Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әмиров Кәшшаф

Драматург Кәшшаф Сафиулла улы Әмиров 1922 елның 7 апрелендә хәзерге Ульяновск өлкәсе­нең Яңа Кышлау районы Яңа Зимница авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Үсмер чагы һәм мәктәп еллары Үзбәкстанда уза, шунда урта мәктәпне тәмамлап, сугыш алдыннан Бохара укы­тучылар институтында укый. 1940-1945 елларда Үзбәкстан мәктәпләрендә укытучы, укыту бүлеге мөдире, колхозда бухгалтер булып эшли, аннары, Ташкентта юридик курсларны тәмамлагач, 1950 елга кадәр Таҗикстанда тикшерү органнарында хезмәт итә. 1953-1960 елларда ул Таҗикстанның Гиссар районында төрле җитәкче эшләрдә һәм Дүшәмбе шәһәрендә рес­публика газеталары нәшриятының фотокорреспонденты хезмәтендә була.
1960 елда К. Әмиров Татарстанга кайта һәм, берникадәр вакыт Азна­кай эшчеләр поселогының Культура сарае үзешчән сәнгать коллективына җитәкчелек иткәннән соң, Лениногорск шәһәренә күчеп, бөтенләйгә шунда төпләнеп кала. 1961 -1976 елларда ул Лениногорскида В.Маяковский исе­мендәге клуб каршында оешкан киностудиянең җитәкчесе, шәһәр радио­тапшырулар студиясе мөхәррире, РСФСР Художество фондының Лени-ногорск производство участогы начальнигы вазифаларын башкара. 1976 елдан К. Әмиров Лениногорск шәһәр гараж кооперативы идарәсенең рәи­се булып эшли.
К.Әмиров — дистәдән артык сәхнә әсәре авторы. Аларның һәммәсе дә диярлек үз вакытында профессиональ театр һәм халык театрлары сәхнәләрендә уйналалар. Нефтьчеләргә багышланган «Шөгер моңнары» һәм милиция хезмәткәрләренең катлаулы көндәлек тормышын яктырткан «Хөкем алдыннан» исемле пьесалар җитмешенче еллар башында Респуб­лика татар драма һәм комедия театры сәхнәсендә уңыш белән бара. Дра­матургның «Гаделлек җиңә», «Вөҗдан әмере», «Упкын», «Кодалар», «Туй алдыннан» кебек пьесалары, Татарстаннан тыш, Үзбәкстан, Оренбург ха­лык театрлары тарафыннан да сәхнәләштереләләр. Авторның бигрәк тә «Зөлфия» дип исемләнгән пьесасы зур уңыш казана, ул илдәге иллеләп театрның репертуарына кертелә. Әфган халкы белән совет халыклары ара­сында урнашкан эчкерсез дуслык, хезмәттәшлек темасын заманча яктырт­кан бу пьеса 1983 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала һәм матбугатта уңай бәя ала. Пьеса, рус теленә тәрҗемә ителеп, 1983 елда «Театр» журналында да (№ 5) басылып чыга.


Язучылар