Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Мондый җирдә язмый калу гөнаһ» – Язучылар «Татарстан Швейцариясе»ндә ял итә

Татарстан язучылары 10 көн дәвамында Саба районы Миңгәр авылында ял итү базасында ял итеп, иҗат белән шөгыльләнгән. Баксаң, язучыларның әле мондый тәҗрибәсе булмаган икән. Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла язучы, шагыйрьләр белән күрешергә үзе дә килгән иде. «Без бу идеяне күтәреп алдык. Чөнки моңарчы мондый хәлнең булганы юк иде әле», – диде Ркаил әфәнде.Миңгәрне язучылар «Татарстан Швейцариясе» дип атый икән. Чыннан да Миңгәрне хәзер гади авыл дип кенә әйтеп булмый. 20 ел эчендә ул бөтен Россиядән халык җыела торган туристик урынга әйләнде. Иң зур Сабантуй да Миңгәрдә үткәрелә иде. Ясалма күлләре, агачлары, ял итү базасы, чишмәләре, кырлар аша үткәндә дә асфальт юллары, чын Сөембикә манарасыннан 10 метр тирәсе озынрак булган «шәхси» Сөембикә манарасы да, тау башында 5 йолдызлы отеле дә бар. Алга таба заманча җиһазландырылган комплекс, өй каршында форель балыгын гына үрчетә торган бассейнары – һәммәсе чыннан да чит илне хәтерләтә. 200 метр ераклыкта гына көтүләр чыга, авыл халкын, сөт савып, бәрәңге эшкәртә, дип тә әйтмәслек.

Узган ел Миңгәр җиренә Россиянең төрле төбәкләреннән рәссамнар килгән булган. Авыл табигатен, аның тарихын сурәткә төшереп калдырганнар, авылга бүләк тә иткәннәр. Ә быел исә язучыларны чакырырга булганар. 12 язучы – Ләбиб Лерон, Марсель Галиев, Рифә Рахман, Мансур Гыйләҗев, Лилия Садриева…. шушы искиткеч табигать кочагында ял иткән. Мансур Гыйләҗев белән Лилия Садриевага, эшләре килеп чыгу сәбәпле, китәргә туры килгән.

​Язучыларны Миңгәргә авылның танылган эшкуары, «Татарстанның газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәре үсеше» дәүләт учреждениесе генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов чакырган. 10 көнлек иҗади ялның соңгы көнендә бер төркем язучылар, Җәүдәт Миңнәхммәтов һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов белән берлектә «пленэр» уздырдылар. («Пленэр» дип әйттеләр – әмма бу термин рәссамнарныкы, табигать кочагында рәсем ясау. Бәлки, язучылар да күңелләрендә сурәт төшерәдер. – авт.)

«Сөйләгән 10 процент кабул ителә, күргән – 50, тотып эшләгәне дә 90 процент кына була, дип әйтәләр. Без шәһәргә караганда яхшырак яшибез. Менә сезнең язмаларыгызны укып, халык та кызыгыр, дип уйлыйм», – диде язучыларга Рәис Миңнеханов.

Ул Җәүдәт Миңнәхмәтовка рәхмәтен дә әйтте.

– Район башлыгы буларак, минем бернәрсәм дә юк. Район башлыгы – депутатлар игълан иткән әйберне раслаучы гына ул. Акчадыр, нидер – башкарма комитетта. Ә бөтен тормыш, эш – менә шундый кешеләрдә. Шундый кешеләр булса, бөтен эшләребез бара, – диде Рәис Миңнеханов, Җәүдәт Миңнәхмәтовка күрсәтеп.

«Аллаһ биргән әйбер белән бүлешергә кирәк», – диде Җәүдәт Миңнәхмәтов.  Ул язучылардан Миңгәрнең табигате һәм кешеләре турында язуларын сорады.

– Китапларыгызны икенче елга алып килерсез (көлә). Сезне чакыруның төп сәбәбе – матурлыкка карап, шигырьләр, повесть, романнар яздыру. Шәүкәт абый Биктимеровның нәселе турында (Шәүкәт Биктимеров Миңгәрдә туган. Аның туган нигезе һәм әтисе салдырган мәчет исән. – ИТ), Ирек турында (Ирек Миңнәхмәтов – Җәүдәт Миңнәхмәтовның улы, яшьли кинәт вафат булды. – ИТ) материаллар тупласагыз, мин сезгә бик рәхмәтле булыр идем.

Бу – беренче генә очрашу булмасын. Елга 2 тапкыр – кыш һәм җәй айларында күрешергә кирәк. Балалар, яшүсмерләр клубларына да барырга кирәк, – диде Җәүдәт Миңнәхмәтов.

Ркаил Зәйдулла: «Язучылар санаторийлар, ял йортларына да барачаклар»

Язучылар, шагыйрьләр бүгенге заманда иҗат белән генә шөгыльләнми. Йә филология, йә журналистика, йә башка төрле юнәлештә эшли. «Язучылар йөрергә тиеш», – ди Ркаил Зәйдулла.

– Иҗат итәр өчен язучыларга шарт тудыру мәсьәләсе – минем турыдан-туры вазифа. Алар әле санаторийларга да, ял йортларына да барачаклар.

Монда алар табигать кочагындагы йортларга урнаштылар. Аларга иҗат итәр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылды. Алар бик канәгать. Алар канәгать булгач, мин канәгать, – ди Ркаил Зәйдулла.

Һәр эшнең нәтиҗәсе булырга тиеш. Язучылардан инде китап, әсәрләр, шигырьләр көтеш. «Мондый җирдә язмый калу – гөнаһ», – ди берлек рәисе.

– Бу идея – күктән төшкән идея түгел. Узган ел монда рәссамнар килеп, картиналар язып калдырганнар. Язучылар алай тиз генә «картина» калдыра алмый. Әле аның илһамы киләме… Әлбәттә, профессионал һәр җирдә язарга тиеш. Мондый табигатьтә, мондый уңайлыклары булган ял итү комплексында язмый калу – гөнаһ.

Рифә Рахман: «Миңгәр турында 16 шигырь яздым»

Язучы-шагыйрә, галимә-педагог Рифә Рахман 10 көн эчендә Миңгәр турында 16 шигырь язган.

– Монда килгәч, сиртмәкойрык кошлар, чишмәләр, таулар, болыннар турында шигырьләр яздым. Бу – гаҗәеп җир бит! Монда язасы да язасы килә. Бер авылга багышлап 16 шигырь язу – ул гаҗәеп тә кебек. Ярый әле 6сы югалды, минәйтәм. 10сы да бик күп бит аның. Үзенең авылы турында да кеше кайвакыт 1 генә шигырь яза.

Монда килгәч, әле мине бер бал корты тешләде. Гел Миңгәрнең аерым бер атрибутларын, кошларын, кортларын да чагылдырасы килеп, «Миңгәр корты» дигән шаян шигырь дә яздым, – ди Рифә Рахман.

Язучылар күршедәге авылларда, мәктәпләрдә очрашуларда да булганнар.

– Тимершык мәктәбендә очрашуда булдым, андагы балаларны шундый яратып киттем. Беренче класстан алып югары класска кадәрге балалар һәммәсе актив катнашып, шулкадәр күп сораулар бирделәр. Көтмәгән идем. Кайбер мәктәпләрдә бернәрсә укымагандай, күрмәгәндәй утыралар. Ә монда күренеп тора: укытучылар өйрәтеп куймаган, башларына ни килсә, шуны сорыйлар. Шуңа күрә кызык-кызык сораулар да килеп чыга. Бөтенләй көтмәгән комплиментлар да әйтеп куялар.

Авыллар эчендә йөреп, тукталып, кешеләр белән дә аралаштык. Безнең монда килгәнне белгәч, авыл халкы үзе килә башлады. Шигырь турында сөйләтергә, үзләре шигырь укырга дип, ата-аналар балаларын алып килделәр. Миңа бу шаккаткыч эш сыман тоелды. Бу эшнең нәтиҗәсе дә шул инде, – ди шагыйрә.

Ләбиб Лерон: «Миңгәр – Татарстан Швейцариясе»

Язучы, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ләбиб Лерон да иҗатка чумган: Мөдәррис Әгъләм турындагы китабын тәмамлап килә. «Җыелып килгән эшләрем күп иде. Килүемә үкенмим, бик күп эшләр эшләнде», – ди Ләбиб абый.

Язучылар Миңгәр авылы турында китап чыгару, материаллар җыю турында да уйлана икән. Ләбиб абый бу көннәрдә Миңгәр тарихын өйрәнгән.

– Язучылар белән сөйләшкәндә дә бу җирне Татарстанның Швейцариясе дип саныйбыз. Без Төркиягә барып су коенган булабыз, аякларны ерта-ерта диңгезгә кергән булабыз, кайчагында шул диңгездән ары берни күрми кайтабыз. Үзебезнең туган җирдә шундый матурлык, гүзәллек булу – бик зур әйбер.

Рәссамнар килеп, картиналар ясап калдырган. Кинематографистларның да килергә теләкләре бар икән, журналистлар да килсә иде.

Андый комплекслар төзелеп, анда иҗат, сәнгать кешеләре килсә, уртак сөйләшеп, безнең милләт өчен нәрсә дә булса иҗат итсәләр, миңа калса, әйтеп бетермәслек кыйммәтле хезмәт булыр иде ул, – ди Ләбиб Лерон.

https://intertat.tatar/news

 


Язучылар

Туган көннәр

Июн
27
Сб
Алексей Остудин
Июл
4
Сб
Әлфирә Низамова
Июл
7
Вт
Июл
8
Ср
Июл
9
Чт
Гүзәл Галләмова