Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Госман – Сулмаш – Таһир

Таһир Госман-Сулмаш (Таһир Госман улы Госманов) 1900 елның 16 мартында элекке Пермь губернасындагы Рипкәү (Рябки) волосте Усы өязе (хәзерге Пермь краеның Чернушка районы) Сулмаш дигән татар авылында мәзин гаиләсендә туа. Шул төбәктәге Танып, Солтанай, Рипкәү мәдрәсәләрендә һәм күрше авылдагы башлангыч русча мәктәптә укып, заманына ярашлы белемнәрне үзләштерә. Бер үк вакытта төрле яллы эшләрдә хезмәт чыныгуы уза.

Илдә большевиклар хакимияте урнашканнан соң, 1920 елда, Таһир Госманов Казанга килә һәм татар рабфагында укый. Шушы чорда көндәлек матбугатта «Т.Госманов» һәм «Бамбарский» имзалары белән аның эшчеләр тормышыннан алып язылган мәкаләләре, очерклары басыла башлый. 1927 елда Урта Азиядә «Төрксиб» төзелешендә булып кайта, аннан соң Ватан сугышына кадәр Казанда һәм Мәскәүдә тимер юллар салу оешмаларында эшли. Сугыш башлангач, армиягә алынып, фронтның алгы сызыгында «Катюша»лар расчетында хезмәт итә. 1942 елда авыр яраланып, госпитальгә эләгә. Анда озак кына дәваланганнан соң, гаскәри хезмәттән азат ителеп, туган авылына кайта һәм гомеренең соңгы елларын шунда яшәп уздыра. Ул 1983 елның 2 февралендә вафат була. Т.Госман-Сулмаш, язучы-прозаик буларак, 1928-1935 еллар арасында «Атака», «Яңалиф», «Совет әдәбияты» журналлары битләрендә басылган хикәяләре («Тимер юлда», «Тендер», «Гәрә», «Крушенин» һ.б.) һәм аерым китап рәвешендә чыккан «Күпер» (1931), «Семафор» (1934) исемле повестьлары белән билгеле. Аларның һәммәсе дә эшчеләр – тимер юлчылар тормышына багышлана. Күмәк хезмәттәге ударчылык хәрәкәте, «корткычлык»ка каршы көрәш, пролетар идеологиясе кысаларында кешеләр арасында яңа мөнәсәбәтләр туу процессын күрсәтү – әсәрләрнең идея-тематик эчтәлеге һәм эмоциональ пафосы шулардан гыйбарәт. «Күпер» повестенда язучы, бала һәм үсмер чагындагы истәлекләргә нигезләп, 1913-1914 елларда Казан-Екатеринбург тимер юлын салу вакыйгалары турында сөйли.

Т.Госман-Сулмаш – 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар