Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Юзеев Салават

Салават Илдар улы Юзеев 1960 елның 2 февралендә Казан шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев гаиләсендә туа.

1982 елда Казан дәүләт университетының хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетын тәмамлый. 1999 елга кадәр ул Казан җитештерү предприятиеләрендә инженер-программист булып эшли. 1999 елдан «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясендә башта редактор, аннан соң режиссер вазифаларын башкара. 2004 елдан Татарстанның Иҗтимагый Инновацион фондының «Инновация» студиясендә режиссер.

Ул әдәби эшчәнлеген әтисе Илдар Юзеевның шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итүче буларак башлап җибәрә, соңрак башка шагыйрьләрнең әсәрләрен дә тәрҗемә итә. Казан дәүләт университеты каршындагы шагыйрь Николай Беляев җитәкләгән «АРС» иҗат ерләшмәсенә, А.М.Горький музее каршындагы шагыйрь Марк Зарецкий җитәкләгән әдәби берләшмәгә йөри.

С.Юзеевның беренче тәрҗемә мәкаләләре 1982 елда «Литературная Россия» газетасында дөнья күрә, ә тәүге тәрҗемә шигырьләре 1983 елда «Комсомолец Татарии» газетасында басыла. Аның үз шигырьләре «Каюткомпания» (Казан, 1987), «Стихи казанских студентов» (Казан, 1989), «Посмертная маска века» (Казан, «Цивилизация» нәшрияты, 2001) исемле җыентыкларда һәм шигъри альманахларда укучыларга барып ирешә.

1987 елда С.Юзеевның тәүге хикәясе «Вечерняя Казань» газетасында («Не в своем теле») дөнья күрә. Соңгы елларда «Идель», «Казань» журналларында хикәяләр һәм повестьлар циклыннан «Аве, Цезарь!», «Сквозняк тишины», «Рядовой Хузин» басылып чыга. Авторның «Клавка», «О тех, кого нет», «Записки эпохи раннего телевидения», «А сколько тебе лет?» хикәя-повестьлары берничә тапкыр «Русский переплет», «Топос», «Заповедник» исемле интернет-журналларга тәкъдим ителә. 2000 елда хикәяләр циклы «Театр теней» (Казан, «Цивилизация» нәшрияты) альманахында басылып чыга.

2001 елда Татарстан китап нәшриятында Салават Юзеевның «Я остаюсь здесь» исемле проза китабы нәшер ителә. Әлеге китап Татарстан Язучылар берлеге һәм Милли китапханә үткәргән «Ел китабы – 2001» бәйгесендә призлы урын яулый.

2003 елда Салават Юзеев «Нью-Йорк программасы»ның «Әдәбият» номинациясендә катнаша һәм Нью-Йоркның шигъри клубында, Санта Фе шәһәренең Сәнгать институтында чыгыш ясый.

1999 елдан С.Юзеев автор һәм режиссер буларак телевидение һәм документаль кино өлкәсендә эшли. Ул татар халкының бөек шәхесләре Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Р.Фәхретдинов, М.Бигиев, Х.Габәши, С.Максуди һ.б. турында егермедән артык документаль фильм төшерә.

2004 елны татар тарихы турында уйлануларга корылган «Китмибез!» исемле фильм дөнья күрә.

2006 елда ул «Сквозняк тишины» исемле китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Державин исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

С.Юзеев – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ничего не бойся!: стихи. – Казань: Цивилизация, 2000. – 112 с. – 5000 экз.

Я остаюсь здесь: повесть, рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2001. – 146 с. – 2000 экз.

Сквозняк тишины: повести, рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. – 198 с. – 2000 экз.


Язучылар