Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хисамиева Алинә

Хисамиева Алинә Әсхәт кызы 1986 елның 31 маенда Азнакай шәһәрендә туа. 2003 елда – татар-төрек гимназиясен, 2001 елда Азнакай сәнгать мәктәбен, 2008 елда Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлый. Мәктәп елларында ук шигырьләр, хикәяләр иҗат итә. Соңрак Әлмәт дәүләт нефть институтында оештырылган әдәби түгәрәккә йөреп, төрле әдәби бәйгеләрдә катнашып каләмен шомарта. Күпсанлы мактау кәгазьләренә, дипломнарга, С.Сөләйманова исемендәге стипендиягә лаек була.

Икътисадчы булып эшли. 2013 елда диссертация яклап, икътисад фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала.

“Гөлстан” (Азнакай), “Кызыл каурыйлар” (Әлмәт) әдәби берләшмәмләренең актив хәбәрчесе.

Шигырьләре һәм хикәяләре “Казан утлары”, “Мәйдан”, “Идел”, “Сөембикә”, “Маяк”, “Тормыш кыры”, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”, “Хәзинә”, “Кич утырганда” газет-журналларында, “Балаларга бүләк”, “Илһам чишмәләре”, “Яшь дулкын”, Кладовые поэзии”, “Студенческий альманах”, “Гөлстан”, “Безнең гасыр авазы”, “Азнакай” күмәк җыентыкларда дөнья күрә.

150 дән артык шигыренә композиторлар Альфред Якшимбетов, Марат Галимов, Риваль Хисматуллин, Сафуан Хабиров, Булат Җиһаншин, Гөлназ Җиһаншина һ.б. көй язган. Җырларын күп кенә татар эстрадасы җырчылары яратып башкара.

“Кызлар күңеле”(Әлмәт дәүләт нефть институты типографиясе) 2007, “Көзге яфраклар кочагында”(Рухият) 2019, “Күбәләкле җәймә” (ТКН) 2020, “Канатсыз очкыч” (ТКН) 2022 китаплар авторы.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм