Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гыйматдинова Нәбирә

        Нәбирә Минәхмәт кызы Гыйматдинова (Бикчурова) 1956 елның 20 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Карасу авылында туа. 1971 елда Карасу сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Ива­ново шәһәренә китеп, Туку комбинаты каршын­дагы училищеда эрләүче һөнәренә укый. 1973 елда Казанга күчеп кайтып, төзелеш оешмаларының берсендә маляр-шту­катур булып эшли башлый, хезмәтеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый. 1976–1981 елларда Н.Гыйматдинова – Казан дәүләт университетының журналистика бүлеге студенты. Университетны тәмам­лагач, ВЛКСМның өлкә комитетында республикадагы әдәби түгәрәкләр һәм берләшмәләрнең эшен оештыру җитәкчесе булып эшли. Аның турыдан-туры ярдәме белән һәм шәхси катнашында Татарстан районнарында дистәләгән әдәби түгәрәкләр оештырыла.

       1989 елның июлендә татарча «Идел» яшьләр журналы чыга башлаган­нан бирле Н.Гыйматдинова бу журналның бүлек мөхәррире, 2006 елдан исә баш мөхәррире хезмәтендә.

       Н.Гыйматдинова матур әдәбиятның проза һәм публицистика жанрла­рында иҗат итә. Аның матбугатта беренче хикәяләре («Йолдызлы кичтә», «Таңсылу») 1974 елда «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») һәм «Идел» альманахы битләрендә дөнья күрә. Аннан соң республика газета-журналларында яшьләр тормышыннан алып язылган бер төркем хикәяләре һәм «Китмә, улым» (1977), «Су хикәяте» (1978) исемле лирик повестьлары һәм 1981 елда аерым җыентыгы басылып чыга. Хәзерге көндә ул – хикәяләре һәм повесть-бәяннары тупланган уннан артык китап авторы.

        Н.Гыйматдинованың әсәрләре, әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, үзенчәлекле язу стиленә, тасвирый осталыкка ия булу һәм уку өчен ма­выктыргыч сюжетка корылулары өстенә җәмгыять өчен, кешелек өчен, милләт өчен мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән аеруча игътибарга лаек­лы. Беренче әсәрләреннән үк кызыл җеп булып сузылып килгән, хәзерге заман кешелек дөньясын да иң борчый торган темалардан берсен – ул да булса кеше шәхесе белән табигать арасындагы гармониянең бозылуын, адәм балаларының табигатьтән ераклашуын һәм шуның нәтиҗәсендә җәмгыятьтә явызлык артуы, кешеләр холкында бер-берсенең язмышына карата битарафлык көчәюе, әхлакый-рухи бөтенлекнең какшавы мәсьәләләрен үзәккә алып тасвирлау, шул идея-эстетик яссылыкта кызык­лы, сәнгатьчә тулы канлы, тормышчан, кайвакыт гаять тә серле-гыйбрәтле кеше образларын тудыру язучы иҗатының төп фикер юнәлешен һәм үзенчәлекле әдәби казанышларын билгели. Әдибәнең әсәрләре укучылар арасында зур популярлык казана, аның һәр әсәрен көтеп алалар. Аның иҗаты буенча югары уку йортларында диплом эшләре языла. 2001 елда язучының «Китәм, димә» дип аталган фәлсәфи-психологик повесте буен­ча күпсерияле телевизион фильм төшерелә, ә «Сәвилә» повестен татар һәм башкорт театрлары сәхнәләштерелә.

       «Кыргый» (1996) һәм «Ак торна каргышы» (1997) исемле хикәя һәм повесть җыентыклары, «Идел» журналында басылган бер төркем хикәя­ләре («Бүләк», «Сурәт», «Зәңгәр чәчәк», «Шәһәр хатыны» һ.б.) өчен Н.Гыйматдинова 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендә­ге әдәби бүләгенә лаек була.

       Н.Гыйматдинова җәмәгатьчелеккә, бигрәк тә «Идел» журналы аша, заман тормышының төрле мәсьәләләренә багышланган публицистик мәка­ләләре һәм язмалары белән дә киң танулы. Әхлак проблемаларын күтәргән тирән эчтәлекле язмалары өчен ул Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм – 2002» конкурсында «Журналистикада абруйлы исем» номина­циясе буенча лауреат исеменә лаек була. «Ел китабы – 2004» бәйгесендә исә «Парлы ялгыз» китабы I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.

       Аңа 1995 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хез­мәткәре» дигән исем бирелә.

       Ул 2009 елда Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге Рес­публика яшьләр премиясенә лаек була.

       Н.Гыйматдинова – 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар