Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ногман Мостафа

Шагыйрь һәм тел галиме Мостафа Ногман (Мостафа Ногман улы Ногманов) 1912 елның 22 декабрендә хәзерге Татарстан АССРның Арча районы Кызыл Яр авылында сәүдә эше белән дә шөгыльләнүче урта хәлле зсрестьян гаиләсендә туа. 1931 елда Казан педагогия техникумын тәмамлый, аннары берничә ел Татарстан Һәм Таҗикстан мәктәпләрендә укытучы, 1935—1937 елларда Дүшәмбе шәһәрендә Хәрби трибуналда секретарь булып эшли, 1937—1941 елларда Дүшәмбе дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый, Ватан сугышы чорында (1941—1945) юстиция өлкән лейтенанты сыйфатында Совет Армиясендә хезмәт итә, шунда Коммунистлар партиясенә член итеп алына.
1945 елда армиядән демобилизацияләшкәч, М. Ногман Казанга килә һәм ике елга якын «Пионерская правда» газетасының Татарстандагы үз хәбәрчесе булып эшли. 1947—1951 елларда М. Ногман — Мәскәү Көнчыгышны өйрәнү институты студенты. Институтны фарсы, төрек телләре белгечлеге буенча уңышлы тәмамлагач, ул 1953—1957 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында татар теле буенча аспирантурада укый. Шундагы гыйльми эзләнүләрен гомумиләштереп, 1964 елда «XVII—XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр» дигән темага диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. Аның язма диссертациясе соңыннан, 1969 елда, тагын да тулыландырылып һәм камилләштерелеп, Казан университеты нәшриятында аерым китап булып басылып чыга.
1957—1959 елларда М. Ногман Казан дәүләт университетының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә Көнчыгыш кулъязмаларын барлау-тикшерү, тасвирламаларын төзү буенча гыйльми эш алып бара. Гомеренең соңгы уналты елында (1960—1976) исә ул Казан университетының тарих-филология факультетында студентларга фарсы һәм борынгы татар теле укытты.
Тел белеме өлкәсендә әһәмиятле гыйльми тикшеренүләр алып бару белән бергә, М. Ногман поэзия жанрында актив эшләгән һәм үзенчәлекле эз калдырган шәхесләрнең берсе. Аның беренче шигырьләре Бөек Ватан сугышы чорында язылалар һәм басылып чыгалар («Давыллы еллар лирикасы» җыентыгы, 1944). Сугыштан соңгы елларда ул шигърияттә үз юлын табарга омтыла: лирик һәм публицистик шигырьләр, тарихи һәм революцион үткәнне, Бөек Ватан сугышы героикасын тасвирлаган поэмалар иҗат итә («Җир турында җыр», 1958; «Кокушкино таңнары», 1962; «Үлмәс чәчәк легендасы», 1967—1968 һ. б.). Ахырда, җыр жанрына тукталып, шигъри талантын аеруча шушы өлкәдә ныграк ачуга ирешә. Аның «Карлыгандай кара күзләреңә» (1945) исемле беренче җыры ук (3. Исмәгыйлев музыкасы) халыкта киң популярлык казана. Аннан бер-бер артлы башка җырлар языла. Илленче еллардан башлап, композиторлар тарафыннан шагыйрьнең җиде дистәгә якын шигъри әсәре музыкага салына. Боларның шактый зур өлеше күренекле композитор Рөстәм Яхин белән иҗади дуслыкта туган. Сөю-мәхәббәт темасына багышланган «Оныта алмыйм», «Күзләрем тик сине эзлиләр», «Бөдрә таллар», «Салагыш болыннары», «Гел синең хакта», «Ул гына аңлар кебек», «Киек казлар китә», «Ә кайда соң минем мәхәббәтем», «Сагыну җыры», «Ак җилкән» кебек җыр һәм романслар, шулай ук иҗтимагый-политик, гражданлык мотивларын чагылдырган «Ул Казанда яшәгән», «Татбригада сугышчылары җыры», «Каеннар шаулый», «Әниләр», «Азин полклары» җырлары әнә шул иҗади хезмәттәшлекнең җимешләре булып тора. М. Ногман композитор Сара Садыйкова белән дә байтак җырлар иҗат итә («Актаныш таңнары», «Балкый Шәйморза утлары», «Туган авылыма», «Арча кичләре», «Сөн буйлары бөдрә урман» һ. б.). Шагыйрьнең аерым шигырьләренә шулай УК А. Ключарев («Сәлам сиңа, Куба», «Яшь йөрәкләр җыры», «Ак мәрмәр колонналар»), М. Мозаффаров («Кырлар яңарганда»), А. Монасыйпов («Бер, егет кайтты фронттан»), Ф. Әхмәтов («Таң йолдызы», «Сибелә, сибелә алма чәчәкләре») һәм башка профессиональ һәм үзешчән композиторлар да музыка язганнар.
М. Ногман поэтик тәрҗемә өлкәсендә дә нәтиҗәле эшләгән шагыйрь. Күп телләр белү аңа әсәрләрне турыдан-туры оригиналдан тәрҗемә итәргә мөмкинлек тудыра. Әле 1952 елда ук ул атаклы төрек шагыйре Назыйм Хикмәтнең шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итеп, аерым китап итеп бастырып, чыгара (Н. Хикмәт. Шигырьләр. Казан, 1952 ел, 132 бит). Аның шулай ук фарсычадан эшләнгән Рудәкый, Хәйям шигырьләре, үзбәк, караим, таҗик шагыйрьләреннән тәрҗемә үрнәкләре дә шактый.
Шагыйрьнең сайланма шигырьләре, поэмалары, җырлары һәм тәрҗемәләре 1982 елда басылып чыккан «Акчарлаклар оча Иделдә» исемле җыентыгында урын алган.
М. Ногман 1976 елның 4 сентябрендә Казанда вафат булды. Ул 1965 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.


Язучылар