«Казан утлары» китапханәсе сериясендә шагыйрә, радиожурналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангированың «Мәхәббәт ничәү була?» дигән китабы чыкты. Китапка шагыйрәнең соңгы елларда иҗат иткән чәчмә әсәрләреннән хикәяләре туплап бирелгән.
Танылган татар язучысы, прозаик, шагыйрь, журналист, Александр Грибоедов, Саҗидә Сөләйманова, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре — Әлфия Ситдыйкованың “Ай йөгерә” исемле балалар өчен шигырь китабы басылды.
Узган гасырның 90нчы елларында ук детектив жанрына хас әсәрләр язып танылу алган язучы Рәдиф Сәгъди бу китапка кергән повестьларында да геройларның эш-хәрәкәтләрен, җинаятьчеләрнең кеше акылына сыйдыра алмаслык вәхшилеген, явызлыгын, кансызлыгын тирән психологик кичерешләр аша, мавыктыргыч сюжетка корып тасвирлый.
Күренекле шагыйрә, язучы Илсөяр Иксанова һәм танылган журналист, мөхәррир Гөлсинә Хәмидуллинаның “Хыял артыннан киттем” исемле пьесалар җыентыгы басылып чыкты.
Әлеге китапка тупланган пьесалар арасында “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә призлы урын алган “Ут өстендә Әптәнә”, режиссерларның игътибарын җәлеп итеп, театр репертуарына кертелгән “ЧП” әсәрләре дә бар.
Драматургиянең төрле жанрларында язылган бу пьесаларның һәрберсендә дә төп конфликт – җәмгыятьтәге үзгәрешләр барышында ялгыз кеше җанының бәргәләнүе.
“Рухият” нәшриятендә Нурзия Мирхазованың “Бәхет орлыгы” исемле китабы нәшер ителде. Китапта язучының соңгы вакытларда язылган хикәяләре урын алган. Котлыйбыз!
Танылган журналист һәм язучы Рахман Шәфигуллин үзенең яңа китабында халкыбызның әдәби һәм тарихи елъязмасын тәкъдим итә. XX гасыр барышында илебездә барган үсеш-үзгәрешләрнең данлы да, фаҗигале дә сәхифәләрен бер үк вакытта аянычлы һәм мавыктыргыч итеп, аерым шәхесләр һәм кешеләр язмышына төреп сурәтли. Җыентыкта тупланган язмалар үзләренең хакыйкый чынлыгы, фактларның төгәллеге, хис-кичерешләрнең тирәнлеге белән укучыны җәлеп итә.
Татарстан китап нәшриятында Рифат Җамалның “Син мине сагынма” дип исемләнгән яңа китабы чыкты. Әлеге китапта шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм җырлары туплап бирелде.
Татарстан китап нәшриятында Сания Әхмәтҗанованың “Күчеш дәвере” исемле яңа китабы чыкты. Әлеге җыентыкта шагыйрәнең ил-көн сулышы, халык гаме белән сугарылган фәлсәфи эчтәлектәге һәм мәхәббәт лирикасына караган өр-яңа шигырьләре; кеше булып яшәүнең ямен, мәгънәсен чагылдырган “Бер уч җылы” исемле лирик циклы урын алган. Китапның мөхәррире – Рифат Сәлахов, рәссамы – Ратмир Әхияров.
Күренекле язучы һәм драматург Хәбир Ибраһимның Татарстан китап нәшриятында ” Ышанма күз яшьләремә” дип аталган проза китабы дөнья күрде. Әлеге китапта язучының киң җәмәгатьчелектә казаныш алырга өлгергән, романтик рухта язылган чәчмә әсәрләре тупланды. Нигездә, әсәр сюжетлары бүгенге көн проблемаларын күтәргән һәм реаль тормыш вакыйгаларына нигезләнеп язылган.
Татарстан китап нәшриятында Әлфия Ситдыйкованың “Таш тамыры” дип исемләнгән роман һәм повестьлар китабы басылып чыкты. Котлыйбыз!
“Рухият” фонды нәшриятында Фәүзия Солтанның “Нигез сагышы” дип аталган шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. (далее…)
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тарихчы Булат Хәмидуллин һәм тарихчы Сергей Белов китабы 622 елда пәйгамбәребез Мөхәммәд тарафыннан оештырылган беренче мөселман дәүләте оешуына 1400 ел тулуга һәм Идел буе Болгарстан халыклары тарафыннан рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлана.
Китапта тарихи чыганаклар һәм фәнни тикшеренүләр нигезендә фәнни-популяр формада ислам барлыкка килү һәм таралу тарихы, урта гасыр ислам цивилизациясенең төп казанышлары, Үзәк Азия һәм Төньяк Кавказдагы болгарлар, Кара диңгез буендагы Бөек Болгарстан тарихы, Идел Болгарстанда дәүләт дине буларак ислам динен кабул итү тарихы күрсәтелә. Әлеге китап, һичшиксез, Урта Идел буе халыкларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүгә һәм популярлаштыруга зур өлеш кертә.
Бу китапта авторның, нигездә, 2020-2021 елларда кәгазьгә төшерелгән язмалары урнаштырылган. Аларның шактый өлешен мөһаҗәрәттәге татар басма сүзен тикшерү тәшкил итә. Аннан тыш, әлеге җыентыкта аерым иҗат әһелләре (С.Сараи, Котб, Мәүлә Колый, Ш.Зәки, Р.Гаташ. Ф.Галимуллин…) хакында мәкаләләре, язма мирасыбызның аерым мәсьәләләрен яктырткан материаллар урнаштырылган. Ахырда автор хезмәтләренең исемлеге, аның турындагы язмаларның биобиблиографиясе дә бирелә.
Әлеге әдәби нәфис басма “Сүз” нәшриятында әзерләнде һәм 2021 елның декабрь аенда дөнья күрде. Мөхәррире Газинур Морат.
Китапта шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың туган як, әти-әни, кардәшлек һәм дуслык турында төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм җыр текстлары туплап бирелде.
Уфада татар язучысы Рөстәм Галиуллинның башкорт телендә «Гипнозчы малай» дигән китабы басылып чыкты. Тәржемә авторы — Айгиз Баймөхәмәтов, рәссамы — Альбина Такалова. Җыентыкка мәктәп яшендәге балалар өчен мавыктыргыч хикәяләр тупланган.
Чаллы шәһәренең “Диамант” типографиясендә Вәрис Галинең “Мең тамырлы Уразбахты” исемле яңа китабы басылып чыкты. Китап Татарстан Республикасының Мамадыш районындагы Уразбахты авылы тарихы, географиясе, топонимикасы һәм кешеләре турында. Бүгенге көндә русчага тәрҗемә ителә.
Әле яңа гына Рәхимә Арсланованың “Дүрт җайдак” исемле балалар өчен язылган шигырьләр китабы чыкты. Китап балалар өчен генә түгел,аларның әти-әниләренә һәм укытучыларга да кызыклы булыр дип саныйбыз.
Берьюлы – биш китап!
Татарстан китап нәшриятында берьюлы биш популяр һәм яшь авторның шигырь китаплары дөнья күрде.
Аларны бер сулышта, рәхәтләнеп укып чыгарга мөмкин, дип язган Ленар Шәех инстаграмда/
Фагыйлә Чумарованың “Себер сүзе” дип аталган китабы басылып чыкты. (далее…)
2018 елда профессор Хатыйп Миңнегуловныи «Озын гомерем хатирәләре. Гомеремнең беренче чиреге» исемле китабы дөнья күртән иде. Яңа китап билгеле бер дәрәҗәдә шуның дәвамы (далее…)
«Таң сызылып килгәндә сунарга кузгалды Шәүкәт. Ул инде ауга чыгарга бер атна элек үк ниятләгән иде. Җай чыкмады. Кырыкмаса кырык эш таралып ята, язга авышкан көннәрдә авылда мәшәкать күп…»
Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың “Һиҗрәт” романы узган гасыр башларында ислам хакына Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган милләттәшләребез турында.
Нурлатта яшәүче язучы Илдус Диндаровның «Татнефть»нең «Рухият» Фонды нәшриятендә «Кояшлы көннәрем, айлы төннәрем» исемле шигырьләр китабы басылып чыкты. Котлыйбыз!
Татарстан китап нәшриятында Илдус Диндаровның «Торна күзе» исемле проза китабы чыкты. Котлыйбыз!
Бу китап 1нче категорияле табиб һәм шагыйрь Ринат Мәннан тарафыннан балаларны да, өлкәннәрне дә биләп алырлык, кеше тәненең төзелеше хакында гаять кызыклы эчтәлеккә корылып, шигырь белән шәрехләп бирү рәвешендә язылган.
Китапта халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәни җәүһәрләре чагылыш тапкан! Яңа басманы Татар әдәбияты Үзәге сайтында табарга мөмкин.
Әлеге җыентыкка татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Мөхәммәдзакир улы Бабичның 1910–1919 елларда иҗат иткән шигъри әсәрләре, мәкалә-фельетоннары, эпиграммалары, хатлары туплап бирелде. (далее…)
Китап Татарстан китап нәшриятында чыкты. Төзүчесе – Энҗе Хөснетдинова. Рәссамы – Ольга Покалева.
Аны Төркиянең Кавказ университеты галимәсе Чулпан Зарипова- Четин тәрҗемә иткән.
Китап татар һәм рус телендә, нәни укучыны җәлеп итеп торучы рәсемнәр белән бизәлгән. Шигырьләрне рус теленә Сергей Вострокнутов һәм Екатерина Пастухова тәрҗемә иткән. Бу — авторның тугызынчы китабы.
«Ихлас» нәшриятында Ринат Нуруллиның «Кара тактада ак эз» исемле китабы нәшер ителде. Әлеге китапта егерменче гасыр укытучыларының фидакяр хезмәте ачыла, (далее…)
“Идел-Пресс” нәшриятында Әлфия Ситдыйкованың “Дөнья тәгәрмәче” дип исемләнгән яңа китабы басылып чыкты. Автор укучылар хозурына повесть жанрында язылган тәүге күләмле проза әсәрен тәкъдим итә. (далее…)
Әлеге китапта күренекле замандашыбыз – курайлар ясау остасы Рафаэль Гайзетдиновның курайлар дөньясына илткән хикмәтле дә, гыйбрәтле дә язмышы ачыла. (далее…)
Татарстан китап нәшриятында Рәхимә Арсланованың “ Кунак кызы” исемле китабы чыкты. Китапта Р. Арсланованың балалар өчен язылган шигырьләре, әкиятләре урын алган. Автор балалар күңелен аңлап, нечкә тоемлап кызыклы шигырьләр яза, гүя үзенең дә тылсымлы таягы бар. (далее…)