Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гариф Нурулла

Язучы, техника белгече Нурулла Гариф (Нурулла Гыйматдин улы Гарипов) 1960 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Яңа Сала авылында элекке байлар нәселеннән килгән крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне – туган авылы, урта белемне күрше Шомбыт авылы рус мәктәбендә ала. Мәктәптән соң бер ел төзелеш-һөнәр мәктәбендә укый. Шуннан соңгы тормыш юлы Казан шәһәре белән бәйле. 1978-1980 елларда Германиядә Совет Армиясе сафларында танк командиры булып хезмәт итә. 1980-1982 елларда Казан радиотехника мәктәбендә һәм 1982-1988 елларда Казан дәүләт университетында гыйлем эстәп, инженер-радиотехник һәм радиоастроном-инженер белгечлегенә ия була. 1988 елдан башлап Биектау районы Дача (Учхоз) бистәсендәге урта мәктәптә балаларга информатика, физика һәм математка фәннәрен укыта.

Н.Гарифны аеруча кызыксындырган тагын бер өлкә – татарның борынгы тарихы һәм археологиясе. Ул соңгы ун-унбиш еллар дәвамында Биләр, Җүкәтау, Чаллы, Өтернәс, Иске Казан, Кирмән, Алтын Урда шәһәрләреннән Бәлҗәмән, Сарай Бәркә, Сарай Бату шәһәрлекләренә оештырылган археологик казу эшләрендә даими катнаша. Туган төбәге авылларыннан борынгы чорга караган бик күп кулъязмалар җыеп, Республиканың Милли китапханәсенә һәм Кол Шәриф мәчете китапханәсенә тапшыра.

2006 ел башында Н.Гариф Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты каршындагы Гыйльми советта «Казан ханлыгында Чаллы олысы» дигән темага татарча диссертация яклап, тарих фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

Нурулла Гарифның әдәби иҗаты да өлешчә татар тарихы белән бәйле. Аның көндәлек матбугат битләрендә басылган «Без бу чорны яхшы беләбезме?» («Мирас», 1954, № 4), «Җуелмас хәтер…» («Мирас», 1995, № 10), «Борынгы Чаллы» («Казан утлары», 1996, № 3), «Урыс елъязмалары» («Мирас», 1996, №10), «Тамгада – тарих эзләре» («Мирас», 2000, № 1), «Үткәннәргә сәяхәт» («Казан утлары», 2003, № 4) кебек фәнни-публицистик мәкалә-язмалары, татар халкының 1552.1557 еллардагы азатлык сугышлары турында «Мәмеш Бирде» исемле күләмле тарихи кыйссасы («Казан утлары», 1999, № 8) татар тарихындагы төрле катлаулы чорларны һәм мәсьәләләрне яктыртуы белән кызыклы. Болардан тыш ул тормыштагы хәлләрне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үтә табигый рәвештә һәм психологик нечкә тоем, нәзбереклек белән сәнгатьчә тәэсирле итеп тасвирлаган парчалар, кыска хикәяләр, яшәү мәгънәсе, авыл, аның язмышы турында үзенчәлекле фикерләргә, фәлсәфи уйлануларга бай эссе жанрындагы язмалар авторы буларак та укучыларга билгеле.

Н.Гариф – 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар