Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фәләх Амур

Амур Нур улы Фәләхов 1965 елның 10 нчы сентябрендә, Мамадыш районының Яңа Комазан авылында, гаиләдә дүртенче бала, беренче малай булып дөньяга килә. Башлангыч мәктәпне туган авылында тәмамлагач, урта үз авылына терәлеп үк торган Көек-Ерыкса авылында урта белем ала.

Кечкенәдән артист буласы килгән Амур, мәктәпне тәмамлагач Казанга, театр училищесына юл ала. Тик, нәкъ шул елны, беренче тапкыр, училищега кабул итүләр булмый. Әтисе белән Казан урамнарында йөргәндә, күптәнге танышы, якташы Фәнилне очраталар. Фәнил – КДУда, журналистика бүлегендә укучы егет. “Амур, синең каләмең бар, район газетасында материалларың да чыккалап тора, әйдә журналистлыкка, бик кызык анда укуы”, – дип, Амурны шул һөнәрне сайларга үгетли. Шулай итеп, Амур журналистлыкка укый башлый. Артист булу хыялы да өлешчә тормышка аша аның. Университетта Хәлим Җәләлов җитәкчелегендә драма студиясе эшли. Амур, университетта уку дәверендә шушы студия сәхнәләштергән дүрт спектакльдә җитди рольләрне башкара. “Ул кайтты”, “Әни килде”, “Дуслар җыелган җирдә”, “Американ”. Спектакльләрнең премьерасы, гадәттә, атаклы “Мехчылар мәдәният сараенда” үтә торган була. Аннан инде, ял көннәрендә авылларга “гастрольләр” оештыралар.

Сәламәтлеге какшап, укуын вакытлыча туктатырга, академик ял да алырга мәҗбүр була ул. Бераз хәл кергәч, Мамадыш районы газетасында корреспондент булып хезмәт итә. Аннан кабат Казанга килә, Галиәскәр Камал театрына эшкә керә. Гади эшче булуга карамастан, берничә спектакльгә реквизитлар ясый, “массовка”ларда катнаша. Бер елдан яңадан укуын дәвам итә. Аннан инде, 1987 гаилә корып җибәргәч, читтән торып уку бүлегенә күчә һәм, университетның химия факультетын тәмамлаган җәмәгате Фәүзия белән, Ижау шәһәренә күченеп китә.

Атаклы “Ижсталь” заводының агач эшкәртү цехында столяр-станочник булып эшли – караватлар, өстәл-урындыклар, шкафлар ясый. 80 нче еллар ахырында, милли хәрәкәт киң колач җәйгәч, җирле Татар иҗтимагый үзәге оеша. Амур оешманың җыелышларында катнаша. Ләкин атна саен җыелышып көндәлек мәсьәләләр турында сөйләшеп утырудан башка әллә ниләргә сәләте булмаган өлкән буын вәкилләре арасында булуның фәтвәсен тапмаган Амур берара ул җыелышларга йөрми башлый. Гаделлек эзләүче журналист буларак, бу хәлгә битараф та кала алмый ул. Тота да яза “Ватаным Татарстан” газетасына бер мәкалә. “Татар иҗтимагый үзәге оештыру – бик кирәкле гамәл, замана таләбе. Ләкин мондый үзәкнең төп бурычлары билгеләнгән икән, вакытны бушка әрәм итмичә, конкрет гамәлләр эшли башларга вакыт…” – дигән эчтәлектәге язма басылып чыгуга, көннәрдән бер көнне җирле радиодан Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе татар газетасы чыгара башлау турында фикер әйтә. Алай гына да түгел, шул көнне үк, кич белән, бу кеше Амурның фатирына килә һәм күпмедер тәҗрибәсе булган журналистны эшкә чакыра.

Татар шрифтлары юк. Кулъязмаларны күтәреп, Әгерҗе районы типографиясенә юл алалар. Анда да әле хәрефләрне берәмләп җыйган чаклар. Шунда бастырып, чанага салып, шәһәр урамнары буенча тартып йөрүләрен, поезд белән Ижауга алып кайтуларын Амур әле дә яхшы хәтерли.

Соңрак, Казанга барып, текст җыю өчен татарча линотип шрифтлары алып кайта Амур. Шулай итеп, “Яңарыш” газетасы инде Ижауның үзендә бастырыла башлый.

Беренче чорларда Татарстаннан читтә татар газетасы нәшер итү гаять зур авырлыкларга очрый. Шрифтлар юнәтү, язучы кадрлар табу, бастыру, бастыргач та аны халыкка тарату, язылучылар табу, бастыру өчен акча юнәтү, һәр адымың өчен түрәләр һәм тикшерүче органнар алдында хисап тоту… Саный китсәң исәбе-хисабы юктыр кебек.

1992 елда, инде журналист дипломы алырга өлгергән Амур, заводтан тулысынча эштән китеп, “Яңарыш” газетасында эшли башлый. Башта корреспондент була, аннары җаваплы сәркатип, соңрак – баш редактор.

“Яңарыш”та эшләгән еллар – Амурның алтын яшьлек чоры. Шагыйрь, язучы буларак та, чын журналист буларак та ул беренче тапкыр Ижауда таныла, дияргә мөмкин. Күпчелек публицистик язмалары, шигырьләре, кечкенә хикәяләре, фантастик повесте “Яңарыш” битләрендә дөнья күрә. Бер бәйләм шигыре Удмуртиядә яшәп иҗат итүче каләм ияләренең әсәрләрен туплаган беренче җыентыкта басыла. Шул елларда Удмуртиянең, Россиянең Журналистлар берлегенә кабул ителә. “Яңарыш” газетасын чыгаруда күрсәткән фидакарь хезмәте өчен Удмуртия һәм Татарстан язучылар берлекләренең Риза Шәфи исемендәге иҗади премиясе белән бүләкләнә.

Кешенең күңеле шулай корылган инде ул – кайда гына яшәмәсен, аның күңеле туган якларына тарта. Амур да, 1999 елда, Казанга күченеп кайтырга ниятли. Гаиләсен Ижауда калдырып торып, Казанга китә, Татарстан телерадиокомпаниясендә радиожурналист булып эшли башлый. Ләкин торак мәсьәләсен хәл итү теләге Чаллы каласына китерә. ГЭС бистәсендә фатир сатып алалар. Шушы чордан Фәләховлар гаиләсенең биредәге тормышы башлана. Хатыны Фәүзия Әхмәт кызы Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсендә эшли башлый, ә Амур Чаллы-ТВга корреспондент булып урнаша. Озак та үтми, “Аргамак” журналының татар әдәбияты бүлеге редакторы була, ә 2001 нче елда берара “Энергетик” мәдәният сараенда администратор вазыйфасын башкара. 2001 елда, “Мәйдан” журналы редакциясе оештырылгач, җаваплы сәркатип итеп, шунда чакырыла. Анда эшләгән чорда публицистика бүлеге мөдире, бүлек редакторы булып эшли. Шунда эшләгән вакытта, 2004 елда Татарстан китап нәшриятында Амурның беренче китабы – “Таш бәгырь” дип аталган чәчмә әсәрләр җыентыгы басылып чыга. Бу китабы һәм “Мәйдан” журналында басылган тарихи публицистикасы өчен Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премиягә лаек була. Ә “Зимагур” дигән икенче китабы дөнья күргәч, Амурны Татарстан язучылар берлегенә кабул итәләр, Удмуртия һәм Татарстан язучылар берлекләренең уртак Риза Шәфи исемендәге премиясен ала.

Соңгы елларда Амур – “Мәдәни җомга” газетасының Чаллы төбәге буенча үз хәбәрчесе, 2011 елда “Безнең фикер” дип аталучы әдәби-иҗтимагый газета оештыра, аны үз көче белән 2019 елга кадәр нәшер итә, “ТИСБИ” идарә университетының дистанцион укыту буенча менеджеры, “КАМАЗ” футбол клубы сайтының тәрҗемәчесе булып эшли. Яр Чаллы типографиясендә “Мизгелләр” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы (2018), “Төнге кунак” романы (2018), “Үрмәкүч” хикәяләр җыентыгы басылып чыга. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Хатыны Фәүзия – Татарстан экология министлыгының Кама буе махсуслаштырылган аналитик контроль инспекциясе башлыгы, улы Артур – “Болгар” радиосының дикторы – яңалыклар хезмәте редакторы.


Язучылар