Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сәлах Рифат

Рифат Сәлах (Рифат Гали улы Сәлахов) 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында эшче һәм укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлый һәм 2004–2009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала.

Р.Сәлах тел-әдәбият белән мәктәптә укыганда ук кызыксына башлый. Беренче шигырен бишенче сыйныфта яза. Унынчы-унберенче сыйныфларда белем алганда, район газетасында шигырьләре басыла башлый. Тел һәм әдәбият буенча олимпиадаларда катнаша.

Ул 2004 елдан актив иҗат итә башлый. Казан дәүләт университетының «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсендә чыныгу ала. 2007–2009 елларда әлеге берләшмәнең студентлар ягыннан җитәкчесе була. Студент чагында Казан дәүләт университетының татар студентлары газетасы «Тәрәзә»не чыгаруда катнаша. 2006–2009 елларда әлеге газетаның баш мөхәррире урынбасары булып эшли. Татарстан Республикасы Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгының «Идел» яшьләр үзәге оештырган «Иделем акчарлагы – 2005» конкурсында шигърият буенча беренче урынга, «Иделем акчарлагы – 2006»да «Гран-прига», Казан дәүләт университеты үткәргән Идел-Урал төбәге студентларының иҗат бәйгесе «Шигъри Сабантуй – 2006» – икенче, «Шигъри Сабантуй – 2008»дә беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек була. Шигырьләре матбугатта даими басыла, «Безнең гәҗит», «Мәдәни җомга», «Татарстан яшьләре» газеталарында мәкаләләре дөнья күрә.

Р.Сәлах – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Күңел бөртекләре: шигырьләр, поэма / кереш сүз авт. Ә.Рәшит. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 111 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

З ә й д у л л а Р. Шигырьләргә кереш сүз // Идел. – 2005. – № 10. – 32 б.

Б а т у л л а Р. Сихрилек // Мәдәни җомга. – 2006. – 9 июнь.

Л а т ы й п о в а А. Законны да шигырь итеп язып була… // Ватаным Татарстан. – 2006. – 8 дек.

Р ә ш и т Ә. Гомерләрнең кызыл юлы // Мәдәни җомга. – 2007. – 7 сент.

З ә й д у л л а Р. Яңгыравык балчык // Идел. – 2008. – № 2. – 36–37 б.

Г а з и з о в а Э. Илһам вакытны сорап килми… // Афәрин. – 2008. – № 12. – 26–27 б.

З а р и п о в а А. Эзләнүчән укучыларыгыз булсын // Мәдәни җомга. – 2009. – 5 июнь.


Язучылар