Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фәттахова Лилия

Лилия Рәфхәт кызы Фәттахова 1972 елның 22 октябрендә Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында дөньяга килә. Туган авылында мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. 1995 елда КДПУны (КДПИ шулай үзгәртелә) тәмамлап, туган ягына кайта һәм Яңа Чишмә гимназиясендә татар теле һәм тарих укыта.

2009-2013 елларда район мәгариф бүлегенең методик-мәгълүмати үзәгендә милли мәгариф буенча методист булып эшли; районның тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары берләшмәсен җитәкли. 2017 нче елга кадәр Яңа Чишмә урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укыта. Югары категорияле укытучы, ТР ның “Иң яхшы укытучы”, “Педагог-остаз”, Яңа Чишмә районы Башлыгы Грантлары иясе, “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

2017 елда Чаллыга килә. 2017-2018 елларда “Шәһри Чаллы” газетасында бүлек мөхәррире булып эшли. 2018-2021 елларда – “Көмеш кыңгырау” республика балалар һәм яшүсмерләр газетасында мөхәррир урынбасары.

2021-2023 елларда “Мәйдан” журналы баш мөхәррире.

Шигырь һәм мәкаләләре “Яңа Чишмә хәбәрләре”, “Мәдәни җомга”, “Безнең гәҗит”, “Яңарыш” (Удмуртия) газеталарында, ”Казан утлары”, “Сөембикә”, “Идел”, “Мәйдан”,“Тулпар” (Башкортостан), “Ялкын”, “Сабантуй” журналларында, күмәк җыентыкларда басылып чыкты.

Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән ябык әдәби конкурста “Шигырь” (балалар әдәбияты) номинациясендә 2 нче урын, “Хикәя” (балалар әдәбияты) номинациясендә беренче урынга лаек була.

2019 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. С. Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясе иясе (2022 ел), Ш. Галиев исемендәге әдәби премия иясе (2023 ел).

 

Төп басма китаплары

1. Танырсыңмы?: Шигырьләр. – Казан: РИЦ “Школа” – 2015.

2. Ишет мине!.. Шигырьләр. Казан: Татар.кит.нәшр. – 2019.

6. Карурман миләүшәсе. Хикәяләр. – Казан: “Рухият” кит.нәшр. – 2019.

Җыентыкларда басылган шигырьләре:

1. Илһам чишмәләре // Родники вдохновения// күмәк җыентык: Казан. – Рухият.- 2013. – 459-460 б.

2. Авылым, мин синең тәлгәшең // Малая родина – пристань моей души // күмәк җыентык: – Казан: РИЦ “Школа”. – 2015. – 136-139 б.

4. Туган яктан илһам алып // Вдохновленные краем родным// күмәк җыентык: – Казан: Рухият. – 2016. – 137-138 б.

5. Яңа әсәрләр: беренче китап: шигырьләр, поэмалар, хикәяләр. Казан: Татар.кит.нәшр., 2022 ел.

Аның катнашында төзелгән китаплар:

1.История Новошешминского района. – учебное пособие для учащихся 7-9 классов общеобразовательных учреждений. – Казань: Редакционно-

издательский центр “Школа”. – 2014 г.

Аның турында шәхесләр:

Дания Заһидуллина, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы:

“Лилия Фәттахованың мәсәлләре өлгергән каләм белән иҗат ителгәннәр. Беренчедән, текстлар классик мәсәл жанрына куела торган таләпләргә җавап бирә, бу күренешне татар әдәби барышында мәсәл жанрының үсеше дәвам итү дип карарга кирәк. Икенчедән, әсәрләр укыла, һәм моңа аларның форма камиллеге: рифма-ритм төгәллеге, мәгънә ачыклыгы ярдәм итә.

Лилия Фәттахова мәсәлләрендә яңалык эчтәлекне катлауландыру, берничә укылыш вариантына ия текстлар тудыру юлында табылган”.

(“Казан утлары” журналында басылган “Лилия Фәттахова. Мәсәлләр” мәкаләсеннән).

Фәйрүзә Мөслимова, шагыйрә, Татарстан Язучылар берлегенең Шигърият остаханәсе җитәкчесе:

“Лилия Фәттахова. Татарстан нефтенә 50 ел тулу уңаеннан Әлмәт төбәге иҗатчыларының гомуми җыентыгын редакцияләгәндә очраттым мин бу исемне. Яңа Чишмә кызы. Бик күп үзешчән авторлар арасында ул үзенчәлекле энҗе кебек ялтырап тора иде. Дөньяга яшьләрчә романтик карашы, хыялый омтылышлары белән генә түгел, яшәешнең мәгънәсе турында тирәннән уйлана белүе, фәлсәфи фикерләре белән дә.

Әле шушы арада гына аның “Сөембикә”, “Казан утлары” журналларында басылган шигырьләрен укып сөендем. Югалмаган, димәк. Иҗаты тагын да баеган, тирәнәйгән. Шунысы сөенечле: Лилиянең тоткан кыйбласы үзгәрмәгән: ул һаман да дөньяны матурларга, җәмгыятьтә әдәп-әхлак сыйфатларын тәрбияләргә омтыла, үзе төзәтә алмастай кимчелекләрне күреп уфтана, борчыла. Шагыйрәне милләт язмышы, аның киләчәге уйландыра. Бу уйлар – гадәти акыл сату түгел, алар – тормыш мисалларына таянып, киләчәккә карау. Лилиянең лирик шигырьләрендә исә кайнар хисләре чайпалып, түгелеп тора. Шагыйрь кеше ничек инде хиссез, җансыз яшәсен ди?”

Галимҗан Гыйльманов, язучы, шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе:

“Лилия Фәттахованың чын шагыйрь булуын күптән белә идем инде. Кулъязма хикәяләр җыентыгы кулыма килеп кергәч, тагын бер инандым: талантлы кеше нәрсә генә язса да, талантлы чыга! Тагын шуңа ышандым: чын шагыйрь кайсы гына жанрда эшләсә дә, барыбер шагыйрь”.

(“Карурман миләүшәсе” китабына язылган кереш мәкаләдән).

Рәниф Шәрипов, шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова һәм Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләкләр иясе:

“Талантың бар, димәк, язарга хакың бар!”.

(“Танырсыңмы?” җыентыгына язылган кереш мәкаләдән).

Мөхәммәт Мирза, шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:

“Шигырь бар, шагыйрь бар. Килсен, күренсен, дөньяга чыксын. Бездән хәер-фатиха!”

(20.10.2016. “Казан утлары” журналы мөхәррире буларак, шигырьләр шәлкеменә карата язылган сүзләр).


Язучылар