Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Диндаров Ирек

Язучы, публицист Диндаров Ирек Гали улы 1953 елның 5 сентябрендә Татарстанның Октябрь(хәзерге Нурлат) районы Биккол авылында туа. 1967 елда Биккол сигезьеллык мәктәбен, аннары Фома урта мәктәбен тәмамлый.Хезмәт эшчәнлеген Нурлат, Чирмешән район газеталарында башлый. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, Яр Чаллы шәһәренә барып урнаша. Пресс-рам заводы төзелешендәге пресс-үзәкне җитәкли. 1975-1982 елларда- Тукай районының “Якты юл” газетасында корреспондент. 1982-1985 елларда – районның халык контроле комитеты инспекторы, КамАЗның двигательләр заводында партком секретаре урынбасары. Узган гасырның туксанынчы елларында илдәге үзгәртеп корулар нәтиҗәсе буларак, милли хәрәкәт киң үсеш алгач, шәһәр радиосын оештыруда башлап йөри. 1989-1993 елларда – радиотапшырулар редакциясенең баш мөхәррире.Гомеренең соңгы елларында – шәһәр мәгьлүмат агентлыгы директоры урынбасары, шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте җитәкчесе, мәгьлүмат идарәсенең җәмәгатьчелек белән багланышы буенча баш белгече.

Ирек Диндаров әдәби иҗат белән бала чагыннан ук кызыксына башлый, 1970 елдан район, республика газеталарына языша. Иҗат мәйданы итеп балалар әдәбиятын сайлап, маҗаралы вакыйгаларга корылган юмористик хикәяләре белән таныла һәм 1997 елда «Әбләев хикмәтләре» китабы дөнья күрә. Ул шулай ук чит илдә яшәүче милләттәшләребез тормышын сурәтләгән һәм халык язмышы турындагы уйланулары белән сугарылган ”Төркиягә сәяхәт»(1995),фәлсәфи-публицистик кайнарлык белән иҗат ителгән «Йолдыз җиле»(2000), “ Соңгы әманәт” (2013) китаплары авторы. Татарстан Журналистлар берлеге әгьзасы.

Ул фидакарь хезмәте өчен “КамАЗ төзелеше ударнигы” билгеcе белән бүләкләнә.Аның хөрмәтенә туган авылында музей ачылган.

Ирек Диндаров – 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы.

1999 елның 30 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә вафат.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Төркиягә сәяхәт: юльязмалар. -Яр Чаллы: “КамАЗ” нәшрияты,1995,-142 б.-3000 д.

Әбләев хикмәтләре: балалар өчен шаян хикәяләр.- Яр Чаллы,”КамАЗ”, 1997, -96 б.-3000 д.

Йолдыз җиле: повестьлар, хикәяләр,нәсерләр, шигырьләр.- Яр Чаллы, “Хәерле иртә” – 111 б.- 1200 д.

Соңгы әманәт: повесть, хикәяләр, нәсерләр, юльязма.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2013.- 223 б.- 1100 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Имамов В.Безгә берләшү кирәк.// Ирек Диндаров.”Төркиягә сәяхәт” китабына кереш сүз.Ч.1995;

Әмәк Ф..Аптырама,Әбләев!// Ирек Диндаров.”Әбләев хикмәтләре”китабына,Ч.1997;

Коллектив.Тамгалады безне җил-давыллар…// “Мәйдан” журналы,2003.№11;

Кәбиров А. Без якташлар идек.//”Челнинские известия”газетасы , 1999,№85-86;

Диндаров И. Җирдә җылы эзе калды.// “ Дуслык” газетасы, 2003,№ 31;

Хәлим А.Ил бәһасе кеше иде.// “Шәһри Казан”,2003.№ 96-97;

Сәгьдәтшин К.Язгы умырзая кебек.//Ватаным Татарстан.2003.№ 120;

Хөрмәтова Н..Йөрәк түремә салдым.//”Нур”,Чаллы.№33;

Сафин Ф. Тынгысыз каләм иясе.// Ирек Диндаров. “ Соңгы әманәт”

китабына. К. 1913

(фото өстәләчәк)


Язучылар