Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ягъфәров Рәшит

Фольклорчы галим, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Фәйзерахман улы Ягъфәров 1946 елның 6 февралендә Пермь өлкәсенең Барда районы Күчтәнтибаш авылында колхозчы гаиләсендә туа. Өченче сыйныфны туган авылында тәмамлагач, Күчтәнти, Карман мәктәпләрендә, 1962–1963 елларда Пермь өлкәсенең Усы педагогия училищесында белем ала. Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1969 елда университетны һәм параллель рәвештә Казан актерлар йортының Сәхнә ветераннары советы каршындагы өчьеллык театр студиясен тәмамлагач, туган ягы Бардага кайтып, 1969–1970 елларда «Таң» газетасының әдәби хезмәткәре һәм бүлек мөдире булып эшләп ала, редакция каршындагы «Таң йолдызы» әдәби иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә. 1970–1971 елларда Новосибирск шәһәрендә хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, янә туган ягында төбәк газетасының бүлек мөдире, Барда җирле радиотапшырулар студиясендә редактор һәм диктор булып эшли, Барда урта мәктәбендә татар әдәбиятын укыта, җирле Халык театры спектакльләрендә төп рольләрне башкаручы артист була.

1973 елда Р.Ягъфәров гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы Мәдәни-агарту бүлегендә берникадәр вакыт методист булып эшләгәннән соң, 1974 елда ул Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор бүлегенә аспирантурага керә. Аны 1977 елда тәмамлап, 1985 елда Алма-Ата шәһәрендә «Татар балалар фольклорының поэтик жанрлары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Узган гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында Р.Ягъфәров Казан дәүләт педагогия институтында татар фольклоры укытучысы (1988–1990), Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире (1990–1992), «Мирас» журналы редакциясендә бүлек мөдире (1992–1993), аннары Бөтентатар иҗтимагый үзәге вице-президенты һәм 1993–1995 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе киңәшчесе һәм комитетның бүлек башлыгы булып эшли. 1995 елдан ул – Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре.

Р.Ягъфәровның әдәби эшчәнлеге 1960 еллар башында мәктәптә укыган чорларда башлана. Беренче шигырьләре Барда район газетасы «Таң»да басыла. Университетта укыганда да Казан көндәлек матбугатында, шулай ук Казанда һәм Бардада чыккан күмәк җыентыкларда шигырьләре басыла килә. 1985 елда Татарстан китап нәшриятында «Шигърият чишмәләре», 2002 елда «Иман» нәшриятында «Татар халкының уен фольклоры», 2008 елда Казанда рус телендә «Татарский детский фольклор», «Уен – күңел бәйрәме» исемле гыйльми китаплары, 1995 елда Барда басмаханәсендә «Тулпарларым» дигән шигырь китабы, 2002 елда Татарстан китап нәшриятында балалар өчен «Генерал әтәч» һәм 2006 елда «Тулпар моңы» исемле шигъри җыентыгы дөнья күрә.

Р.Ягъфәровның иҗаты фәнни, педагогик һәм җәмәгать эшчәнлеге белән тыгыз үрелеп бара. Аның татар мәгарифен, мәдәниятен үстерү, татар халкының милли тормышын җайга салу проблемаларына багышланган фәнни-теоретик, практик гамәлләре киң җәмәгатьчелеккә билгеле. Ул «Татар мәгарифен үстерү», «Татар мәдәниятен үстерү» фәнни концепцияләрен эшләүче галимнәр төркеменә җитәкчелек итә (соңгысы Д.Исхаков белән берлектә). Бу хезмәтләр республикада татар мәгърифәтен үстерүнең теоретик нигезләрен барлыкка китерүдә зур роль уйныйлар.

Р.Ягъфәров – татар милли хәрәкәте лидерлары һәм Бөтентатар иҗтимагый үзәген (БТИҮ) оештыручыларның берсе, 1999–2005 елларда аның рәисе. Ул Бөтентатар мәгариф бергәлеген оештыруда катнаша, 1992–2000 елларда аның рәисе булып эшли.

Фольклорчы галим, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе буларак, Р.Ягъфәров – алты йөзләп фәнни, фәнни-популяр, публицистик һәм иҗтимагый-сәяси мәкаләләр авторы. Аның халык иҗатына, бигрәк тә балалар фольклорына һәм халык уеннарына багышланган фәнни хезмәтләре һәм методик эшкәртмәләре мәктәп һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре вә укытучылар өчен кыйммәтле чыганак булып тора.

Шагыйрь 2008 елда Казанда вафат була һәм туган авылы зиратында җирләнә.

Р.Ягъфәров – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шигърият чишмәләре: балалар фольклоры. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 158 б. – 1500 д.

Таң ата да кич була: фольклор җыентыгы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 15 б. – 5000 д.

Тол буйлары, тугайлары: шигырьләр. – Барда: Барда кит. нәшр., 1993. – 80 б. – 3000 д.

Кәҗә-мәкәрҗә: балалар бакчалары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 1994. – 100 б. – 3000 д.

Тулпарларым: шигырьләр. – Барда: Барда кит. нәшр., 1996. – 93 б. – 3000 д.

Ал кирәк, гөл кирәк: халык уеннары. – Казан: Мәгариф, 1995. – 125 б. – 15000 д.

Генерал әтәч: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 48 б. – 5000 д.

Моңнар туа күңелдә: шигырьләр. – Барда: Барда кит. нәшр., 2002. – 310 б. – 1500 д.

Тулпар моңы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 60 б. – 2000 д.

* * *

Татар халык иҗаты: балалар фольклоры / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Р.Ягъфәров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 335 б. – 20000 д.

Алтын кашык: фольклор җыентыгы / төз., кереш сүз авт. Р.Ягъфәров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 111 б. – 5000 д.

Кәпәчле әтәч: фольклор җыентыгы / төз. Р.Ягъфәров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 16 б. – 10000 д.

Татар балалар фольклоры / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Р.Ягъфәров. – Казан: Раннур, 1998. – 352 б. – 50000 д.

Энҗе чәчтем, энҗе җыйдым: татар балалар фольклоры / кереш сүз авт. Р.Ягъфәров. – Казан: Мәгариф, 2000. – 192 б. – 2000 д.

Бәетләр / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Р.Ягъфәров, А.Садыйкова. – Казан: Иман, 2000. – 192 б. – 200 д.

Мөнәҗәтләр / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Р.Ягъфәров, А.Садыйкова. – Казан: Иман, 2000. – 232 б. – 200 д.

Татар халык уеннары / төз., кереш сүз авт. Р.Ягъфәров. – Казан: Мәгариф, 2002. – 159 б. – 4000 д.

Татар халык уеннары / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Р.Ягъфәров. – Казан: Раннур, 2002. – 300 б. – 10000 д.

Татар халкының уен фольклоры / төз. Р.Ягъфәров. –Казан: Иман, 2000. – 176 б. – 200 д.

Сабанчы карга: балалар такмаклары / төз. Р.Ягъфәров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 30 б.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

С а д ы й к о в а А. Хезмәт эчендә йөзмәктә // Мәгърифәт. – 1996. – 3 февр.

Ә г ъ л ә м о в М. Җәгъфәр // Шәһри Казан. – 1996. – 7 февр.

Р а х м а н и Р. Ташка тамган тамчы кебек // Мәдәни җомга. – 1996. – 16 февр.

Р а х м а н Р. Күпкырлы талант // Татар иле. – 1996. – № 21–22.

С а б и р о в а Л. Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш // Сабантуй. – 1996. – 7 февр.

Җ а м а л е т д и н о в Л. Ир уртасы ил гизәр // Татар иле. – 1996. – № 5 (март).

Г ы й л е м х а н о в Р. Тәңре аңа күбәләк гомере биргән // Татарстан яшьләре. – 1996. – 25 июнь.

Х ә й р и Ә. Милләт хадиме // Мәдәни җомга. – 2006. – 3 февр.

М у л л а н у р о в а Р. Таң ата да кич була // Сабантуй. – 2006. – 4 февр.

Җ а м а л е т д и н о в Л. Һәр нәрсәдә эше бар // Татар иле. – 2006. – № 5 (3 февр.).

М ө х ә м м ә т җ а н о в А. Үземә тимә, агымсу // Шәһри Казан. – 2006. – 28 апр.

* * *

С а д ы й к о в а А. На виноградных сценах // Татар. края. – 2006. – № 5 (3 февр.).


Язучылар