Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шаһгали Шамил

Шамил Шаһгали улы Миңлегалиев 1920 елның 9 июнендә Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы Калмашбаш авылында крәстиян гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, балалар йортында тәрбияләнә. Чиләбе өлкәсендәге Аргаяш урта мәктәбен һәм Эстәрлетамак шәһәрендә берьеллык радистлар курсын тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт үз белгечлеге буенча эшли. 1941 елның маенда Свердловск хәрби училищесына укырга китә. 1942 елның февраленнән ул – хәрәкәттәге армиядә: гвардияче рота командиры сыйфатында сугышларда катнаша, ике тапкыр яралана, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы, III дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

1946 елда армиядән кайткач, Ш.Шаһгали бераз вакыт Уфада Башкортстан Халык иҗаты йорты директоры булып эшли. 1949–1952 елларда К.Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогика институтының тел һәм әдәбият бүлегендә укый. Шуннан соң ул озак еллар буе Башкортстанда һәм Татарстанның Чирмешән район үзәге урта мәктәбендә тел һәм әдәбият фәннәре укыта. 1962–1964 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны һәм 1966 елда «Мосфильм» киностудиясе каршындагы режиссерлык курсларын тәмамлый.

Ш.Шаһгали үзенең «Бала бәхете – ана бәхете» исемле беренче пьесасын 1955 елда яза, ә илленче еллардагы колхоз авылы тормышын сурәтләгән һәм ул заман өчен шактый үткен конфликтка корылган «Таң атканда» исемле икенче пьесасы (1956) белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсенә аяк баса (1959). Авторның шул ук театр сәхнәсендә 1962 елда куелган һәм нефтьчеләр тормышына багышланган «Без аерылышмабыз» драмасын да тамашачылар һәм театр тәнкыйте җылы каршылый. Драматургның производстводагы хезмәткә яисә гаилә тормышына бәйле рәвештә төрле әхлакый мәсьәләләрне драматургик чаралар белән хәл итүне максат итеп куйган «Яшьлек мәхәббәте» (1957), «Дуслык һәм мәхәббәт» (1963), «Тайга йолдызы» (1964), В.И.Ленинның Уфа чоры тормышына багышланган «Курай моңы» (1964) исемле пьесалары да алтмышынчы-җитмешенче елларда Татарстан һәм Башкортстанның профессиональ һәм халык театрлары репертуарына кертелә. «Тайга йолдызы», «Курай моңы», «Буран» драмалары, рус теленә тәрҗемә ителеп, Бөгелмә, Улан-Удэ һәм башка рус театрлары сәхнәсендә уйнала. Гомумән, 1955.1983 еллар арасында драматург өч дистәгә якын сәхнә әсәре иҗат итә һәм шуларның унтугызы профессиональ татар, башкорт, рус, чуаш театрлары тарафыннан сәхнәгә куела.

Ул 1987 елның 15 гыйнварында вафат була.

Ш.Шаһгали – 1962 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Таң атканда: драма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 100 б. – 4000 д.

Пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 119 б. – 6000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г ы й м р а н о в а Д. Дуслык һәм мәхәббәт // Татарстан яшьләре. – 1963. – 5 окт.

Ә п с ә л ә м о в а Г. Дуслык һәм мәхәббәт // Кызыл таң (Өфө). – 1965. – 13 июль.


Язучылар