Әсрар Әбрар улы Галиев 1938 елның 16 октябрендә Татарстанның Әлки районы Түбән Биктимер авылында дөньяга килә.
1971 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Балалар укыта, шахтада эшли, журналист буларак күп кенә өлкә һәм район газета-журналларына язышып, алар белән даими бәйләнештә тора.
Әсрар Галиев яшьтән үк әдәби иҗатка тартылып үсә. Үзенең «Төнге җыр» исемле беренче хикәяләр җыентыгында (1980) татар яшәү-көнкүрешенең милли үзенчәлеген ачып күрсәтергә омтыла. «Асыл кошым минем» повестенда (1987), «Көн яктысы» романында (1993) шахтерлар тормышына мөрәҗәгать итә. 1996–1997 елларда язучы үз укучыларына «Гали батыр» дип исемләнгән автобиографик повестен тәкъдим итә. Биредә без язучының яшәү мәгънәсе турындагы тирән уйлану-кичерешләре, тормыш-яшәешкә булган гадел, ихлас, катгый карашлары белән очрашабыз.
Ул 1998 елда вафат була, Лениногорск районында җирләнә.
Ә.Галиев – 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.