Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Каюмов Мөхәррәм

Мөхәррәм Әхмәтнур улы Каюмов 1941 елның 3 февралендә Башкортстанның Борай районы Бустанай авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөре педагогия институтында белем ала. Казанга килеп, газета-журнал редакцияләрендә төрле вазифалар башкара. Гомеренең соңгы елларында «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә эшли.

Мөхәррәм Каюмов, нигездә, лирик шагыйрь. Шигырьләрендә тормышның катлаулы, каршылыклы якларын тирән кичерешләре ярдәмендә сурәтләп бирергә омтыла. Ул проза өлкәсендә дә уңышлы эшләп килә.

Юмор-сатира жанрын да үз итә, аның күп кенә язмалары «Чаян» журналында басылып чыга.

М.Каюмовны көтмәгәндә рәхимсез чир аяктан ега. Әмма ул, гомеренең соңгы көннәренәчә иҗат дәртен сүрелдермичә, каләмдәшләре белән аралашып яши.

Ул 2003 елның 14 декабрендә вафат була.

М.Каюмов – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар