Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Туфан Миңнуллинның кабере янында аның яшәү һәм үлем турындагы сүзләрен искә алдылар

Бүген татар зыялылары Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел уңаеннан Казанның Яңа Татар зиратында әдипне искә алдылар, аның рухына дога кылдылар һәм каберенә чәчәкләр салдылар. Аның яшәү һәм үлем турындагы сүзләрен искә төшерделәр.

«Безне монда Туфан җыеп китерде. Меңләгән, миллионлаган кеше Туфан аганы һәрвакыт искә ала. Ул бервакытта да үлем турында сөйләшмәде, яшәү турында гына уйлады. Бик тапкыр иде, гади авыл кешесе белән дә, зур җитәкче белән дә берничә минут эчендә уртак тел таба ала иде», — дип искә алды Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев.

Разил Вәлиев сүзләренчә, бер чарада «Туфан Миңнуллинның популярлыгы гади халык арасыннан чыгуы белән бәйле», — дигән фикер яңгыраган. «Гади халык арасыннан чыккан кеше түгел ул», дип мин төртмәле сүз әйткән идем, Туфан миңа ачуланып карады. «Ул һәрвакыт гади халык арасында йөри торган кеше», — дип өстәдем. Шуннан соң Туфан ага елмаеп куйды», — ди Разил Вәлиев.

Әдипне искә алу чарасын Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов ачты. Ул Туфан Миңнуллинның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында урнашкан туган нигезе төзекләндереләчәген белдерде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов кичә әдипнең кызы Әлфия Туфановна белән сөйләшүен әйтте. Әнисе Нәҗибә Ихсанованың хәле авыр булу сәбәпле Әлфия Туфановна чарага килә алмаган һәм күп сәламнәрен җиткергән.

Аннары Туфан Миңнуллин белән Мәскәүдә биш ел буе бергә укыган Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Әзһәр Шакиров сүз алды. «Туфан театрның бөтен нечкәлеген аңлаган, артистның ничек уйнаганын күз алдында тоткан кеше иде. Талантлар кабатланмый. Аны кабатларга мөмкин түгел. Туфан халкыбызга чын талант иясе, чын әдип булып килеп керде», — диде Әзһәр Шакиров.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәнең җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин Туфан Миңнуллинның дин әһелләре белән тыгыз элемтәдә булганын әйтте. «Ул мәдрәсәбезгә килеп, шәкертләр белән аралашудан тәм таба иде. Аның белән берничә зур проект эшләргә туры килде. 2009 елда Тәтеш районында XII–XIII гасырларга караган каберлекләрне торгызырга ярдәм итте, хәтта матди яктан да өлешен кертә алды», — диде ул.

(«Татар-информ», Рифат Каюмов).

Язучылар