Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Иделле Газиз

Газиз Иделле (Габделгазиз Сәлахетдин улы Усманов) 1905 елның 26 декабрендә Әстерхан шәһәренең Тияк бистәсендә эшче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне «Дарел-тәхсил» («Гыйлем йорты») дип аталган мәхәллә мәдрәсәсендә ала. Октябрь инкыйлабыннан соң икееллык рус-татар мәктәбендә укый. Бик яшьли хезмәт юлын башлап, пароходлар ремонтлау, такта яру заводларында, аптекада төрле эшләрдә эшли, 1921 елгы ачлык вакытында әтисе вафат булгач, Әстерхан тирәсендәге бер казакъ авылына барып, авыл советында язу-сызу хезмәтендә була.

1923 елда Г.Иделле Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәренә китә һәм индустриаль техникумга укырга керә, ләкин матди кысынкылык техникумны тәмамларга мөмкинлек бирми: ул шул заманны шәһәрдә татар телендә чыгып килгән «Сабан һәм чүкеч» газетасы һәм «Шәпи агай» дигән көлке журналы редакциясенә корректор булып эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә аның беренче хикәяләре, очерк һәм фельетоннары языла.

1925 елда Г.Иделле Казанга килә һәм 1930 елга кадәр башта Татарстан Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) аппаратында, соңыннан «Безнең юл», «Атака» (хәзерге «Казан утлары») журналлары редакцияләрендә сәркәтип булып эшли, бер үк вакытта әдәби иҗат эшчәнлеген дә активлаштыра.

1930 елда аның хикәяләре тупланган «Пумала башлар» исемле беренче китабы дөнья күрә.

Утызынчы елларда Г.Иделле гаскәри хезмәттә булып, армия матбугатында актив языша, берара дивизия газетасының мөхәррире булып та эшли.

Хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, 1937 елга кадәр «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында бүлек мөдире, Татарстан радиокомитетында баш мөхәррир, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында җаваплы мөхәррир вазифаларын башкара. Аннары, репрессияләр афәтенә эләгеп, ике ел (1937-1939) бер гаепсезгә совет зинданында да утырып чыга.

Ватан сугышы елларында Г.Иделле партия өлкә комитеты йөкләмәсе белән берничә ай Беренче Украина фронтында иҗади командировкада булып, «Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасында эшли, совет сугышчыларының сугыш кырында күрсәткән батырлыклары турында хәбәрләр, очерклар язып бастыра, бераз соңрак, 1943 елда, аның Советлар Союзы Герое Гафият Нигъмәтуллин турында русча язган зур очеркы Казанда аерым китап булып басылып чыга.

Сугыштан соң Г.Иделле 1945 елның җәеннән 1947 елның ноябренә кадәр «Совет әдәбияты» журналының җаваплы мөхәррире, ә 1949-1957 елларда Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты хезмәтендә була.

Г.Иделле прозаның барлык жанрларында диярлек – хикәя, нәсер, повесть, очерк, юмор-сатира, мемуар, драматургия төрләрендә каләм көчен сынап караган язучылар җөмләсеннән. Иң элек ул хикәя һәм повестьлар авторы буларак билгеле. Аның хикәя-повестьлар һәм очеркларының («Пумала башлар», «Рәүфнең балачагы», «Ерак Чытырманлыда», «Комсызлык», «Очрашулар», «Күпер», «Терсәк» һ.б.) төп эчтәлеген революциягә кадәрге һәм революциядән соңгы тормыш күренешләре, Ватан сугышы вакыйгалары тәшкил итә. Язучының ул заманда бик актуаль саналган темага – «корткычлыкка каршы көрәш» темасына багышланган «Дәүләт Бәдриев» дигән драмасы да бар. Драма 1937 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелып, рәсми тәнкыйтьтә авторның зур уңышы дип бәяләнә.

Заманның парадоксы шунда ки, күп тә үтми, «корткычлык»ка тиңдәш «милләтчелек»тә гаепләнеп, пьеса авторы үзе дә төрмә газапларын татырга мәҗбүр була.

Газиз Иделленең публицистика, әдәби тәнкыйть, әдәби тәрҗемә өлкәсендәге иҗат эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Ул яңа чыккан китаплар, театр сәхнәләрендә уйналган спектакльләр турында көндәлек матбугатта тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре белән даими катнашып килә. 1964 елда аның татар әдәбиятының гомуми мәсьәләләренә һәм язучыларның иҗатларына караган мәкаләләрен эченә алган «Язучы һәм аның китабы» дигән китабы басыла. Күләмлерәк әдәби тәрҗемәләреннән исә монда А.Фадеевның «Разгром» («Тар-мар», 1933), П.Павленконың «Счастье» («Бәхет», 1950) романнарын, Б.Полевойның «Настоящий человек» («Чын кеше», И.Гази һәм Г.Гобәй белән уртак тәрҗемә, 1949) повестен, Татар академия театры өчен Д.Туаевның «Золотоволосые» («Алтынчәчлеләр», 1955), В. Ларентьевның «Чти отца своего» («Ата хакы . Тәңре хакы», 1965) драмаларын күрсәтеп үтәргә мөмкин.

Гомеренең соңгы елларында Г.Иделле истәлекләр яза. 1980 елда аның Татарстан китап нәшриятында зур бер төркем татар язучыларының Идел, Кавказ, Кырым буйлап 1929 елда ясаган сәяхәте турында «Беренче зур сәяхәт» исемле китабы басыла.

Ул 1985 елның 27 июлендә Казанда вафат була.

Г.Иделле – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Пумала башлар: повесть, хикәя. – Казан: Татиздат, 1930. – 180 б. – 3000 д.

Икмәк һәм хатын: хикәяләр. – М.: СССР халыклары үзәк нәшр., 1931. – 70 б. – 4000 д.

Сайланма әсәрләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 178 б. – 4000 д.

Тормышка мәхәббәт: хикәяләр, пьеса, мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 388 б. – 6000 д.

Язучы һәм аның китабы: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 195 б. – 3000 д.

Ул көннәр: хикәяләр, пьеса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 162 б. – 7000 д.

Күргәннәрем, белгәннәрем: пьеса, повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 279 б. – 1000 д.

Беренче зур сәяхәт: истәлекләр, очрашулар, уйланулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 184 б. – 4000 д.

* * *

Гафият Нигматуллин: очерк о Герое Советского Союза. – Казань: Татгосиздат, 1943. – 44 с. – 10000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ә п с ә л ә м о в Г. Газиз Иделле // Сов. әдәбияты. – 1956. – № 3. – 97-102 б.

М и ң н у л л и н Ф. Алгы сызыкта // Соц. Татарстан. – 1965. – 25 дек.

И ш м о р а т Р. Каләмдәш дустыбыз // Сов. Татарстаны. – 1975. – 31 дек.

* * *

А х у н о в Г. Старый друг и товарищ // Сов. Татария. – 1976. – 6 янв.


Язучылар