Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Кәримова Алия

      Алия Каюм кызы Кәримова (әдәби тәхәллүсе – Алинә Кәримова) 1976 елның 14 июнендә Кыргызстанның Ом өлкәсе Кызыл-Кыя шәһәрендә туа. 1993 елда Казан дәүләт университеты каршындагы 1 нче номерлы эксперименталь мәктәп-лицейда укый һәм 1999 елда Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый.

     Университетта укыган дәвердә Марк Зарецкий җитәкләгән Максим Горький музее каршында оештырылган әдәби берләшмәгә йөри. Соңрак ул өч ел буе бу берләшмәнең җитәкчесе була.

     Алия Кәримованың беренче мәкаләсе 1995 елда «Идель» журналында дөнья күрә. Шуннан соң аның язмалары бер-бер артлы «Новый мир», «Знамя», «Октябрь», «Наш современник», «Дружба народов», «Юность» (Мәскәү), «День и Ночь» (Красноярск), «Луч» (Ижевск) журналларында басыла.

     2006 елда Татарстан китап нәшриятында Алинә Кәримованың «Другое платье» исемле шигырьләр китабы басыла, һәм ул 2007 елда А.М.Горький (Казан) исемендәге әдәби премия белән бүләкләнә.

     Алия Кәримова Россия яшь язучыларының Липки шәһәрендә үткәрелгән форумында, Борис Чичибанин исемендәге хәзерге рус поэзиясе фестивалендә (Харьков, 2004) катнаша, V форум нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының стипендиаты була (2005).

     Ул Идел буе яшь язучыларының I форумы лауреаты (Саранск, 2006), А.С.Пушкин бәйрәмендә катнаша (Пушкинские горы, 2007).

     Алия Кәримова татар поэзиясен тәрҗемә итүче буларак та билгеле. Ул С.Сөләйманова, И.Юзеев, Р.Фәйзуллин, Р.Гаташ, М.Мирза, Х.Әюп һ.б. шигырьләрен тәрҗемә итә.

     А.Кәримова – 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар