Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Имамиева Айсылу

Айсылу Зөфәр кызы Имамиева (Шәехова)  1985 елның 28 августында Татарстанның Лаеш районы Имәнкискә авылында туган. Урта мәктәптән соң университетның татар филологиясе һәм тарихы  факультетында белем алган. 2008–2011 елларда аспирантурада укыган. «Әллүки» әдәби берләшмәсенедң актив әгъзасы булган, «Тәрәзә»  студентлар газетасын чыгаруда катнашкан.

Язмалары«Ялкын», «Идел» журналларында , «Шәһри Казан»  газетасында басыла. Айсылу Имамиева  Казан технология университетында татар теле дәресләре алып бара.   2018 елдан –«Казан утлары» журналының сәнгать һәм публицистика бүлеге мөхәррире.
Драматургия, публицистика өлкәсендә актив эшли. Ике китап авторы. «Яңа татар пьесасы – 2004» конкурсы дипломанты.

2019 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар