Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ахунов Гариф

Прозаик, драматург, публицист һәм күренек­ле җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахунов (Гарифҗ­ан Ахунҗан улы Ахунов) 1925 елның 18 сентяб­рендә Татарстанның Арча районы Өчиле авылын­да (хәзерге вакытта ул авыл юк) крәстиян гаилә­сендә туа. Аның әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче совет активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крәстияннәр арасында зур оештыру эшләре алып бара һәм шул эшләре өчен 1931 елда кулаклар тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре ка­рап үстерә. Күрше Казанбаш авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алган­нан соң, Гариф 1940 елда Арча педагогия училищесына укырга керә. Ләкин Ватан сугышы башланып, гаиләнең хәле бик мөшкелләнгәч, Гариф ихты­ярсыз эшләнгән бер «җинаяте» аркасында зур бәлагә очрый: колхоз кырын­нан өенә рөхсәтсез бер күтәрәм бәрәңге алып кайтканы өчен аны хөкемгә тартып, өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Яшүсмер егет хөкем мөддәтен Ерак Көнчьпъпнта хезмәт белән төзәтү лагеренда уза. Кайткач, 1946 елның көзеннән училищеда өзелгән укуын дәвам иттереп, 1947 елда аны тәмамлап чыга. Аннары, Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүле­генә укырга керә.
Г.Ахуновның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре дә нәкъ менә шушы студентлык елларына туры килә. 1951 елда «Үсү юлы» альмана­хында яшь авторның «Галләм сорау бирә» исемле тәүге хикәясе басылып чыга. Ул шулай ук газета-журналларда очерклары, рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән күренә башлый. Шул ук 1951 елда, универси­тетның соңгы курсында укыган чагында, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә ала­лар. Мондагы хезмәтен ул университетны тәмамлап чыкканнан соң да дәвам иттерә – алты ел буе анда әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире һәм журналның җаваплы сәркәтибе вазифаларын башкара. Журналда эшләү яшь каләмнең иҗади сәләтен ачып җибәрүдә һәм әдәби осталыкка өйрәнүдә үзенә күрә бер мәктәп ролен үти. Бу елларда ул күп кенә хикәя­ләрен, беренче күләмле әсәре булган «Яшьлек яме» (1955) повестен иҗат итә. И.Гази, Г.Әпсәләмов, Ә.Давыдов, Г.Бәширов, Ш.Маннур, С.Баттал кебек танылган язучылар турында әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен һәм иҗат портретларын бастыра.
1956 елның көзендә Гариф Ахунов, Татарстан Язучылар берлеге идарә­се тәкъдиме белән, республиканың нефть үзәге Әлмәт шәһәрендә берьел­лык иҗади командировкада була, ә 1957 елдан гаиләсе белән бөтенләй шунда күчеп китеп, ун елдан артык нефтьчеләр арасында яши, аларның хезмәт казанышларын һәм көндәлек тормышларын өйрәнә. Шул җанлы тормыш материалы нигезендә әүвәл күпсанлы очерклар, публицистик мәкаләләр, хикәяләр, кечкенә повестьларын яза (җыентыклар: «Еллар ча­тында», 1959; «Хыялый Хәйрүш егетләре», 1965; повестьлар: «Артышлы тау буенда», 1960; «Канатлар кая илтә?», 1967), аннары зур күләмле әдәби әсәрләреннән «Хәзинә» (1963) һәм «Хуҗалар» (1968) исемле романнарын иҗат итә. Татарстан төбәгендә нефть хәзинәсе табылудан татар халкының яшәешенә, көнкүрешенә килгән үзгәрешләрне, шул яңача шартларда төрле буын һәм төрле кәсеп ияләре арасында күзәтелгән катлаулы социаль һәм әхлакый мөнәсәбәтләрне реалистик буяуларда сәнгатьчә гәүдәләндергән бу дилогия әдәби җәмәгатьчелектә алтмышынчы еллар татар прозасына яңалык алып килгән, аны яңа тормыш материалы һәм яңа геройлар белән баеткан әсәр итеп бәяләнә. Тиздән роман рус теленә дә тәрҗемә ителә һәм Казан, Мәскәү нәшриятларында кат-кат басылып, Татарстан нефтьче­ләрен бөтенсоюз аренасына алып чыга. Дилогиянең аеруча беренче – «Хәзинә» романы популярлык казана. 1977 елда бу роман буенча Сверд­ловск (Екатеринбург) киностудиясендә шул исемдәге нәфис фильм да эшләнә, ә соңрак, 1983 елда, «Кояшның да үз оясы була» дип исемләнгән инсценировка рәвешендә (авторы М.Шиһапов) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела.
Г.Ахуновның Әлмәт чоры әдәби иҗат өлкәсендәге уңышлары белән генә түгел, иҗтимагый активлыгы белән дә игътибарга лаек. 1963 елның мартында Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәсмиләштере­леп, ул оешманың беренче җаваплы җитәкчесе буларак (1963-1965 һәм 1967–1968), Г.Ахунов нефть төбәгендә яшәүче язучыларны иҗади кол­лективка туплау, яңа яшь әдәби көчләрне эзләп табу һәм тәрбияләп үстерү юнәлешендә мөһим эшләр башкара, шул чорда ике тапкыр Әлмәт шәһәр советына депутат итеп сайлана.
Татарстан әдипләренең җиденче корылтаеннан соң республика Язу­чылар берлегенең җаваплы сәркәтибе итеп сайлануы сәбәпле, Г.Ахунов 1968 елда Казанга кайта. 1972–1974 елларда ул «Казан утлары» журналы­ның баш мөхәррире булып эшли. 1974 елның май аенда узган сигезенче корылтайда исә каләмдәшләре аны Татарстан Язучылар берлеге идарәсе­нең рәисе итеп сайлыйлар. Идарә рәисе булып Г.Ахунов тугызынчы ко­рылтайда да (1979) сайлана һәм бу хезмәтен 1984 елның маена кадәр дәвам иттерә. 1974–1984 елларда ул шулай ук СССР Югары Советында Татар­станнан сайланган депутат вазифаларын башкара.
Күптөрле административ һәм җәмәгать эшләре белән даими мәшгуль булуына карамастан, Г.Ахунов үзенең иҗат активлыгын да киметми. Җит­мешенче еллар дәвамында аның бер-бер артлы «И кадерле туган як» (1968-­1970) исемле тарихи-публицистик китабы (М.Зарипов белән бергә языл­ган), «Чикләвек төше» (1971), «Олы юлга сәяхәт» (1974), «Ардуан батыр» (1975), «Без бит Арча яклары» (1978), «Йолдызлар калка» (1979) кебек әдәби, документаль һәм автобиографик китаплары нәшер ителә. Алтмы­шынчы еллар авылы тормышы материалына нигезләнеп язылган һәм җи­тәкче урында эшләүче хакимият кешесенең рухи ныклыгын, кыю, прин­ципиаль характерын сәнгатьчә калку итеп, ышандырырлык итеп сурәтләгән «Чикләвек төше» повесте һәм элегрәк язылган «Хәзинә» романы өчен Г.Ахунов 1973 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1978, 1986 елларда әдипнең өч кисәкле роман итеп уйланыган «Идел кызы» исемле трилогиясенең беренче ике китабы басылып чыга. Әсәрдә автор катлаулы тормыш юлы үткән төп каһарманнарының язмышы аша 1900–1930 еллар эчендә Урта Идел төбәкләрендә булып узган зур тарихи вакыйгаларның һәм иҗтимагый-социаль процессларның җанлы картина­сын күз алдына китереп бастыра. Кызганычка каршы, язучы иҗат мира­сының төп әсәрләреннән булган һәм тарихи үткәнне яңача, чын объектив күзлектән чыгып яктыртуны максат итеп куйган бу трилогиянең өченче кисәге язылмыйча кала.
Сиксәненче елларның икенче яртысында һәм туксанынчы еллар дәва­мында әдип, илдә барган демократик үзгәрешләр белән рухланып, үзе ки­чергән тормыш материаллары нигезендә, авылда үзгәртеп кору чоры ва­кыйгаларына багышланган «Гомер юлы» романын, «Эт патша», «Соңар­ган мәхәббәт» исемле кече күләмле ике повестен һәм өч кисәктән торган «Тимерханның күргән-кичергәннәре» дигән документаль әсәрен иҗат итә.
Г.Ахуновның әдәби мирасында Казанда Татар академия театры, К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театры, Әлмәт, Минзәлә драма театр­лары сәхнәләрендә кат-кат куелып, заманында тамашачының игътибарын җәлеп иткән берничә пьесасы да бар: «Чулпы җыры», «Утлар яна учакта», «Тынгысыз йөрәк» (Ф.Мостафин белән бергә язылган), «Чикләвек төше», «Ардуан батыр» (шул исемнәрдәге повестьлар буенча инсценировкалар), «Ак­чарлаклар» (Ш.Камалның шул исемдәге повесте буенча инсценировка) һ.б. Әдип шулай ук күпсанлы әдәби һәм истәлек язмалары, әдәби тәнкыйть мәка­ләләре («Әдәби язмышлар», «Чишмәләр белән сөйләшү» исемле җыен­тыклар, 1970, 1985) һәм әдәби тәрҗемә китаплары белән дә укучылар ара­сында киң таныла. Аерым алганда, ул татар теленә В.Закруткинның «Пла­вучая станица» («Йөзмә станица», 1953) романын, А.Макаренконың «Педа­гогик поэма»сын (1957), Рабиндранат Тагор «Хикәяләр»ен (1960), М.Шо­лоховның «Тихий Дон» («Тын Дон») эпопеясының икенче, дүртенче китап­ларын (1964, 1965), Татар дәүләт академия театры өчен Н.Погодин, А.Ост-ровкий һәм башка драматургларның пьесаларын тәрҗемә итә.
Г.Ахуновның проза әсәрләреннән күбесе русчага тәрҗемә ителә, хикәя һәм повестьлары украин, үзбәк, кыргыз, мари, чуаш, якут һ.б. телләрдә ба­сыла, «Хәзинә» романы казакъча һәм төрекмәнчә тәрҗемәдә нәшер ителә.
Әдәбият өлкәсендәге казанышлары һәм иҗтимагый тормыштагы ак­тив эшчәнлеге өчен Г.Ахунов 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1981 елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, 1972 елда аңа «Россия­нең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, ә 1993 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән ул «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мәртәбәле исемгә лаек була. Әдип шулай ук 1998 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академи­гы дигән мактаулы исем йөртә.
Гариф Ахунов 2000 елның 4 июнендә Казанда вафат була һәм туган ягы Арча зиратына җирләнә.
Г.Ахунов – 1957 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар