Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Агишев Якуб

Әдәбият галиме һәм педагог Якуб Хәлил улы Агишев 1899 елның 28 июлендә элекке Саратов губернасының Кузнецк өязе (хәзерге Пенза өлкәсенең Кузнецк районы) Пәндәлге авылында җитеш тормышлы игенче гаилә­сендә туа. Унөч яшенә кадәр үз авылларын­дагы мәдрәсәдә укып башлангыч белем алгач, 1912 елда әти-әниләре аны авылның бер сәүдәгәр кешесенә малайлыкка бирәләр. Яшүсмер егет шул сәүдәгәр белән бергә төрле шәһәрләрдә була, 1916 елга кадәр аңа йомыш­чы малай һәм приказчик булып хезмәт итә. 1917–1918 елларда Архангельск шәһәренең приказчиклар клубында һәвәскәр артист булып та эшләп ала. 1915–1918 еллар арасында репетиторлар ярдәме белән урта мәктәп прог­раммасы буенча әзерләнеп, экстерн тәртибендә ул Архангельск реаль учи­лищесын тәмамлый.

1919–1925 елларда Я. Агишев туган ягы авылларында балалар укыта. 1926 елда Казанга килеп, Татар телен гамәлгә кертү курсларын тәмамлаганнан соң, өч ел «Татстрах» оешмасында икътисадчы булып эшли. 1930–1933 ел­ларда ул – Казан педагогия институты студенты. Институтны һәм шунда татар әдәбияты буенча аспирантура тәмамлагач, Я.Агишев әүвәл Татарстан халык мәгарифе кадрларының белемен күтәрү институтында татар теле һәм әдәбияты бүлеге мөдире (1934–1937), Казан педагогия училищесы дирек­торы урынбасары (1937–1939), аннары 1939 елның октябреннән 1945 елның маена кадәр Татар теле, әдәбияты һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр, гыйльми секретарь, директор урынбасары вазифа­ларын башкара, ә 1945–1947 елларда Казан театр училищесында укыта. 1946 елда Мәскәүдә Көнчыгыш институтының Гыйльми советы каршында Габ­дулла Тукай иҗаты буенча диссертация яклап, филология фәннәре канди­даты дигән гыйльми дәрәҗә алгач, 1947–1951 елларда Казан дәүләт педаго­гия институтында татар әдәбияты кафедрасы мөдире һәм доцент булып эшли. 1951–1960 елларда ул Казан дәүләт университетында укыта.

Матбугатта Я. Агишев Архангельск шәһәрендә яшәгән чорында язы­ша башлый. 1918 елда «Северное жало» дигән журналда аның ике кеч­кенә новелласы да басылып чыга. Егерменче елларда Пенза шәһәрендә татарча чыга торган «Сабанчы» һәм «Крәстиян» журналы битләрендә авыл тормышына, мәгариф мәсьәләләренә багышланган күп кенә мәкаләләре, очерк язмалары басыла, ә утызынчы-илленче елларда ул татар әдәбиятын­нан алтынчы-җиденче-сигезенче сыйныф укучылары өчен хрестоматияләр төзү һәм дәреслекләр язуда актив катнаша.

Гыйльми тикшеренү өлкәсендә Я.Агишев нигездә егерменче йөз башы татар әдәбияты классиклары, аерым алганда, Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә күп көч сала. 1942 елда аның «Тукай – патриот» исемле фәнни-популяр очеркы, 1948 һәм 1954 елларда «Габдулла Тукай иҗаты» («Творчество Габдуллы Тукая») исемле монографияләре дөнья күрә. Ул шулай ук Г.Тукай әсәрләренең ике томлык академик басмасын (1947, 1948), ике томлык «Сай­ланма әсәрләр» җыелмасын (1954), русча бертомлыгын (1958) төзү, аларга кереш сүз һәм искәрмә-аңлатмалар язу эшендә актив катнаша. Я.Аги­шев 1940 елда ук беренчеләрдән булып матбугатта татар әдәбияты тари­хын фәнни нигездә чорларга бүлү мәсьәләсен күтәргән җитди мәкаләлә­рен бастыра. Болардан тыш аның иҗат мирасында М.Гафуриның публи­цистикасы, К.Насыйри, Ш.Мөхәммәдев, М.Җәлил турында, «Пушкин һәм татар әдәбияты», «Гоголь һәм татар әдәбияты», «Некрасов һәм Тукай» кебек махсус тикшеренү хезмәтләре дә бар.

Якуб Агишев 1972 елның 6 июнендә Казанда вафат була.


Язучылар