын кайгырту Мәскәү аша үтә. Бик җаваплы вазыйфа, әлеге вазыйфаны синнән дә яхшырак башкаручы булмас, дип өлкән язучылар 1967 елны мине шушы эшкә күндерде. Мин аннан берлеккә ике мәртәбә машина алдым, Фонд аша йөздән артык язучының торак шартларын яхшыртык. Мәскәүдә әдәби курсларда укырга мөмкинлек бар, дигәч, гариза язып, эштән киттем. Тик кемнәрнеңдер интригасы аркасында бу ниятем тормышка ашмады. Шуннан китап нәшриятына мөхәррир булып эшкә алдылар. Фондта эшләгәндә унлап рецензия язган, бер-ике китапны редакцияләп чыгарган идем. Аннан пенсиягә киттем. Берәр ел өйдә утырдым микән? Яңа ачылган Энциклопедия институтына галимнәрне, мөхәррирләрне җыя башладылар. Анда башта Рәис Даутовны алдылар. Рәис мине тәрҗемә секциясенең мөдире итеп тәкъдим иткән. Тик мин, авыру әнине карыйсы булганга, гади фәнни хезмәткәр булып, нигездә өйдә эшләдем.

Сигезенче сәхифә

Язучылар берлегендә эшләгәндә, безгә казахлар, үзбәкләр, каракалпаклар килеп йөри иде. Мин азмы-күпме казахлар белән аралашкач, телләрен белгәч, алар белән элемтәне яхшыртуны миңа тапшырдылар. Гомумән, казах, үзбәк, каракалпак әдипләренең әсәрләрен бик теләп тәрҗемә иттем. Шулай ук татар әдәбияты үрнәкләрен тугандаш төрки телләрдә һәм урыс телендә чыгаруга күп көч куелды. Казахча «Татар повестери» җыентыгы, үзбәкчә «Йилләр вә йуллар», каракалпакча «Татар гүрриңлери» хикәя тупланмалары – әдәбиятларыбыз багланышларын раслаучы хезмәтләр.

Тугызынчы сәхифә

Минем хикәя-повестьларым, эссе-очеркларым байтак басылды. Төп эшчәнлегем Оренбург төбәгендә яшәп иҗат иткән шәхесләрнең, аерым алганда, Дәрдмәнднең тормыш юлын  барлау-өйрәнү булды. Бөек шагыйребезнең тууына йөз ел тулганда, 1959 елда ук аның иҗаты, шигъри мирасы хакында зур сүз әйтелде. Мөхәммәт ага Гайнуллинның «Совет әдәбияты» журналында шушы уңайдан басылган мәкаләсен әйтүем. Шуннан башлап аны тәрҗемә иттеләр, чыгардылар да. Мин – аның биографиясен, тормыш юлын барлаучы.  Бу җәһәттә миңа Гомәр аганың улы Зөфәр Бәширов аеруча нык булышты. 2003 елда чыгарган «Дәрдмәнд» фотоальбомы – икебезнең уртак хезмәт җимеше

Унынчы сәхифә

Узган ике гасыр аралыгында Оренбург төбәгендә иҗат иткән кайберәүләрнең әдәби эшчәнлеге, әдәби талпынышлары күп очракта телгә дә алынмый. Шундый шәхесләрдән Габдрахман Дәүләтшин-Хөсәенев, Шакир Мөхәммәдьяров, Ярулла Вәлиев, Габдерәүф Ниязбаев, Тимерша Соловьёв-Саллави, Гомәр Каргалый, Кәбир Бәкер, Заһид Шәркый-Йосыпов, Төхфәт Ченәкәй-Самави мираслары әле һаман татар дөньясыннан читтә кала сыман. Милләтебез яңа тормышка кергән чакта шактый зур эшләр башкарган, туган телебездә яңадан-яңа газета-журналлар оештырган, милли телдә укытучы югары уку йортларын булдыруга үз өлешләрен керткән мондый бөек шәхесләребезне онытмасак иде.

“Ватаным Татарстан” Рәшит Минһаҗ 


Язучылар

Туган көннәр

Ноя
11
Ср
Ноя
15
Вс
Гөлзадә Әхтәмова
Ноя
16
Пн
Ноя
19
Чт
Наил Ишмөхәммәтов