Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ситдыйкова Әлфия

Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова (Хаҗиәхмәтова) Татарстан Республикасының Актаныш районы Күҗәкә авылында 1957 елның 14 августында колхозчы гаиләсендә туа.

Әлфия Ситдыйкова 1964 елда Күҗәкә авылы сигезьеллык мәктәбенә укырга керә. Туган авылында сигезьеллык, Актаныш районы Пучы авылында урта мәктәпне тәмамлый.

1975 нче елда данлыклы КамАЗ төзелешенә эшкә килә. Егерме елга якын гомерен заводта йөктөягеч машинада эшләп үткәрә. 2000 нче елда аны «Чаллы-ТВ» шәһәр телерадиокомпаниясенә эшкә чакыралар. 2006 елга кадәр – музыкаль мөхәррир, 2006 елдан өлкән корреспондент булып эшли.

Аның беренче шигырьләре вакытлы матбугатта 1977 елда Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче «Кама таңнары» газетасында басыла. 1979 елда аның «Яшьлегем Чаллы» күмәк җыентыгында шигырьләре дөнья күрә.

2003 нче елда Чаллыда ҖЧҖ «Газета-китап нәшрияты»нда «Йөрәгемә яфрак сыена» дип исемләнгән беренче мөстәкыйль китабы басылып чыга.

Бер-бер артлы аның «Бер җылы сүз» (2003), «Җанда кабынган учак» (2004), «Хисләрем канаты – Күҗәкә» (2006) китаплары,   «Назга сусау» (2006) дип исемләнгән тәкълидләр китабы (Р.Гаташның «Мәңгелек сусау» китабына шигъри җавабы) дөнья күрә.

2007 нче елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Туган якның ике чишмәсе Два родника родной земли» тәрҗемәләр китабы аны икенче яктан – тәрҗемәче буларак ача.  Нәкъ шушы китап басылып чыкканан соң иҗатын Татарстан Язучылар берлегенең кабул итү коллегиясендә тикшереп, аны Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул итәләр.

Дөньяга үз карашы, ныклы максаты булган шагыйрә, каләмдәше Вера Хәмидуллина белән берлектә «ИЗ ВЕКА В ВЕК поэзия народов кириллической азбуки» сериясендә нәшер ителгән «Татарская поэзия» (ООО МАГИ ИЗ ВЕКА В ВЕК. – Москва – Казань. – 2010) шигъри җыентыгы өчен тәрҗемәләр (юлма-юл тәрҗемәләр) эшләүдә дә катнаша. Шулай ук Тукай премиясе лауреаты, Халык шагыйре Рәдиф Гаташның «На вечном пути» (лирика/Радиф Гаташ. – Казань – 2011.) китабында урын алган газәлләрен юлма-юл тәрҗемә итеп, әлеге китапны әзерләгәндә үзеннән өлеш кертә. Әлеге хезмәтләр, Әлфия Ситдыйкованың юлма-юл тәрҗемә итү осталыгын раслап кына калмый, татар шигъриятен дөньяга танытуга бер адымы буларак та кабул ителә.

2011 нче елда Татарстан китап нәшриятында Әлфия Ситдыйкованың «Утлы җимеш» дип аталган, туган җиргә мәхәббәт, ил язмышы, яшәү мәгънәсе турында уйланулардан торган шигырьләре, ә 2012 нче елда шул ук нәшриятта, соңгы елларда язылган шигырьләр, поэма, балладасы тупланган «Тансык бәхет» китаплары дөнья күрә.

2015 елда «Ак бүре» нәшриятында шагыйрәнең татар һәм рус телләрендә, шигырьләр һәм нәсерләр тупланган «Хәтер җебе Нить памяти» китабы басылып чыга.

2016 елда «Сүз» нәшриятында нәсерләр, парчалар, кечкенә хикәяләре кергән беренче проза  «Яшәр өчен килдем» китабы дөнья күрә.

2017 елда Татарстан китап нәшрияты Әлфия Ситдыйкованың шигырьләр, поэмалар, сонетлар һәм тәкълитләр кергән «Яктылык сулышы» дип исемләнгән китабын бастырып чыгара.

2019 елда «Идел-Пресс»та басылып чыккан «Дөнья тәгәрмәче» повесте аның каләм ныклыгын янә бер кат дәлилли.

2020 елда Екатеринбургта Әлфия Ситдыйкованың Любовь Долматова белән автордашлыкта, рус телендә басылып чыккан «Золотая Звезда Хасана Заманова» дигән поэма, документлар, истәлекләр, хатлар, фотосурәтләр, мәкаләләр кергән, авылдашы – Советлар Союзы Героена багышланган китабын Североуральск каласында яшәүчеләр үз хисабына бастырып чыгаралар.

2021 елда «Мәйдан» журналында авторның «Диңгез суы тозлы ул» романы дөнья күрә. Әлеге роман «Таш тамыры» китабында Татарстан китап нәшриятында 2022 елда басылып чыга.

Әлфия Ситдыйкова балалар өчен дә иҗат итә. Аның «Кыш бабай җиләкләре Ягодки от Деда мороза» (2012), «Башмаклар Башмачки» (2013) дигән ике телдә дөнья күргән һәм «Серле дөнья» (2014) дип исемләнгән шигырь китапларын балалар яратып кабул иттеләр. Ул иҗат итеп кенә калмый, шул ук вакытта балалар шигъриятен пропагандалау өчен дә көчен кызганмый. Татар һәм рус шагыйрьләренең балалар өчен язган әсәрләрен тәрҗемә итеп, вакытлы матбугат битләренә биреп бара һәм китап итеп чыгару өчен зур хезмәт куя. Аның бу эшчәнлеге 2011 нче елда, «Россиянең алтын каләме» милли әдәби премия кысаларында, «Молодежь Московии» бөтенруссия бәйсез газетасының баш редакторы, язучы Светлана Савицкая һәм Александр Бухаров, Новосибирск шәһәрендә эшләп килүче «Музей солнца» (директоры Халыкара Славян Академиясе профессоры Валерий Липенков) оештырган «Солнечный храм» Халыкара акциясендә бәяләнеп, «Кояшлы иҗаты өчен» дипломы һәм медале белән бүләкләнә.

Әлфия Ситдыйкова 2012 нче елда каһарман шагыйрь Нур Баянның иҗатын өйрәнеп «Нур Баянның шигъри дөньясы» дип исемләнгән хезмәтен бастырып чыгара (ГУ «РЦМКО»).

2012 нче елда нәтиҗәле тырыш хезмәте, актив иҗади эшчәнлеге  өчен Яр Чаллы шәһәре Хакименең мактау грамотасы белән бүләкләнә.

2012 нче елда татар мәдәниятен, сәнгатен үстергә зур өлеш керткән өчен «Күнел» радиосының махсус бүләге «Алтын күбәләк» белән бүләкләнә.

Татарстан республикасында 2012 нче елда Вера Хәмидуллина наширлегендә балалар өчен «Современные авторы детям издано в Казани (САДИК)» сериясендә җете төсләр белән бизәлгән, логик уеннар, балаларны фикерләргә өйрәтә торган биремнәр белән баетылган ике телдәге китапларны бастырып чыгаралар һәм укучыларга тәкъдим итәләр. Аның тәрҗемә өлкәсендә башкарылган хезмәтләре Россия Язучылар берлеге һәм Россия Тәрҗемәчеләр берлеге тарафыннан югары бәяләнә. 2012 нче елда Ә.Ситдыйкова «Иҗтимагый әдәби-наширлек эшчәнлегендәге югары гражданлык позициясе һәм уңышлы тәрҗемә эшчәнлеге өчен» А.С. Грибоедов исемендәге әдәби премия һәм истәлек медале белән бүләкләнә.

2013 нче елда Әлфия Ситдыйкова Берлинда узган«Иң яхшы китап-2013» («Лучшая книга-2013») IV Берлин халыкара әдәби конкурста «Хәзерге заман авторлары – балаларга» («Современные авторы – детям») китап сериясенә кергән китапларга кергән әсәрләрне тәрҗемә иткән өчен «Тәрҗемәчелек Олимпы» дипломы һәм махсус призы белән бүләкләнә.

2013 елда Ә. Ситдыйкова тәрҗемәсендә Светлана Савицкаяның «Чаша Тимура Тимур Тустаганы» дип исемләнгән ике телдәге (Татарстан, Болгар һәм Свияжск, Алабуга турындагы легендаларга нигезләнеп иҗат ителгән) китабы «Алтын Каләм энцеклопедиясе» халыкара проекты кысаларында, Мәскәүнең «Золотое Перо» Нәшрият Йортында басылып чыга.

Вера Хәмидуллина белән бергә «САДИК» һәм «САД» сериясенә кергән 50 дән артык китап нәшер итәләр. 2013 елда әлеге авторларның ике телдәге «Радуга Сабантуя Сабантуй балкышы» дип исемләнгән балалар өчен шигырьләр китабы 5000 данә, соңрак Татарстан Мәдәният министрлыгы заказы буенча янәдән 5000 данәдә дөнья күрә.

2014 нче елда «Россиянең Алтын каләме» милли әдәби проекты кысаларында «Әдәби тәрҗемәләр» номинациясендә «Россиянең Көмеш каләм лауреаты» исеменә лаек була.

Әлфия Ситдыйкова «Ләйсән» әдәби берләшмәсенең 50 еллыгы уңаеннан әзерләнеп, 2014 нче елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Әдәби Чаллы» китабының бер төзүчесе.

Әлфия Хаҗиәхмәтова (Ситдыйкова) 2015 нче елда «Ел китабы – 2013» конкурсында Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Сабантуй балкышы» китабы өчен III дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.

Әлфия Хаҗиәхмәтова (Ситдыйкова) 2015 нче елда татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мактау Грамотасы белән бүләкләнә.

Әлфия Хаҗиәхмәтова (Ситдыйкова) 2017 елда әдәбият-сәнгать өлкәсендә шәһәркүләм узган бәйгедә  катнашып, «Әдәбият» номинациясендә дипломга  һәм шәһәр мэры премиясенә лаек була.

2016 елда «Татнефть» ААҖнең «Рухият» Фонды Советы һәм Татарстан Республикасы   Язучылар берлеге идарәсенең карары нигезендә (беркетмә 5.10.2016) әдәбияттагы казанышлары өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия белән бүләкләнә.

2018 елда Әлфия Хаҗиәхмәтова (Ситдыйкова) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының  «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнә.

2018 елда Әлфия Хаҗиәхмәтова (Ситдыйкова),  татар халкының мәдәниятен һәм традициясен саклауга, популярлаштыруга һәм Удмуртия Республикасы белән ике арадагы дуслыкны ныгытуга  керткән өлеше  өчен Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

2020 елда Әлфия Хаҗиәхмәтовага (Ситдыйкова)Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

2020 ел нәтиҗәләре буенча «Ел язучысы» исеменә лаек була һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе дипломы белән бүләкләнә.

2020 елда Әлфия Ситдикова әдәбият өлкәсенә һәм Хәсән Замановның батырларча тормыш юлы үтү тарихын киләчәк буыннарга саклауга керткән намуслы хезмәте өчен Свердловск өлкәсе  Североуральск шәһәр округы башлыгы В.П.Матюшенконың Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

2021 елда Әлфия Ситдыйкова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге игълан иткән Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр бәйгесендә катнашып «Иң яхшы чәчмә әсәр» номинациясендә III дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.

2023 елда Әлфия Ситдыйковага Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Шәһри Чаллы» газетасы «Мәйдан» журналы редакциясенең  Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиясе бирелә.

Шагыйрә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, район җирлекләрендә әдәби очрашуларда булып телне, әдәбиятны, шигъриятне пропагандалый, чыгышлар ясый. Һәм һәр катнашкан чара хакында вакытлы матбугат битләренә язмалар биреп бара. Ул киң җәмәгатьчелеккә шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, публицист һәм журналист буларак билгеле.

Ә.Ситдыйкова – 2008 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

 ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

 Ситдыйкова Ә.

Йөрәгемә яфрак сыена: Шигырьләр, поэмалар./Р.Бәшәрнең сүз башы белән. – Яр Чаллы: ҖЧҖ «Газета-китап нәшрияты». 2003. – 128 бит.(1000 данә)

 

Ситдыйкова Ә.

Җанда кабынган учак: Шигырьләр./Ф.Сафинның сүз башы белән.– Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе., 2004. –  144 бит. (1000 данә)

 

Ситдыйкова Ә.

Хисләрем канаты – Күҗәкә: Шигырьләр, поэмалар, нәсерләр./ – Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе., 2006, –  112 бит. (500 данә)

 

Ситдыйкова Ә.

Назга сусау: Тәкълидләр./Р.Гаташның сүз башы белән.– Казан: «Мәктәп»  редакция-басма үзәге., 2006. –  80 бит. (150 данә)

 

Ситдыйкова Ә.

Назга сусау: Тәкълидләр, тулыландырылган басма./Р.Гаташның сүз башы белән. – Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе., 2007. – 96 бит. (300 данә)

 

Ситдыйкова Ә. Хамидуллинв В.

Два родника родной земли – Туган якның ике чишмәсе: Шигырьләр, поэмалар./Г.Гыйльманов һәм Н.Алешков язган сүз башлары белән.– Казан: Татар. кит нәшр., 2007. – 208 бит. (1000 данә). Татар һәм рус телләрендә.

 

Ситдыйкова Ә.  Хәертдинов Р.

Авыл җаны – Күҗәкә горурлыгы:Авыл тарихы, шигъри, публицистик язмалар./Э.Фәттаховның сүз башы белән. – Казан: Татмедиа ААҖ филиалы «Идел-Пресс»., 2010. –  296 бит. (1000 данә)

 

Ситдыйкова Ә.

Утлы җимеш: шигырьләр./Р.Гаташның сүз башы белән. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011. – 144 бит. (1500 данә)

 

Ситдыйкова Ә.

Тансык бәхет: шигырьләр, поэма, баллада. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2012. –  224 бит. (2000 данә)

 

Ситдыйкова Ә.

Нур Баянның шигъри дөньясы: Ә. Шәриповның сүз башы белән. – Казан:Редакционно-издательский отдел ГУ «РЦМКО», 2012. – 92 б.

 

Ситдыйкова Ә.

Серле дөнья: Балалар өчен шигырьләр һәм русчадан тәрҗемәләр. – Казан: Идел-Пресс, 2014.

 

Ситдыйкова Ә.

Хәтер җебе /Нить памяти: шигырьләр, нәсерләр . – Казан: «Ак бүре» нәшр, 2015. – 127 бит. (500 данә)

 

Ситдыйкова Ә.

Яшәр өчен килдем:  нәсерләр, парчалар, кечкенә хикәяләр/ Әлфия Ситдыйкова. – Казан: Сүз, 2016. – 96 бит. (2000 данә).

 

Ситдыйкова Ә.

Хәсән Заманов: поэма, дәрес эшкәртмәсе, документлар, хатлар, фотосурәтләр/[авт.-төз.Ситдыйкова Ә.М., консультанты Сафин Ф.М.].  – Казан: «Ак бүре» нәшр., 2016. – 71 б.: илл. б-н. (500 данә)

 

Ситдыйкова Ә.

Яктылык сулышы: Шигырьләр, поэмалар, сонетлар һәм тәкълитләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2017. – 256 б. (2000 данә)

 

Ситдыйкова Ә.

Дөнья тәгәрмәче: Повесть. – Казан: АО ПИК «Идел-Пресс»., 2019. – 160 б. (1000 данә)

 

Ситдикова А. Долматова Л.

Золотая звезда Хасана Заманова: Поэма, документы, воспоминания, письма, фотографии, статьи. / – Екатеринбург: ООО Универсальная Типография. «Альфа Принт». 2020. — 96 стр. (200 экз.). На русском языке.

 

Ситдыйкова Ә.

Таш тамыры: Роман, повесть, документаль бәян. – Казан: «Татарстан китап нәшрияты» нәшр., 2022. –  408 б. (1000 данә)

 

«САДИК»  сериясендә басылган шигырьләр китабы

Ситдыйкова Ә.

Кыш бабай җиләкләре Ягоды от деда Мороза: балалар өчен шигырьләр, лабиринтлар һәм логик уеннар  =  стихи для детей, раскраска и логические игры/Әлфия Ситдыйкова. – Казань: «Идел-Пресс»., 2012. – .тираж 1000. – 16 с.

 

Ситдыйкова Ә.

Башмаклар Башмачки: балалар өчен шигырьләр, лабиринтлар һәм логик уеннар   = стихи для детей, раскраска, лабиринты и логические игры /Әлфия Ситдыйкова. – Казань: «Идел-Пресс»., 2012. – .тираж 1000. – 16 с.

 

Ситдыйкова Ә. Хамидуллина В.

Радуга сабантуя Сабантуй балкышы:  мәктәп яшендәге балалар өчен шигырьләр /Вера Хамидуллина Әлфия Ситдыйкова. – Казань: «Идел-Пресс»., 2013. – .тираж 5000. – 16 с.

 

Демиркая Алп-Эрен

Дөнья тәкәрләге:[Әлфия Ситдыйкова: Дөнья тәгәрмәче повесте һәм иҗаты буенча монография]// Төркия. –«Ыһламур» китап нәшрияты. – 2022. – тираж 300. – 152 б. Төрек телендә.

 

Ситдыйкова Ә.

Ай йөгерә: балалар өчен шигырьләр /Әлфия Ситдыйкова. – Казань: «Школа» редакция-нәшрият үзәге., 2023. – тираж 300. – 32 б.

 

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Бәшәр Р.

Сандугачлы таңнарга гашыйк…:[Сүз башы] //  Йөрәгемә яфрак сыена: Шигырьләр, поэмалар. – Яр Чаллы: ҖЧҖ «Газета-китап нәшрияты»., 2003. – 128 бит.(1000 данә)

 

Сафин Ф.

Җанда шәмнәр янганда…:[Сүз башы] // Җанда кабынган учак: Шигырьләр. – Яр Чаллы: Яр Чаллы типографиясе., 2004. – 144 бит.(1000 данә)

 

Гаташ Р.

Ләйләләр телгә килсә…:[Сүз башы] //Назга сусау: Тәкълидләр. – Казан: «Мәктәп» редакция-басма үзәге., 2006. –  80 бит. (150 данә)

 

Якупова С.

«Без дөньяга юкка килмәгәнбез…»: [юбилей уңае белән шагыйрә Ә.Ситдыйкова иҗатына  бәяләмә] //Шәһри Чаллы. – 2007. – 15 авг.

 

Алешков Н.

Где живет счастье: [Сүз башы]//Два родника родной земли – Туган якның ике чишмәсе: Шигырьләр, поэмалар, тәрҗемәләр. – Казан: Татар. кит нәшр., 2007. – 208 бит. (1000 данә)

 

Гыйльманов Г.

Иҗатында язмыш бар: [Сүз башы]//Два родника родной земли – Туган якның ике чишмәсе: Шигырьләр, поэмалар, тәрҗемәләр. – Казан: Татар. кит нәшр., 2007. – 208 бит. (1000 данә)

 

Сафина Н.

Каршылык көчен буйсындыр:[иҗатка карата фикер ]//Ватаным Татарстан. –2008. 16 май. – 16 бит.

 

Гаташ Р.

Шигырь күзләрендә – Сөю һәм Наз: [Сүз башы]//Утлы җимеш: шигырьләр/Ә.Ситдыйкова. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011. – 296 бит. (1000 данә)

 

Якупова С.

Яңа китап: Бар бәхете – яшәү көчендә…: [«Утлы җимеш»  китабы басылып чыгу уңаенннан язма] //Шәһри Чаллы. –  2011. – 20 апрель (5 бит).

 

Хәлим А.

Иҗатына бер караш:[Сабантуйга кайткач («Яшәр өчен килдем»  дип исемләнгән нәсерләр китабының кулъязмасына сүз башы)]   //Мәйдан. — 2012. —№ 7. — Б.104-105.

 

Әхмәтҗанов М.

Өзелмәсен хәтер җепләре: [Шул исемдәге җыентык чыгу уңаеннан ]//Мәдәни җомга. —2016. 15 апрель (15 бит).

 

Гыйльманов Г.

Иҗатына бер караш:[Иҗатында язмыш бар]//Мәйдан. —2017. Июль. Б.58-59.

 

Нигъмәтҗанова Д.

Иҗатына бер караш:[Әлфия Ситдыйкова шигъриятендә лирик герой]//Мәйдан. —2017. Июль. Б.60-65.

 

Хөснетдинова Л. Дәвер моңын саклаучы:[Әлфия Ситдыйкова иҗатына күзәтү]// Мәдәни җомга. —2022. 29 июнь (6 бит).

 

Садриев Ф. Әлфиянең урак өсте: [Әлфия Ситдыйкованың «Таш тамыры» китабы басылып чыгу уңаеннан ]// Мәдәни җомга. —2022. 16 сентябрь (18 бит).

 

Демиркая Алп-Эрен. Дөнья тәкәрләге:[Әлфия Ситдыйкова: Дөнья тәгәрмәче повесте һәм иҗаты буенча монография]// Төркия. –«Ыһламур» китап нәшрияты. –  – 2022.

 

 

 


Язучылар