Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Зәйнуллин Зәки

Язучы, галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Зәки Лотфулла улы Зәйнуллин 1933 елның 10 июлендә Башкортстан Республикасының Эстәрлебаш районы Эстәрлебаш авылында крәстиян гаиләсендә туа. 1950 елда үз авылларындагы 1 нче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул бер ел ат җигеп колхозда эшли, аннары 1951–1952 уку елында шул ук районның Куганакбаш җидееллык татар мәктәбендә математика, физика фәннәре һәм рус теленнән балаларга дәресләр бирә. 1952 елда гаскәри хезмәткә чакырылып, Иркутск (Өркет) шәһәрендә өчеллык хәрби авиация-техника училищесында укый, аны тәмамлагач, 1955–1958 елларда техник-лейтенант сыйфатында Ленинград хәрби округы авиация частьларында реактив ИЛ-28 бомбардировщикларын техника хезмәте белән тәэмин итү эшендә була. 1958 елда, хәрби белемен арттыру теләге белән, Ригадагы Югары хәрби ракета инженерлары училищесына янәдән укырга керә һәм 1963 елда аны уңышлы тәмамлап, 1967 елга кадәр гаскәри базаларда атом, водород бомбаларын эксплуатацияләү буенча хәрби инженер булып хезмәт итә. Бер үк вакытта ул ракета техникасына бәйле фәнни тикшеренүләр алып бара, 1967–1970 елларда исә Ригадагы Югары хәрби ракета-инженерлары училищесының адъюнктурасында укып, ракета двигательләренең ныклык һәм ягулык хасиятләренә караган фәнни тикшеренүләре нигезендә диссертация яклый һәм хәрби-техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

1970–1978 елларда З.Зәйнуллин СССР Стратегик ракета гаскәрләренең Рига һәм Серпухов (Мәскәү өлкәсе) шәһәрләрендә урнашкан хәрби лабораторияләрендә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 1978–1988 елларда ул – Рига Югары хәрби ракета-инженерлары училищесында укытучы, өлкән укытучы һәм, 1985 елда докторлык диссертациясен яклаганнан соң, профессор, фәнни төркем җитәкчесе хезмәтендә. Аның хәрби-фәнни хезмәт эшчәнлеге ракета двигательләре ныклыгын һәм ягулык төрләрен өйрәнүгә караган дистәләрчә гыйльми казанышлары һәм ачышлары белән тамгалана.

Мәгълүм булганча, узган гасырның сиксәненче еллар ахыры мили республикаларда, бигрәк тә Балтыйк буе республикаларында азатлыкка, мөстәкыйльлеккә омтылу хәрәкәтенең бик нык көчәюе, җанлануы, мили төбәкләрдә халык фронтлары, рәсми булмаган төрле җәмгыятьләр оешуы белән үзенчәлекле. З.Зәйнуллин да латышларның әлеге милли-азатлык хәрәкәтеннән читтә калмый, Латвия халык фронты уздырган форумнарда, җыеннарда актив катнаша, аларның сәяси программаларын, аерым алганда, Латвиядә бердәнбер дәүләт теле латыш теле булырга тиеш дигән таләпләрен яклап чыгышлар ясый, 1988 елда исә Латвия халык фронты канаты астында республикада яшәүче татарларның «Идел» исемендәге милли җәмгыятен оештыручыларның берсе була. Совет Армиясе полковнигының бу «фетнәчел үзешчәнлеге» училище җитәкчелегенә ошамый, билгеле. Аны «акылга утырту өчен» училище кысасында офицерлар хөкеменә дә куеп карыйлар. Партиядән чыгарып, хәрби званиесеннән мәхрүм итеп, армиядән куу була хыяллары. Ләкин җиде йөз меңнән артык әгъзасы булган Латвия халык фронты үзенең милләтпәрвәр фикердәшен кыерсытырга юл куймый. Шулай да З.Зәйнуллин 1988 елның декабрендә үзе теләп отставкага чыга һәм 1989 елның маенда Казанга күченеп кайта. Соңыннан бу вакыйгалар әдипнең «Полковникны озату» исемле документаль повестенда җентекләп сурәтләнә («Идел», 1990, № 4).

Казанга кайтып, күпмедер вакыт Татарстандагы иҗтимагый-сәяси вазгыять белән танышып беткәннән соң, З.Зәйнуллин да татар зыялылары арасында инде шактый көчәеп барган милли-азатлык хәрәкәтенә кушылып китә. Ул төрле юнәлештәге милли фирка-җәмгыятьләр (Татар Иҗтимагый Үзәге, «Иттифакъ» партиясе, «Суверенитет» комитеты һ.б.) оештырган митингларда, пикетларда актив катнаша, ялкынлы чыгышлар ясый, газеталарда кыю фикерле мәкаләләрен, мөрәҗәгатьләрен бастыра, интервьюлар бирә.

Иҗтимагый-сәяси активлык белән беррәттән, бу елларда З.Зәйнуллинның әдәби иҗат өлкәсендәге таланты да чәчәк бөреседәй кинәт ачылып китә.

З.Зәйнуллинның беренче әдәби әсәрләре 1978 елда Серпухов шәһәрендә языла. Аннан соң бер-бер артлы бүтән хикәяләре һәм «Үрләр аша» исемле беренче повесте иҗат ителә. 1988 елда Татарстан китап нәшриятында әле һаман Татарстаннан читтә яши биргән яшь авторның әлеге повестен һәм бер төркем хикәяләрен эченә алган тәүге китабы басылып чыга.

З.Зәйнуллин – әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән язучылардан, дөньяның яхшысына, яманына, тормыштагы һәр җитди үзгәреш-вакыйгага үз мөнәсәбәтен, фәлсәфи карашын ихластан кыю әйтә белә торган әдип. Аның иҗат колачы киң, язасы темалары, әйтәсе сүзләре күп.

Туксанынчы еллардан башлап төрле журналларда һәм газета битләрендә язучының туган ягы кешеләренең самими образларын, гыйбрәтле язмышларын гәүдәләндергән, күп очракта авторның балачак һәм үсмерчак хатирәләренә киң урын бирелеп, сугыш алды, сугыш чоры, сугыштан соңгы авылдагы кырыс тормыш күренешләрен киң яктырткан һәм фронттагы канлы сугыш эпизодларын да үз эченә алган «Галимулла бабай күгәрченнәре» (журнал басмасы, 1990), «Сугыш алды малайлары» (1991), «Каршы таулар», «Урам» («Үрләр аша» повесте белән башланган трилогиянең икенче, өченче кисәкләре, 1993), «Ата нигезе» (1997), «Эстәрлебаш фетнәсе» (2002), «Арбалы үгез» (2003), «Ат классы» (2004) повестьлары, маҗара жанрында язылган «Ат караклары» романы (1996) белән «Агыйделнең аръягында» исемле киң планлы тарихи роман-кыйсса (1998) һәм дистәләгән хикәяләре дөнья күрә.

Язучы иҗатындагы икенче зур бер тематика – ул Совет Армиясе, хәрбиләр, хәрби уку йортлары курсантлары, укытучылар, илнең кораллы көчләрен яңа төр кораллар белән тәэмин итүче хәрби инженерлар, уйлап табучылар, галимнәр тормышы, шулар турындагы әсәрләр. «Полковникны озату» (1991), «Ракета училищесы» (1997), «Атом полигоны» (1998), «ИЛ-28» (2001) повестьлары, күпсанлы хикәяләр һәм публицистик язмалар – шулар җөмләсеннән. Алар вак эпизодларына кадәр диярлек чынбарлыкта булган реаль вакыйгаларга, авторның үз биографиясенә бәйле истәлекләргә, үз кичерешләренә нигезләнеп язылганнар. 1939–1940 еллардагы совет-фин сугышына багышланган, әсир төшкән татар солдатының язмышы һәм аңа фин офицерының мөнәсәбәте аша сугыш чынбарлыгын психологик-әхлакый яссылыкта тасвирлаган «Гарасатлы юллар» (2002) повестен да шушы төркем әсәрләр рәтенә кертергә мөмкин.

Зәки Зәйнуллин – Бөгелмә районы хакимиятенең Һ.Атласи исемендәге премия лауреаты (2001), «Һаваларда ялгыз торна» дигән хикәяләр, повестьлар китабы һәм актив иҗтимагый-публицистик эшчәнлеге өчен 2006 елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

З.Зәйнуллин – 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Үрләр аша: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 128 б. – 15000 д.

Сугыш алды малайлары: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 200 б. – 5000 д.

Ник ямансу бу көзләр?: повестьлар, эссе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 343 б. – 3000 д.

Агыйделнең аръягында: роман-кыйсса, роман, повесть. – Казан: Идел-Пресс, 2001. – 439 б. – 5000 д.

Һаваларда ялгыз торна: хикәяләр, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 352 б. – 3000 д.

* * *

Проводы полковника: докум. повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1992. – 111 с. – 15000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Б и ч у р о в Р. «Намусыма хыянәт итмәдем» // Яңа Аваз. – 1991. – № 1 (гыйнв.).

Г а л и м у л л и н Ф. Үр артында үрләр // Казан утлары. – 1992. – № 8. – 174–177 б.

Б а т т а л Ф. Карурманны чыккан чакта. // Мәдәни җомга. – 1997. – 27 июнь.

А б д у л л и н З. Килер бер көн, сез моны аңларсыз // Шәһри Казан. – 1998. – 4 сент.

М а м а е в а Т. Чын полковник // Мәдәни җомга. – 1998. – 25 сент.

Ш ә р ә ф и е в Р. Якты сагыш // Казан утлары. – 1999. – № 7. – 179–183 б.

Р ә ш и т Ә. Көрәшче // Казан утлары. – 2003. – № 7. – 123–126 б.

М и ң н у л л и н Т. Кылчыклы Зәки // Татарстан яшьләре. – 2003. – 10 июль.

Журналның Зәки Зәйнуллин иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. – 2003. – № 8. – 142–208 б.


Язучылар