Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Аяз Гыйләҗевнең якыннары Зәй якларында туган нигезләрендә булды

Зәй якларына Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тормыш иптәше Нәкыя ханым, балалары, оныклары, туганнары килде.  Алар нәсел тамырлары тоташкан Бигеш һәм Урта Баграж авылларында булды.

Урта Багражда мөхтәрәм кунакларны дәртле керәшен җырлары белән каршы алдылар. Бу турыда «Зәй офыклары» сайтында хәбәр ителә.

Аяз Гыйләҗевнең әти-әнисе укытучылар булган, аларны элек бер авылдан – икенчесенә, бер мәктәптән икенчесенә күчереп йөрткәннәр. Урта Баграждагы йорт – аларның беренче үз нигезләре. Хәзер әлеге йорт музей буларак эшли. Аяз Гыйләҗев Урта Баграж авылын халкына – керәшеннәргә гомер буе рәхмәтле булган. Бу аның әсәрләрендә ачык күренә. Шушы авыл кешеләрен, мондагы сукмакларны, чишмәләрне, тауны язучының китапларыннан җиңел таныйсың.

« Урта Багражга сагынып, ашкынып кайттык. 1955 елда -Аяз төрмәдән кайтканда, әти белән әни биредә мәктәп ихатасындагы йортта яши иде. Ул әтисе белән әнисенә үз йортларын булдырырга ярдәм итүне үзенә максат итеп куйды.1960 елда без – барлык балалары шушы йортны тергездек. Аның өчен әти белән әнинең куануларына чик-чама булмады, моңа кадәр шәхсән үз йортлары булмаган кешеләргә бу төп нигез булды», – диде Нәкыя ханым.

«Зәй төбәге, биредә яшәүче керәшен халкы безнең якын кешеләребезгә әйләнде. Аяз гел әйтә иде керәшен халкы – изге халык, алар кешелекле булулары белән аерылып тора дип. Кешеләрен, тарихын зурлаган төбәкнең киләчәге дә якты», – диде ул.

Кунаклар Аяз Гыйләҗевның әти-әниләре истәлегенә ташлар куелган чишмәгә төшеп, шифалы судан да авыз итте. Соңыннан авыл мәдәният йортында очрашу да узды.

tatar-inform.tatar

 


Язучылар

Туган көннәр

Мар
1
Вс
Ләлә Гыймадиева
Нурислам Хәсәнов
Мар
10
Вт