Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәйруллин Данис

Шагыйрь Данис Талибулла улы Хәйруллин 1945 елның 7 октябрендә Татарстанның Азнакай районы Таштуган авылында туа. 1953–1960 елларда туган авылы җидееллык мәктәбендә укып, 1964 елда шул ук районның Чалпы урта мәктәбен тәмамлый һәм, Казанга килеп, химия-технология институтына укырга керә. Бер елдан Казан авыл хуҗалыгы институтына күчеп, аны 1969 елда авыл хуҗалыгы инженеры-механигы дигән диплом белән тәмамлый. 1969–1970 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, аннан соң берникадәр вакыт Азнакай районының «Марат» һәм «Октябрьнең 40 еллыгы» исемендәге колхозларда баш инженер булып эшли. 1972–1998 елларда Чаллы шәһәренең Төзелешне механикалаштыру идарәсендә өлкән инженер, прораб, бүлек башлыгы вазифаларын башкара. 1998 елдан ул – җаваплылыгы чикләнгән «Кран-сервиc» оешмасында директор урынбасары хезмәтендә.

          Д.Хәйруллинның беренче шигырьләре матбугатта 1979 елдан күренә башлый. Ул – Татарстан китап нәшриятында 1988 һәм 1991 елларда басылып чыккан ике шигъри китап авторы.

          Д.Хәйруллин – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Хәтер: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 86 б. – 3400 д.

Йөрәк тибеше: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 96 б. – 1000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Л о т ф у л л и н Р. Язмыш дәшә: вакыт җитте, канатларың ныгыт, ир заты! // Кама таңнары. – 1982. – 16 апр.

В ә л и е в Р. Бәйрәм кичендә // Кама таңнары. – 1988. – 7 окт.

Г а б и д и Ә. Чор сулышын, заман рухын тоеп // Якты юл. – 1989. – 5 гыйнв.

Г о м ә р е в а З. «Йөрәк тибеше» // Таң йолдызы. – 1994. – 13 дек.

Х и с м ә т у л л и н Р. Рухында таулар биеклеге // Шәһри Чаллы. – 1995. – 15 дек.

Җ а м а л е т д и н о в а Ф. Уе белән уйландыра шагыйрь // Таң йолдызы. – 1996. – 30 нояб.

 

 


Язучылар