Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Баруди Галимҗан

Дин галиме, мөдәррис-педагог Галимҗан Баруди (Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев) Казан өязенең Чуашиле авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Казанда Күлбуе мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1875 елны Бохарага китә. «Мир-гарәп» мәдрәсәсендә җиде еллап укыганнан соң, 1881 елда Казанга кайта һәм шәһәрнең 4 нче мәхәллә имамы итеп сайлана. 1882 елда җәдит ысулындагы атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен оештыра һәм шунда утыз биш елга якын мөдәррис булып тора. 1891–1916 елларда җәдит мәктәпләре өчен күп санда дәреслекләр, ислам дине тәгълиматын заманга яраклаштыру кирәклеген бәян иткән һәм шуңа ирешү юлларын күрсәткән дини-фәлсәфи хезмәтләрен язып бастыра. Башта аның китаплары «Г.Пороховой» дигән имза белән чыга. Шул елларда «Пороховой Фатих» дигән җиңелчәк көй телгә кереп, «Пороховой Фатима» кушаматлы бер җилбәзәк ханымның яманаты да чыккач, Галимҗан хәзрәт «Пороховой» дигән яшерен имзасын гарәпчәләтеп «Баруди»га (баруд – дары) әйләндерә. Китапларының күпчелеге ул үзе пайчы булып торган «Идрисов-Галиев сәүдә йорты» ширкәтенең 1908 елда ачылган «Милләт» нәшриятында басыла.
1906–1917 елларда Г.Баруди «Әд-дин вәл-әдәб» исемле дини һәм әхлакый журнал чыгара. Әлеге журнал битләрендә панисламистик фикерләр таратуда гаепләнеп, 1908 елда җавапка тартыла һәм хөкем карары белән ике елга Вологда губернасына сөргенгә җибәрелә. Сөргеннән кайткач, яңадан журнал чыгаруын һәм мөдәррислек эшен дәвам иттерә. Шул елларда чит илләргә сәяхәт кылып, Истанбул, Каһирә, Мәдинә, Мәккә кебек шәһәрләрдә булып кайта. 1917 елда Г.Барудины Уфадагы Диния нәзарәтенә мөфти итеп сайлыйлар. Ул 1921 елның 6 декабрендә Мәскәү каласында ачларга ярдәм күрсәтү эшләре белән командировкага барган чакта вафат була.
Г.Баруди гомере буе Шәрекъ халыкларының борынгы язма һәм басма китапларын җыю белән шөгыльләнеп, гаять бай китапханә туплаган була.
Дүрт меңнән артык берәмлекне эченә алган бу китапханә 1920 елда дәүләт карамагына алынып, хәзерге вакытта Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсенең Көнчыгыш фонды нигезен тәшкил итә.


Язучылар