Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Юзеев Илдар

Күренекле шагыйрь Илдар Гафур улы Юзеев 1933 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучы гаи­ләсендә туа. Ямадыдагы урта мәктәпне тәмам­лаганнан соң, 1950–1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегендә белем ала. Хезмәт юлын журналистикадан башлый: 1954–1966 елларда «Пионер» (хәзерге «Ялкын») республика балалар журналының җаваплы секретаре, аннары бер ел «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1967–1971 елларда ул – Татарстан Язучылар бер­легенең әдәби консультанты хезмәтендә. 1973 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курс­ларны тәмамлап кайткач, өч ел дәвамында «Казан утлары» журналының поэзия бүлегенә җитәкчелек итә. 1977 елның мартыннан И.Юзеев Татар­стан Язучылар берлегендә яшь авторлар белән эшләү буенча идарә рәисе­нең урынбасары вазифаларын башкара.

И.Юзеев әдәби иҗат белән бик иртә шөгыльләнә башлый. 1943 елда аның «Дошман җиңелә» исемле шигыре район газетасында басылып чыга. Ул шулай ук пьесалар язуда да көчен сынап карый, хәтта шулардан бер­се – «Алсу гөлләр» дигәне – мәктәп сәхнәсендә дә уйнала. Ә унынчы сыйныфта укыганда яшь авторның шигырьләре инде Уфада «Әдәби Башкортстан» (хәзерге «Агыйдел») журналы, «Кызыл таң» газетасы кебек рес­публика матбугатында күренә башлый.

Һ.Такташ шигырьләре тәэсирендә яза башлаган И.Юзеев үзенчәлекле шагыйрь буларак узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында фор­малаша. Аның шигъри таланты аеруча поэма жанрында ачыла. 1955 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында басылган «Та­ныш моңнар» поэмасы белән ул киң катлау укучылар арасында таныла. Беренче поэмаларында ук иҗатының төп билгеләре – хис һәм фикер гармониясе, табигыйлек, лирик моң, ихласлык сыйфатлары ачык төсмерләнә. Шагыйрьнең шуннан соңгы шигырь һәм поэмалары, романтик-лирик ха­сиятләрен, моң һәм хис муллыгын саклаган хәлдә, гражданлык мотивла­ры, үзгәрүле заман таләпләренә һәм ихтыяҗына бәйле олы идеяләр, соци­аль эчтәлек белән сугарыла бара. «Әнкәй» (1959), «Фәрит-Фәридә» (1959), «Миләүшә» (1954-1965), «Язылмаган поэма» (1964), «Өчәү чыктык ерак юлга…» (1965), «Тынлык белән сөйләшү» (1966), «Карурман» (1971), «Таш диварлар авазы» (1973), «Өзелмәсме кыллар?» (1977), «Таш кала фаҗига­се» (1988), «Өзелгән тәсбих» (1989) кебек лирик, драматик поэмаларында һәм башка бик күп шигырь, балладаларында әдип, заман темаларына һәм тарихи үткәнгә мөрәҗәгать итеп, кеше рухының бөеклегенә, хөрлегенә дан җырлый, һәртөрле явызлыкка, изүгә, шәфкатьсезлеккә, коллыкка, ял­ганга каршы нәфрәт хисләрен ачык гәүдәләндерә.

«Миләүшә» исемле китабына (1968) тупланган поэмалары һәм балла­далары өчен И.Юзеев, шагыйрьләрдән беренче буларак, 1968 елда Татар­станның М.Җәлил исемендәге Республика премиясенә, ә «Таш диварлар авазы» һәм «Өзелмәсме кыллар?» исемле поэмалары өчен 1980 елда Та­тарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

И.Юзеев шигъриятендәге төп сыйфатлар – тирән моң, лиризм, фикер-хис ачыклыгы, форма төгәллеге – композиторларны да илһамландырып тора. Шагыйрьнең дистәләрчә шигъри әсәрләренә көй языла. Халык арасында киң таралган «Яшь наратлар» (Җ.Фәйзи музыкасы), «Төнбоек» (Л.Айтуганов музыкасы), «Шофер», «Резидәкәй» (Ш.Мәҗитов музыкасы), «Кайтам инде», «Бөркет турында баллада», «Чит илләргә чыксаң» (С.Садыйкова музыкасы), «Яшьлек дустыма», «Фәүзия җыры», «Таң кызы җыры», «Серле чәчәк» (М.Яруллин музыкасы), «Кыр казлары артыннан», «Туган ягым каеннары», «Гашыйклар тавы» (М.Имашев музыкасы), «Хуш инде» (Ф.Мортазин музыкасы), «Мәтрүшкәләр» (А.Гыйләҗев музыкасы), «Сине уйлап янам» (С.Ибраһимов музыкасы) һ.б. бик күп җырлар шагыйрь иҗатының үзенчәлекле бер тармагын тәшкил итә.

И.Юзеев – танылган драматургларның берсе, дистәдән артык коме­дия, драма, трагедияләр авторы. Әдипнең пьесалары оригиналь сюжетка корылуы, шигърилеге, романтик пафосы, оптимистик рухы белән җәлеп итә. Поэзиясендәге кебек, пьесаларында да автор кеше күңеленең якты, гуманистик омтылышларын романтик буяулар белән сурәтләргә омтыла, матурлыкның кадерен белү, халыкның рухи һәм мәдәни казанышларын, гореф-гадәтләрен саклау, аларны дәвам иттерү, үстерү турындагы уй-хы-яллары белән уртаклаша.

Драматургның иң күп куелган пьесасы – «Сандугачлар килгән безгә» дигән моңсу комедиясе. Ул – 1974 елдан бүгенге көнгә кадәр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Казан дәүләт Яшьләр театры репертуарында, шулай ук Башкорт дәүләт академия теат­ры, Мари музыкаль драма театры, Тува рус драма театры, Каракалпак Яшь тамашачылар театры сәхнәләрендә куела, Ленинград, Казан, Уфа, Кемерово телевидениеләре аша күрсәтелә. СССР халыклары театр сәнгате һәм милли драматургиясенең Ленинградта уздырылган Бөтенроссия фестива­лендә (1978) әлеге пьеса буенча куелган спектакль өчен Тува рус драма театры коллективы һәм пьеса авторы I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә һәм фестиваль лауреаты дигән исемгә лаек була.

Шагыйрь-драматургның «Янар чәчәк», «Бөркетләр кыяга оялый» («Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз»), «Кыр казлары артыннан», «Кайт­мый калсам, көтәрсеңме?», «Бәхетемнән узып барышлый», «Безнең әти мировой», «Онытылмас бәет», «Мәкәрҗәгә барган идек», «Сөйгәнемнең туган көне», «Гашыйклар тавы», туксанынчы елларда иҗат ителгән «Ак калфакны төшердем кулдан», «Хуш, Хәйбуш!», «Моңлы бала түгел идем…», «Эзләдем, таптым, югалттым» кебек драма һәм комедияләре дә профессиональ театрлар репертуарында ныклы урын алалар.

Заман һәм кеше мөнәсәбәтләренең калкурак чагылышына ирешү, чын­барлыкны гомумиләштеребрәк, аның фәлсәфи асылын бер фокуска туп лабрак бирү өчен, шагыйрь еш кына шартлы алымнарга мөрәҗәгать итә, тәэсир көченә ия булган символик образларны кертә. Эчтәлек һәм форма өлкәсендәге эзләнүләр «Мәхәббәт китабы» исемле поэмалар циклында (1978), «Таймас» (1961), «Соңгы төн» (1972), «Очты дөнья читлегеннән» (1980), «Мәңгелек белән очрашу» (1982) исемле шигъри трагедияләрендә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган «Ерактагы кәккүк авазы» спектакленең (Рәшит Кәлимуллин операсы) либ­реттосында үзенчәлекле гәүдәләнеш таба.

И.Юзеев иҗат эшчәнлегенең башыннан ук татар балалар әдәбияты белән даими багланышта һәм хезмәттәшлектә яши. «Ялкын» журналы­ның унике ел дәвамында әдәби хезмәткәре һәм редколлегия әгъзасы була­рак, шулай ук Язучылар берлегенең яшь авторлар белән эшләү бүлеге мөдире сыйфатында ул татар балалар әдәбиятын үстерүгә, яшь әдәби ал­маш тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның балаларга адресланган үз әсәрләре дә байтак. Алар шагыйрьнең аерым җыентыкларында («Пони малае нәни Җирәнкәй», 1967; «Аю сатам, кем ала?», 1999; «Бәби Ай», 2003 һ.б.) һәм 2002 елда нәшер ителгән биш томлык «Сайланма әсәрләр»е-нең икенче томында урын ала.

И.Юзеевның туксанынчы еллардагы иҗаты, заманның кискен үзгәреш­ләренә һәм үзенең тормыш тәҗрибәсенә бәйле рәвештә, хис-фикер, тел-стиль образлылыгы, кичерешләре ягыннан тагы да тирәнәя төшә, кеше шәхесе, яшәеш, халык-милләт турындагы шигъри-фәлсәфи уйланулары яңа поэтик сыйфатлар, төсмерләр белән баеп-ялтырап китә («Уйлый күңе­лем төрлесен» шигырьләр җыентыгы, «Татар моңы» поэмасы, «Таш ди­варлар авазы» поэмасының яңа редакциясе һ.б.).

Гомумән, 1956-2003 еллар арасында И.Юзеевның тезмә һәм чәчмә әсәрләре тупланган кырыклап китабы дөнья күрә. И.Юзеев 1963-1994 ел­ларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә, 1979-1984 елларда РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә, шулай ук төрле елларда Азия-Африка ил­ләре язучылары белән багланыш буенча Совет комитетында, «Казан утла­ры», «Сөембикә», «Идел» журналларының редколлегияләрендә әгъза бу­лып тора, РСФСР язучыларының IV (1975), V (1979), СССР язучылары-ның VI (1981), VIII (1986) съездларында делегат булып катнаша. Төрле елларда Татарстан Язучылар берлегенең шагыйрьләр секциясен, остаханә-сен җитәкли.

Әдәбият һәм театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен И.Юзеевка 1979 елда Татарстанның, 1983 елда «Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1 986 елда ул «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән И.Юзеев «Татарстан Республи­касының халык шагыйре» дигән шәрәфле исемгә лаек була.

Шагыйрь 2004 елның 21 декабрендә Казанда вафат була һәм Яңа бистә зиратында җирләнә.

И.Юзеев — 1958 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Таныш моңнар: поэмалар һәм шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 68 б. – 4000 д.

Янар чәчәк: комедия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 79 б. – 7000 д.

Яшь наратлар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 104 б. – 5000 д.

Миләүшә: поэмалар, балладалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 135 б. – 8000 д.

Төнбоек: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 255 б. – 6000 д.

Карурман: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 136 б. – 4000 д.

Бөркетләр кыяга оялый: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 270 б. – 7000 д.

Поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 231 б. – 5000 д.

Өзелмәс кыллар: шигырьләр, җырлар, поэмалар, балладалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 296 б. – 5000 д.

Кыр казлары артыннан: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 207 б. – 15000 д.

Мәхәббәт китабы: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 352 б. – 10000 д.

Мәңгелек белән очрашу: трагедияләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 256 б. – 6500 д.

Тургай чәчәге: хикәяләр, иҗат турында очерклар, тормыш һәм әдәбият турында уйланулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 184 б. – 4700 д.

Сандугачлар килгән безгә: комедияләр, драмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 350 б. – 5000 д.

Гашыйклар тавы: поэмалар, шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 144 б. – 5000 д.

Таныш моңнар: сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 304 б. – 2000 д.

Калдыр, аккош, каурыеңны: шигырьләр, поэмалар, җырлар. – Казан: Татар китабы, 1997. – 239 б. – 3000 д.

Уйлый күңелем төрлесен: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 225 б. – 3000 д.

Карга баласы Каркылдык: балалар өчен шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 24 б. – 5000 д.

Аю сатам, кем ала?: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 1999. – 23 б. – 3000 д.

Сайланма әсәрләр: 5 томда. –Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 3000 д.

1 т.: шигырьләр. – 383 б.

2 т.: балалар өчен шигырьләр, истәлекләр. – 303 б.

3 т.: поэмалар. – 400 б.

4 т.: шигырьләр, хикәяләр, сәхнә әсәрләре. – 592 б.

5 т.: шигырьләр, хикәяләр, сәхнә әсәрләре. – 592 б.

Шагыйрь сәхнәсе: драмалар, комедияләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 190 б. – 2000 д.

Серле чәчәк: шигырьләр, җырлар. – Казан: Мәгариф, 2002. – 127 б. – 500 д.

Бәби Ай: нәниләр өчен шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2003. – 47 б. – 8000 д.

Кар өстендә дөяләр: шигырьләр / төз. һәм кереш сүз авт. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 63 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Х ә к и м С. Мусаның үзе кебек // С.Хәким. Үз тавышың белән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 208–215 б.

Х ө с н и Ф. Уйна, уйна, моңлы сазым! // Ф.Хөсни. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 190–196 б.

Г а л и у л л и н Т. Матурлыкка бай ул безнең заман // Т.Галиуллин. Еллар юлга чакыра. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 47–75 б.

М ө х ә м м ә д и е в Р. Үзе таныш, үзе яңа моң // Р.Мөхәммәдиев. Якутлар табыладыр вакыт белән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 96–106 б.

Ю н ы с М. Еллар, гасырлар, сулар агышына карап // Казан утлары. – 1981. – № 9. – 158–162 б.

И г ъ л а м о в Р. Хакыйкатьне эзләү юлыннан // Казан утлары. – 1983. – № 1. – 156–161 б.

Г а т а ш Р. Остазыбыз // Татарстан. – 1994. – № 3–4. – 54 б.

Х и с м ә т у л л а Р. Байлык һәм моң // Ватаным Татарстан. – 1995. – 8 февр.

С и б а т Р. Күкләр дәшсәләр. // Мирас. – 1999. – № 7. – 30–38 б.

П о в а р и с о в С. Моң эчендә асылташ // Казан утлары. – 2003. – № 1. – 145–149 б.

З ө л ф ә т. Яшьлекләрнең яшьтәше // Ватаным Татарстан. – 2003. – 17 гыйнв.

Ш ә е х Л. «Без китәрбез әкрен, тын гына…» // Татарстан яшьләре. – 2005. – 24 дек.

Ш ә е х Л. Балаларга матур бүләк // Мәдәни җомга. – 2006. – 29 сент.

Илдар Юзеев: истәлекләр, әңгәмәләр, шигырьләр / төз. Р.Миңнуллин, Т.Юзеева. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 199 б.

Ш ә е х Л. Очты дөнья читлегеннән // Мәдәни җомга. – 2009. – 24 апр.


Язучылар