Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәйдуллин Шамил

Язучы, детектив әсәрләр авторы Шамил Нәфигулла улы Шәйдуллин 1939 елның 13 мартында Татарстанның Яңа Чишмә районы Сөлчәбаш авылында туа. Үз авылларында — башлангыч, күршедәге Ак Бүре авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Чистай сәгать заводында хезмәт юлын башлый, шунда әүвәл көйләүче, соңрак цех профсоюзы рәисе вазифаларын башкара, төп эшеннән аерылмыйча укып, завод каршындагы һөнәри-техника училищесын һәм шәһәрдәге кичке урта мәктәпне тәмамлый. Ш.Шәйдуллинның шуннан соңгы хезмәт эшчәнлеге милиция һәм закон саклау оешмалары белән бәйле. Төркестан хәрби округында мәҗбүри гаскәри хезмәт мөддәтен тутырганнан соң, аны комсомол юлламасы белән шул ук Төркестан Республикасының Ислотань шәһәре милициясенә оператив эшкә җибәрәләр. Шунда әүвәл милиция участогы инспекторы, соңрак өлкән тикшерүче вазифаларын башкарганда, ул читтән торып СССР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы милиция академиясен тәмамлый. КамАЗ төзелеше башлангач, 1974 елда Ш.Шәйдуллин Татарстанга кайта, башта — Чаллы шәһәренең Комсомол районы эчке эшләр бүлегендә җинаять эшләрен тикшерү җитәкчесе, аннары Алабуга шәһәр милициясендә штаб башлыгы, Менделеев шәһәрендә район милициясе начальнигы һәм янә Чаллы шәһәрендә Мәләкәс милиция бүлеге башлыгының урынбасары вазифаларын башкара. 1995 елда милиция подполковнигы дәрәҗәсендә соңгы эш урыныннан отставкага чыга.
Язучыны киң катлау укучылар закон саклау оешмалары хезмәткәрләренең эш-гамәлләрен, җәмәгать иминлеген кайгырту һәм җинаятьләрне ачу юлында күрсәткән көндәлек батырлыкларын сәнгати чаралар ярдәмендә кызыклы, мавыктыргыч сюжет калыбына салып тасвирлаган хикәя, очерклар, роман, повестьлар авторы буларак беләләр. Аның «Көтелмәгән очрашулар» исемле юрист язмалары (1988), «Сөембикә шәмдәле эзеннән» исемле романы (1992), «Кляп из ваучеров» (рус телендә, 1994), «Иблис оҗмахы» (2002) исемле китаплары әдәби тәнкыйтьтә хәзерге татар прозасының детектив жанрында иҗат ителгән уңышлы әсәрләре итеп бәяләнә.
Ш.Шәйдуллин — 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Көтелмәгән очрашулар: юрист язмалары. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. — 886.— 15000 д.
Сөембикә шәмдәле эзеннән: детектив роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 208 б. — 7000 д.
Вөҗдан ярасы: шигырьләр. — Чаллы: КамАЗ, 1995. — 48 б. — 5000 д.
Иблис оҗмахы: детектив повесть. — Чаллы: Ак бит, 2002. — 132 б. — 500 д.
Упкын өстендә: докум. повесть. — Чаллы, 2005. — 188 б. — 1000 д.
Кляп из ваучеров: детективная повесть. — Наб. Челны: КамАЗ, 1994. — 132 с. — 20000 экз.
Испытанные совестью: очерки. — Наб. Челны: Город. типогр., 2004. — 240 с. — 1000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Шәйхетдинов Ф. Милиция майоры, язучы, шагыйрь // Якты юл. — 1990. — 10 нояб.
Мифтахов 3. Детектив остасы // Таң йолдызы. — 1993. — 20-27 май.
Дунай Ф. Шинель кесәсендә шигърият // Ватаным Татарстан. — 1999. — 29 нояб.
Хисмәтулла Р. Такташларга барып тоташа // Шәһри Чаллы. — 2001. — 16 март.


Язучылар