Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Түрәй Әбүзәр

         Әбүзәр Түрәй (Әбүзәр Зариф улы Түрәев) 1906 елда хәзерге Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Татар Семчукие авылында туа. Яшьтән ятим калып, Ленинград шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнә, шунда урта белем ала. Узган гасырның егерменче еллары башында Ә.Түрәй Казанга килә, Татсоюзда эшли һәм укуын дәвам иттерә. 1929–1930 елларда Кызыл Армия сафларына алынып, «Кызылармеец» газетасы редакциясендә хезмәт итә. Соңыннан «Атака» журналының секретаре булып эшли.

          1932 елда ул, табиблар тәкъдиме белән, авылга китә һәм 1938 елга кадәр Әлмәт, Баулы мәктәпләрендә тел-әдәбият укыта, мәктәп директоры була.

          Ә.Түрәй 1925 елдан яза башлый. Беренче шигырьләре шул чорның газета-журналларында, «Чәчәк атканда» исемле күмәк җыентыкта (1928) дөнья күрә. 1930–1932 еллар арасында кечкенә күләмле «Ала бозау», «Барыр юллар», «Бишне – дүрттә», «Спортчылар», «Сыйныфташ» исемле шигъри җыентыклары һәм «Комбат Сафин» дигән поэмасы аерым китап булып басыла. Бу әсәрләр утызынчы еллардагы социалистик төзелеш алдынгыларының хезмәт пафосын, ярыш һәм ударчылык хәрәкәтен тасвирлавы белән характерлы.

          Ә.Түрәй 1938 елда Баулыда вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ала бозау: шигырь. – Казан: Татиздат, 1930. – 8 б. – 10000 д.

Барыр юллар: шигырьләр. – М.: Центриздат, 1931. – 45 б. – 12000 д.

Бишне . дүрттә: шигырьләр. – Казан: Татиздат, 1931. – 20 б. – 5000 д.

Спортчылар: шигырь. – Казан: Татиздат, 1931. – 12 б. – 10000 д.

Сыйныфташ: шигырьләр. – Казан: Татиздат, 1931. – 32 б. – 3000 д.

Комбат Сафин: поэма. – Казан: Татиздат, 1932. – 23 б. – 8000 д.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин