Язучы-прозаик, тел һәм мәдәният тарихы белгече Адлер Камил улы Тимергалин 1931 елның 1 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1948 елда урта мәктәпне тәмамлагач, яшьтән үк тел-әдәбият белән кызыксынган, әмма мәктәпнең югары сыйныфларында укыганда төгәл фәннәргә дә мәхәббәте уянган Адлер, Казанга килеп, университетның физика-математика факультетының астрономия бүлегенә укырга керә.
1950 елның 2 гыйнварында, университетның икенче курсында укыган чагында, А. Тимергалинны кинәт Советка каршы пропаганда алып баруда гаепләп кулга алалар. Ул заманнарда Советка каршы гамәлдә булмаган төрле сәяси актларда гаепләнеп нахактан кулга алынган бик күпләрдән аермалы буларак, студент егетнең чыннан да совет режимы каршында зур гаебе була: ул совет хакимиятенең, коммунистлар партиясенең халыкны бөлгенлеккә төшергән икейөзле, шовинистик сәясәтен тәнкыйтьләгән, хезмәт хакларын арттыруны, налогларны киметүне, азык-төлек, әйбер бәяләрен төшерүне таләп иткән листовкалар язып, аларны халык арасында таратып йөри. Листовкаларның кайберләре хәтта «Сталинга үлем!» дигән өндәмә белән тәмамланган була. Егетне Казан урамында нәкъ шундый листовкаларны таратып йөргән вакытта тотып алалар да.
Репрессия корбаннарының барысына да хас булганча, Адлер Тимергалин да һәртөрле җәбер-золымны үз җилкәсендә татый, әмма намусына тап төшерми, туры сүзгә тугрылыклы кала.
Сарман районының Ләшәүтамак җидееллык мәктәбендә берничә ай рус теле укытучысы булып эшләгәннән соң, А.Тимергалин 1952 елда Урта Азиягә китә һәм икееллык Ташкент укытучылар институтының физика-математика факультетына укырга керә. Институтны тәмамлагач, туган якларына кайтып, 1953–1955 елларда Минзәләбаш җидееллык мәктәбендә физика һәм математика фәннәре укыта. 1956 елдан ул – Казанда, әүвәл бер ел чамасы Пионерлар йортында балаларның фән-техника түгәрәге җитәкчесе, аннары унике елдан артык Татарстан китап нәшриятының фән-техника редакциясендә өлкән мөхәррир булып эшли. 1970–1978 елларда А. Тимергалин – профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә, ә 1979 елның гыйнварыннан туксанынчы елларга кадәр янә Татарстан китап нәшриятындагы мөхәррирлек хезмәтен дәвам иттерә.
А. Тимергалин – иң әүвәл татар әдәбиятында фәнни-фантастик жанрны үстерүгә күп көч салган һәм аны үзенчәлекле әсәрләре белән баеткан каләм осталарының берсе. Аның «Роберт, уян, сөеклем!» исемендәге тәүге фантастик хикәясе 1959 елда «Идел» альманахында, ә өч хикәясен эченә алган беренче әдәби китабы («Пәһлеван кабере») Татарстан китап нәшриятында 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле әдипнең фәнни фантастика жанрындагы хикәяләре һәм повестьлары, маҗаралы әсәрләре тупланган, әдәби тәнкыйть тарафыннан югары бәяләнеп, укучылар арасында популярлык казанган тагын дистәдән артык җыентыгы дөнья күрә: «Ике хикәя, бер хыял» (1965), «Ерак планетада» (1967), «Мәңгелек хатирәләр» (1969), «Кохау ронго-ронго» (1972), «Космостан кунаклар» (1974), «Адашкан йолдыз» (1978), «Таш алиһә» (1980), «Кайтыр юллар» (1981), «Кабул булсын теләгең» (1991), «Җиде юл чатында» (2003) һ.б.
Нәшриятта мөхәррир булып эшләгән чорында А.Тимергалин татар телендә фәннең төрле тармаклары буенча терминологик сүзлекләр төзү һәм бастырып чыгаруга зур игътибар бирә. «Русча-татарча техника терминнары» (1 963), «Русча-татарча авыл хуҗалыгы терминнары» (1971), «Русча-татарча астрономия терминнары» (1974), «Русча-татарча физика терминнары» (1981) – бу сүзлекләрнең һәркайсы А.Тимергалинның турыдан-туры катнашында һәм мөхәррирлегендә нәшер ителәләр.
Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап А.Тимергалин әдәби-фәнни тәнкыйть, публицистика өлкәләрендә аеруча иҗади активлык күрсәтә.
Әдип көндәлек матбугат битләрендә проза жанрында да үзенең күләмле ике әсәрен – Фатих Әмирхан әсәреннән алынып, яңадан терелтелгән Фәтхулла хәзрәт образы аша торгынлык заманындагы совет чынбарлыгын сатирик планда тасвирлаган «Фәтхулла хәзрәтләре» фантастик повестен һәм шулай ук совет режимы шартларында кеше шәхесенең фаҗигале борылышларын реалистик сәнгать алымнары белән тәэсирле итеп сурәтләгән «Игезәкләр» повестен бастыра.
Күпьеллык эзләнүләренең нәтиҗәсе буларак, соңгы вакытта ул «Миллият сүзлеге» дигән зур фәнни хезмәтен тәмамлый Әлеге фундаменталь хезмәт татар дөньясында вакыйга буларак кабул ителә. Бу сүзлеге өчен ул 2006 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Ул 1981 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.
Ул 2013 елның 16 гыйнварендә Казан шәһәрендә вафат була.
А.Тимергалин – 1975 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Оча һәм йөзә торган модельләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1956. – 47 б. – 3000 д.
Оста куллар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 80 б. – 5000 д.
Пәһлеван кабере: маҗаралы, фантастик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 64 б. – 8000 д.
Ике хикәя, бер хыял. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 72 б. – 8000 д.
Ерак планетада: фантастик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 155 б. – 13000 д.
Мәңгелек хатирәләр: маҗаралы, фантастик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 195 б. – 13000 д.
Кохау ронго-ронго: маҗаралар, фантастика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 160 б. – 11000 д.
Космостан кунаклар: маҗаралы, фантастик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 152 б. – 11000 д.
Адашкан йолдыз: фантастик, маҗаралы хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 176 б. – 13000 д.
Таш алиһә: маҗаралы повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 207 б. – 15000 д.
Кайтыр юллар: фантастик повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 416 б. – 10000 д.
Кабул булсын теләгең: сайланма хикәяләр, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 477 б. – 25000 д.
Кабул булсын теләгең: фантастик, маҗаралы повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 446 б. – 5000 д.
Җиде юл чатында: фантастик, маҗаралы хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 2003. – 222 б. – 1000 д.
* * *
Миллият сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 575 б. – 1000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Ф ә т т а х Н. Безнең сафка // Казан утлары. – 1977. – № 8. – 174–176 б.
И х с а н о в а Л. Хыял дөньясына дәшүче // Яшь ленинчы. – 1981. – 17 гыйнв.
М и ң н у л л и н Р. Киләчәккә ышаныч // Татарстан яшьләре. – 1981. – 20 гыйнв.
М о с т а ф и н Р. Батыр йөрәклеләр, чын көрәшчеләр дә булган… // Шәһри Казан. – 1998. – 26 июнь.
Ш ә р ә ф и е в Р. Кара көннең ак өмете // Шәһри Казан. – 2000. – 6 окт.
Г ы й м а д и е в А. Йолдызларга юллар ярганда… // Сабантуй. – 2000. – 16 дек.
Х у җ и н М. Ант һәм өмет // Казан утлары. – 2001. – № 1. – 154–160 б.
В ә л и е в М. Өлкәр – өмет йолдызы // М.Вәлиев. Гамәл дәфтәре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 213–221 б.