Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нәбирә Гыйматдинова: «Әрсезлек – куркыныч күренеш»

Театрларның проза әсәрләренә мөрәҗәгать итүенең сәбәбе нәрсәдә? Язучы өчен сәхнәдә куелу-куелмау ни дәрәҗәдә әһәмиятле? Язучылар берлеге корылтаена нинди өметләр багларга? Татар журналистикасы, әдәбияты нәрсә белән чирли? Укучыга яраклашуның ахыры ни белән бетәр?  Язучы Нәбирә Гыйматдинова белән шушы хакта сөйләштек. Әңгәмәбезнең сәбәбе дә бар: февральдә Тинчурин театрында аның «Утка очкан күбәләктәй…» әсәре буенча спектакль куелачак.

 

 – Соңгы вакытта театрлар проза әсәрләренә ешрак мөрәҗәгать итә башлады. Сезнеңчә, моның сәбәбе нидә? Драматургиядә көн таләпләренә туры килердәй әсәрләр юкмы әллә?

– Драматургия көчсез дип әйтәсем килми. Бездә драматурглар бар, яхшы пьесалар да җитәрлек. Ләкин драматургка сәхнәгә күтәрелү өчен яхшы әсәр язу  гына җитми, аның үз режиссеры булу да кирәк. Бу – хакыйкать. Сәхнәгә менгерә алырлык проза әсәрләре дә бик күп. Шуңа театрларның әдәби әсәрләр белән кызыксынуы табигый. Ләкин проза сәхнәгә күтәрелсен өчен, әсәреңнең  инсценировка остасы кулына эләгүе мөһим. Прозаны сәхнә теленә аударып, сәхнәгә күтәргән кешеләрнең берсе Тәслимә Хәләф булды. Ул әсәреңә хилафлык китермичә, бер сүзен дә үзгәртмичә, әсәрләрдән, бәяннәрдән бер дигән инсценировка яза ала иде.

Хәзер дә әсәрләремә алынырга теләүчеләр бар. Ләкин күңелем тартмый. Чаллыдан берәү әсәрем буенча инсценировка ясаган  иде. Оятсыз сүзләр, сүгенүләр белән «баегач»,  аның куелуына риза булмадым. Чөнки әсәрләремдә әхлак – беренче урында. Шуның өчен  алыгыз әле, куегыз әле дип беркемгә дә әйткәнем юк. Әйтмим дә. Минем өчен беренче урында – китап.

– Язучылар үзләре дә сценарий язып бирә бит.

– Аның өчен сәхнәне күзалларга, кагыйдәләрен белергә кирәк. Минем андый белемем юк. Дөрес, берзаман Язучылар берлегендә очрашкач, Нәкый Исәнбәт: «Диалогларың менә дигән, нишләп драма әсәре язмыйсың?» – дигән иде. Хәер, бер тапкыр яздым, режиссер Рөстәм Галиевкә укып та карадым. Ул көлде генә. Югыйсә әсәр сәхнәгә куярлык иде. Ләкин ул көлгән икән, димәк, драма әсәре язарга хәлемнән килми, дип уйладым.

– Сәбәбе ир-атның хатын-кызга өстән каравы булмадымы икән?

– Хатын-кызга түбәнсетеп карау җәмгыятьтә дә, әдәбиятта да бар. Әйтик, уртакул гына язучы үзен бөек дип санарга мөмкин. Чөнки ул – ир заты. Бу – татар ирләренә хас сыйфат, аны берничек тә юкка чыгарып булмый. Заманында Туфан Миңнуллин да: «Торып, хатын-кызга урын бирергә әдәбият ул трамвай түгел», – дигән. Ләкин Туфан абый минем чыккан бер әсәремне укып барды һәм үз фикерен әйтә иде. «Нәбирә кеше ышанмый торган күренешләрне дә ышандырырлык итеп яза белә», – дигән сүзләре дә бар.

– Туфан абыйдан соң халыкчан драматургия саекты дигән фикер белән килешәсезме?

– Беренчедән, халыкның бар катламына да ярардай спектакльләр, гомумән, була алмыйдыр ул. Бар шундый кешеләр: ул театрга ял итәргә, күңел ачарга бара. Кайберләренә уйландыра торганы, кайсыларына уртачарак әсәр кирәк. Мәсәлән, Рөстәм Галиев Түбән Кама театрында «Сихерче»не куйды, бөтенләй башкача, үзгә калыпта, башка идеяләр белән… Камал сәхнәсендә карадым да елап качардай булдым. Чөнки кайбер тамашачылар спектакльдән, нәрсә булды инде бу, бернәрсә аңлашылмады, дип чыкты. Театр белгече Луара Шакирҗанова исә бу куелышка  югары бәя бирде. Ләкин ул гади халык карый торган спектакль түгел иде. Анда психологик тетрәнеш кичерәсең, кайта-кайта уйланасың. Ә менә зыялы катлау түбәнкамалылар уенын кабул итте. Тинчурин театрында Тәслимә Хәләф куелышын да зыялылар яратып карады. Авыл халкы исә «Бер тамчы ярату» әсәрен ошатты. Әлеге куелыш сигез елдан артык репертуардан төшмәде.

– Тинчурин театры «Утка очкан күбәләктәй…» дигән әсәрегезне сәхнәләштерә.
Заманында аны Камал театры куярга теләгән.

– Әлеге әсәр 34 ел элек язылган иде. 2004 елда Тәслимә Хәләф, инсценировкасын язып, «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә нәкъ менә инсценировкалар номинациясендә  беренче урын алды.  Камал театрының ул чактагы директоры Шамил Закиров, әсәрне куябыз, дип ышандырды. Ләкин ул куелмый калды. Шуннан бу инсценировка Тинчурин театрына күчте. Театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин да, куябыз, диде. Сүзе булды, гамәле күренмәде. Тәслимә шуның белән «янды» да ул. Мин дә өметемне өзгән идем, беркөнне театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов шалтыратып: «Әсәрне куярга җыенабыз, режиссеры Зөфәр Харисов була», – диде. Ярар дидем, нәрсә диим, «ура» кычкырып сөендем дип әйтә алмыйм. Бәлкем, мин дә Тәслимә белән бергә «янган»мындыр. Һәр нәрсәнең үз вакыты була. Бәлкем, үз вакытында куелса, сөенеч зуррак булган булыр иде. Бигрәк тә чир белән көрәшкән Тәслимәгә рух өстәр иде. Бүген куела икән инде, әйбәт…

– Нәбирә апа, ун елдан татар китабын укучы булырмы икән?

– Укучы булыр, ләкин саны азаер. Элек тә егылып укыйлар дип әйтеп булмый иде. Мәсәлән, без сыйныфта уннан артык бала идек, шуның бары тик икесе генә китап укыды. Хәзер дә шул чамадыр. Чөнки мин кырык елдан артык язам, ләкин егылып укыдылар дип аерым бер елны яки чорны атый алмыйм. Бүген укыйлар әле. Студентлар да укый, әсәрләрем мәдрәсәдә укыту программасына да кергән. Ун елдан соң бу студентларга 30–40 яшь булачак, алар укыячак. Чөнки китап тәмен бер татыган кеше, аннан гомер буе аерылмаячак.

Мин әле халык яңадан күтәрелеп китәр дип тә өметләнәм. Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге комиссиянең проектлары үз җимешен бирер дип ышанам. Алар бит мәктәпләрдә дә, мәчетләрдә дә бара. Кызыксындыру чарасы – укучы белән эшләүнең иң үтемлесе ул. Артка борылып карасак, биш ел элек тел кадере ул кадәр түгел иде бит. Үләбез, бетәбез дип яшәгәндә, кинәт кенә комиссия оешу, Марат Әхмәтовның дилбегәне үз кулына алуы Аллаһы Тәгаләнең безгә бер бүләгедер дә әле. Кемдер кузгатырга тиеш иде бит. Бер мисал китерим әле. Ресторанда, тәлинкә тутырып, кыслалар китергәннәр ди. Барысы да тере сыман селкенә икән. Нишләп барысы да селкенә дигәч, официант, аста берсе генә тере, шул бөтен күчне селкетә, дип җавап биргән. Селкетеп җибәрергә бер кеше кирәк кайчак. Кыскасы, ун елдан соң да укырлар дип  өметләнәм әле мин. Ләкин, сине укысыннар өчен, үзең дә язарга тиеш буласың. Болай да ярар әле, дигән караш белән укучыны саклап калып булмый.

Мин беркайчан да сан артыннан кумадым, һәрчак сыйфат беренче урында булды. 35 ел элек язылган «Сихерче»не бүген дә укыйлар, акрынлап башкалары да укыла. Бары тик укучыга яраклашмаска гына кирәк. Яраклаштың исә, беттең дигән сүз.

– Бөтен җирдә яраклашу бара түгелме? Матбугатта, сәхнәдә, әдәбиятта…

– Яраклашырга ярамый. Халык укысын дип зәвыксыз язмалар биреп, бүген игътибарны җәлеп итеп була, иртәгә ул онытылачак. Кирәкме матбугатка, язучыга, артистка арзанлы ысул? Шәхсән миңа кирәкми. Бүген мин әсәр язам. Өченче ай язам инде. Чөнки уйлап язам, яраклашыр өчен түгел. Үзем аша үтә икән, ул укучысын табачак. Минем үземнең эчемдә  дә коточкыч цензор утыра, ул һәр җөмләгә бәйләнә. Агач тел белән язып, укучыны абындырырга ярамый.

– Язучыны бүген нәрсә борчый? Язучы белән сәясәт бергә булырга тиешме?

– Бик күпләр сәясәтне урамга чыгу, лозунглар кычкыру дип уйлый. Андый чараларга да чыгам, катнашам, Хәтер көненә дә йөрим.  Тел мәсьәләсендә язучы алдан барырга тиеш. Ләкин мин язучы сәясәткә бәйләнергә тиеш дип санамыйм. Тел, милләт мәсьәләсендә язучы үз сүзен әсәрләре һәм публицистика аша җиткерә.

Бүген язучыны борчырлык мәсьәләләр бик күп. Әдәбиятның төссезләнүе борчый. Күтәреп алырдай әсәрләр аз, булганын да күтәрә белмибез, дөньяга чыгармыйбыз.

Язучының абруе бөтенләй төште. Абруйны күтәрәсе әллә ни авыр түгел. Әйтик, җитәкчеләр белән очрашуда Президент язучының фәлән әсәрен шәп дип әйтсә, аны бөтенесе укыячак. Газетаны да шулай ук күтәреп була. Чөнки кеше «өстән» сүз көтә. Ул еллар буе шуңа өйрәтелгән инде.

Китап тарату – чәйнәлеп-чәйнәлеп тә эшләнмәгән мәңгелек темаларның берсе. Чөнки Язучылар берлегендә пропаганда бүлеге юк. Заманында сүз булды, берлектә китап кибете дә булыр диделәр, оешмый калды. Безнең язучылар, төркем белән каядыр барып, ниләрдер карап, сөйләшеп кайтудан ары уза алмыйлар.

– Китап бәясе гади кеше алырлыкмы, сезнеңчә?

– Китап бәясе кыйммәт, сүз дә юк. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы бар. Татарстан китап нәшрияты чыккан китапларның 70 процентын китапханәләргә тарата. Димәк, китапханәләргә йөреп укучылар юк. Китапханәче актив булган җирләрдә халкы да укымышлы. Китап тарату мәсьәләсе буенча без инде 100 елга артта калган…

– Февральдә Язучылар берлегенең корылтае узачак. Сезнеңчә, анда нинди проблемалар күтәрелер?

– Анда бер үк проблемалар күтәрелә, ләкин хәл ителми кала. Корылтайдан берни дә көтмим.

– Берлек тирәсендәге ыгы-зыгыларга мөнәсәбәтегез нинди?

– Ул ыгы-зыгыларның күбесе гайбәткә корылган, ә бу бик начар. Бүген берлеккә фәрештәне рәис итеп утыртып куй, аның да канатын каралтачаклар. Данил Салихов булдыра алганча эшләде. Ахыр чиктә һәр кешенең үз мөмкинлекләре бар. Кемнеңдер ул мөмкинлек күбрәк тә булырга мөмкин, кемнеңдер азрак. Рафис Корбан дүрт ел эчендә берлекне җанландырды, әллә нинди проектлар башлады, ләкин беркемгә дә ярамады. Ул китү белән, өстенә пычрак өйделәр. Данил Салихов белән дә шулай булачак. Аларның һәрберсенең язмышы шундый. Чөнки безнең халыкның менталитеты шул дәрәҗәдә. Яңа рәис килер, бәлкем, өелгән проблемаларның кайберләрен кузгатып җибәреп булыр. Һич югы татар китабын пропагандалый башларбыз.

– Идеалда берлек нинди булырга тиеш?

– Идеалда берлек булырга тиеш! Аны күпсенмик без. Бинасын да күпсенмик.  Болай да рәттән кырып-бетереп барабыз бит инде. Институтларыбыз да бетте, татар бүлекләре дә ябылды, мәктәпләребез калмады. Нишләп соң без, татарлар, үзебезнең байлыгыбызны үзебездән күпсенәбез? Берлек бинасын да күпсенәләр, язучылар нәрсә эшли соң әле ул кадәр, дип, тырнак астыннан кер дә эзләп карыйлар. Нишләп без тарлыктан арына алмыйбыз? Киләчәктә мөмкинлекләре зуррак кешене сайлап, берлекне саклап каласы, эшләрен үз агымына куймыйсы иде инде.

Бәлки кичәләр оештыру форматын да үзгәртергә кирәктер. Мин, мәсәлән, гомердә дә юбилей кичәләрен оештырмадым. Сәхнәдә урындыкта утырып, үзеңне котлаганнарын тыңлау форматы үткән гасырда калды инде, аны онытыйк. Яңа формалар табарга кирәк.

Әйләнәләр дә, 350 язучы бар, диләр. Ә бит әдәбият арбасын җигелеп тартканы кырыклап прозаик, утызлап шагыйрь булыр. Калганы сан өчен тора булып чыга. Марсель Галиев бер заман: «Шушы язучыларның барысын бер залга җыеп, бер битлек кенә әсәр яздырып карыйсы иде, кемнәр яза алыр икән?» – дигән иде. Мин «Идел» журналында егерме елдан артык эшләдем, шул дәвердә кулымнан нинди генә әсәрләр узмады. Кайберләрен киредән язып бирергә туры килде. Ул мәсьәләне дә карарга кирәктер… Сан өчен генә берлектә торырга кирәкми.

– Премияләр матди ярдәм күрсәтү ысулына әйләнде дигән фикер белән килешәсезме?

– Моңа юл куймаска кирәк. Әдәбиятны тирән белгән галимнәр, хәтта мәктәп укучыларын да кертеп, тәкъдим ителгән әсәрләрне,  бәлки, тикшерергә кирәктер. Халык бәяләсен дигән фикер белән килешмим. Әдәбиятны укымаган халык нинди фикер әйтсен?

– Татар журналистикасы ни хәлдә?

– Заманында журналистиканың үз осталары бар иде, алар инде хәзер язмыйлар. Алар урынына яшьләр килә. Яшьләр арасында кыю, әмма тәҗрибәләре юк, каядыр ишеткән, күргәненә таянып кына язучылар күп. Ул синең яныңа килә, ләкин иҗатыңны белми. Шуңа күрә мин телевидениегә чакырсалар да: «Зинһар, миңа «Сихерче» турында сорау бирмәгез», – дим. Аннан соң күпме әсәр язылган. Бүген җиңел генә, гайбәткә тартым әйбер язу модада. Алай, имеш, укылышлы була. Бу – бик куркыныч күренеш. Әрсезлек әдәбиятны да, журналистиканы юкка чыгарырга мөмкин.

(«Ватаным Татарстан», Гөлинә Гыймадова)


Язучылар